16+

«Назлы» сүзләр ишетеп үскән бала, әнисен тагын да «кадерләбрәк» тотучы бәла булмасмы?

Дөнья куудан туктап, тынып калып, бер булса да, игътибар иткәнегез бармы - кешеләр хәзер ничек усалланды?! Дорфага әйләнделәр! Күршеләрне генә алыйк. Элек-­электән татар халкы күрше белән дус-тату яшәгән. Күрше хакы - тәңре хакы дигән әйтем дә юкка гына барлыкка килмәгәндер. Тик шәһәр җирендә терәлеп торган күршеләр дә бик сирәк кенә...

«Назлы» сүзләр ишетеп үскән бала, әнисен тагын да «кадерләбрәк» тотучы бәла булмасмы?

Дөнья куудан туктап, тынып калып, бер булса да, игътибар иткәнегез бармы - кешеләр хәзер ничек усалланды?! Дорфага әйләнделәр! Күршеләрне генә алыйк. Элек-­электән татар халкы күрше белән дус-тату яшәгән. Күрше хакы - тәңре хакы дигән әйтем дә юкка гына барлыкка килмәгәндер. Тик шәһәр җирендә терәлеп торган күршеләр дә бик сирәк кенә...

Дөнья куудан туктап, тынып калып, бер булса да, игътибар иткәнегез бармы - кешеләр хәзер ничек усалланды?! Дорфага әйләнделәр!

Күршеләрне генә алыйк. Элек-­электән татар халкы күрше белән дус-тату яшәгән. Күрше хакы - тәңре хакы дигән әйтем дә юкка гына барлыкка килмәгәндер. Тик шәһәр җирендә терәлеп торган күршеләр дә бик сирәк кенә исәнләшеп, хәл белешеп тора. Авылда да халык хәзер комсыз, бер-берсеннән көнләшеп, мал җыя, 50 см җир өчен дә бер-берсен каргап, сугышып яшәүчеләр аз түгел...
Күршеләр дигәннән, мин тора торган йортның диварлары бик нәзек, шуңа да күрше фатирда сөйләшкәннәрнең барысы да ишетелеп тора. Ә безнең күрше хатыны һич кенә дә матур һәм тыныч кына сөйләшә алмый, гел акыра: баласына, иренә... Хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә сүгенми генә сөйләгән бер генә җөмләсе дә юк. Улына 12 яшьләр чамасыдыр. Ул малайга хәтта идәнгә катырак баскан өчен дә җиде катлы сүгенү сүзләре белән әллә ниләр әйтеп бетерә ана кеше. Аны ана дияргә тел дә бармый инде. Шунысы бар, малай 5-6 елдан егет булып үсәчәк. Шунда иң кызыгы башланыр да инде. «Назлы» сүзләр генә ишетеп үскән бала, әнисен тагын да «кадерләбрәк» тотар һәм ишеткән матур сүзләр запасын тагын да баетып, әнисенә җиткереп барыр. Хәер, муенындагы башы эшләсә, башкача да булырга мөмкин.

Бу баланың әнисе тәрбиясе нәтиҗәсендә дорфа һәм явыз булып үсәчәген фаразладык та ди. Ә ул хатынга бу дорфалык каян килгән соң? Аның әнисе күршекәем белгән сүгенү сүзләрен беләдер дип уйламыйм. Әгәр дә төрмәдә утырмаган булса инде... Шуны әйтергә онытканмын, күршем - татар хатыны. Шуңа да аның дорфалыгы күңелгә тагын да ныграк тия.
... Иртән автобуста бару җиде кат җәһәннәмне үтүгә тиң. Кешеләрнең йөзләренә карасаң, барысы да мәет җирләргә бара диярсең. Юкса иртә торгач, кешенең кәефе күтәренке, йөзендә елмаю булырга тиеш бит! Һич югы, кеше исән-имин йоклап торуына шатлансын иде. Юк, кондукторы үзенә кычкыра, пассажиры үзенә ямьсез сүзләр әйткәли. Нәтиҗәдә - болай да кәефе булмаган кешеләр көне буе «усалланып» йөрергә мәҗбүр була.

Хастаханәләрдәге очракларны сөйләп тә торасы юк. Чиратны узып, табиб янына берәр нәрсә сорарга кереп кара, ишетмәгән «матур» сүзләрне хәзер җиткерәләр үзеңә. Әле әти-әниең, туганнарыңа да «өлеш» чыга. Ә чиратта хастаханәдә кем утыра: әби-бабайлар! Ә үзләре яшьләр дорфа, тәрбиясез дип сөйләнеп йөри. Син кемнеңдер баласына ямьсез сүзләр әйтеп кычкырып утыру - нормаль күренеш тә, ә сиңа әйтү гөнаһ булып чыгамы? Аннан, кешенең нинди мөрәҗәгате булмас? Бәлки ул эшенә соңга каладыр яисә авыруы көчле, шуңа кайберәүләр кебек сәгатьләр буе чиратта гайбәт сатып утыра алмыйдыр? Без кеше хәленә керә белми торганнарга әйләндек. Үз туксаныбызны тукып, үзебезне генә хаклы дип санап яшибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading