16+

«Музей – артистларга һәйкәл кебек ул»

«Әкият» курчак театрына элекке артистлары, бертөркем сәнгать әһелләре музей ачу тантанасына җыелды. Аны театр директоры Роза Җаббарова белән Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова ачып җибәрде.

«Музей – артистларга һәйкәл кебек ул»

«Әкият» курчак театрына элекке артистлары, бертөркем сәнгать әһелләре музей ачу тантанасына җыелды. Аны театр директоры Роза Җаббарова белән Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова ачып җибәрде.

Музейда театрның үткән юлы һәм бүгенгесе урын алган. Шуңа күрә ул бирегә килүчеләр өчен кызыклы булачак. Анда ветеран артистлар үзләренә истәлеккә алып киткән курчакларын да тапшырган. Баш режиссер Илдус Зиннуров озак еллар туплап килгән курчак театрына багышланган значокларын бүләк иткән. Биредә урын алган курчакларны күренекле рәссамнар Валентина һәм Александр Губскийлар ясаган.
«Музей - элек эшләгән артистларга һәйкәл кебек ул. Алар турында истәлекләр шушында саклансын», - дип белдерде Илдус Нәсыйх улы.
Музейның тәүге тамашачыларына аның җитәкчесе Константин Карпеев экскурсия дә оештырды.
Коллектив шушы көннәрдә Дүшәнбе шәһәрендә «Фантазия кукол» дигән фестивальдә булып кайткан иде. Илдус Зиннуров шул турыдагы тәэсирләре белән дә уртаклашып алды: «Башкалардан аермалы буларак, таҗик театры артистлары фестивальне урамда зур курчаклар белән ачып җибәрде. Без анда А. Хәеровның «Өч кыз» әкиятен күрсәттек. Барысы да бик яратып кабул иттеләр».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading