Бу хакта миңа беркөнне иптәш кызым сөйләде. Ә мин бүтәннәргә дә гыйбрәт булсын дип, тәфсилләп язарга булдым.
«Беркөнне ирем эштән кара коелып кайтты. Гадәттә, өебез ишегеннән кояш кебек елмаеп керә иде. Акыллы хатын буларак, сораулар биреп теңкәсенә тимәдем, үзе күңелен бушатканын көттем. Бераз тынычлангач, кәефе төшүенең сәбәбен сөйләп бирде. Ишеткәч, минем күңелемнең дә аяз күген кара болыт каплады. Иремнең хезмәттәше бурычка акча сорап торган икән. Без шулай дус-танышларга авыр чакта ярдәм кулы сузгалыйбыз - бернинди процентсыз бурычка биреп торабыз. «Бурыч - борыч» дип аны алган кеше өчен генә әйтәләр ул, бирүчегә бу мәкальнең катнашы юк. Моның кәефне төшерерлек сәбәп түгеллеген яхшы белгәнгә, мин: «Акча нигә кирәк булган соң аңа?» - дип сорап куйдым. Иремнең җавабы мине телсез калдырды.
- Син аның өч улы барлыгын беләсең бит инде. Шул кечесе хосусыйлаштырылган фатирларының үзенә тигән өлешен бер белмәгән кешегә сатып җибәргән. Ә теге яңа хуҗа - ялгыз ханым әйберләрен төяп, үз бүлмәсенә килеп урнашкан. Аны да гаепләп булмый. Хәләл акчасын биреп сатып алган почмагы бит. Ләкин күз күрмәгән, белмәгән кеше белән бер түбә астында яшәүне Ходай дошманына да күрсәтмәсен икән ди хезмәттәшем. Озак уйлап йөргән инде ул бу тозактан чыгу юлын. Бурычка акча сорап, үз фатирын кабат сатып алырга ниятләгән. Ләкин аз гына сумма түгел, хезмәт хакы гына җитми, ди...
Аңлашылды, юкәдә икән чикләвек. Иремнең кәефен шушы малайның атасына карата мөнәсәбәте төшергән инде болай булгач. Бу хакта ишеткәч, миңа да эсселе-суыклы булып китте. Ничек инде атасы кадәр атасы белән киңәшләшмичә, дөньядагы иң кадерле кешеләрен олыгайган көннәрендә җиде ят белән яшәтеп калдырган? Бу эшне ничек эшли алган? Ә хәзер лаеклы ялга чыккан атасы йөзен ертып, кеше каршысына барып, кулын сузып йөрергә мәҗбүр. Шәфкатьле адәмнәр биргән акчага үзеңнең гомер иткән, балалар үстергән фатирыңны сатып ал инде?! Баш җитәрлек түгел, баш китәрлек бу эшләр. Ләкин закон каршында һәркем тигез: ата да, бала да. Ә инде әдәп-әхлак кануннарын бозган, намуссыз булган өчен гаепкә тартмыйлар. Бер караганда, гаҗәпләнерлек берни дә юк кебек. Хосусыйлаштырылган фатирның үзенә тигән өлешен сатарга һәркемнең дә хакы бар. Инде буй җиткереп, үз көнен үзе күрергә җыенган егет тә бу изге максатын әтисе белән киңәшләшеп, ике якка да зыян салмый торган уртак карарга килеп башкарса, аны гаепләү турында уйлап та карамас идең. Хәзер бик күп егетләр әни итәге астыннан чыгарга, тормыш башларга, җаваплылыктан куркып яшиләр. Ә бу бит әле, ни дисәң дә, тәвәккәлләргә булган. Ләкин нәрсә хисабына? Әти-әнисенең сәламәтлеге, гомере бәрабәренә була түгелме соң бу ирек. Егет гаиләле булмаса, бәлки бу юлны сайламас иде. Ләкин бәхетсезлегенә, акча колы булган хатын эләккән үзенә. Ә тегесенең кешечә яшисе килгән.
Аталар һәм балалар проблемасы кешелек дөньясы белән бергә барлыкка килгән инде ул анысы. Балалар үскәч, әти-әни артык кашыкка ук булмаса да, кирәге аз бер әйбергә әйләнә инде ул...»
Безнең туган телебез омонимнарга шактый бай. Кешедән акча сорап тору бурыч дип атала. Атаң-анаң алдында мәңге түләп бетерә алмаслык хакны да халкыбыз шул сүз белән атаган. Атасын муеннан бурычка батырганда, бу егет бурычның икенче мәгънәсе турында оныткан, күрәсең...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар