16+

Пародия Академия театры югарылыгына менде

Яңа ел төнен яңа Президент белән каршы алган елны «Яңа гасыр» каналының тамашачысы яхшы хәтерлидер. Ул чакта бәйрәм корпоративында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең укучысы Эмиль Талипов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә пародия ясап, халыкны тәгәрәтә-тәгәрәтә көлдергән иде.

Пародия Академия театры югарылыгына менде

Яңа ел төнен яңа Президент белән каршы алган елны «Яңа гасыр» каналының тамашачысы яхшы хәтерлидер. Ул чакта бәйрәм корпоративында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең укучысы Эмиль Талипов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә пародия ясап, халыкны тәгәрәтә-тәгәрәтә көлдергән иде.

Анда яңа борын төртеп килүче яшь драматург, хәзер инде Муса Җәлил исемендәге әдәби премиягә лаек булган, берничә зур сәхнә әсәрен режиссер буларак та сәхнәләштерүгә ирешкән «Мәхәббәт FM» авторы Илгиз Зәйниев тә пародия жанрында үзен сынаган иде.
Бу вакыйгадан соң, Эмиль шактый спектакльләрдә төрле рольләр уйнады. Соңгы тудырган образларның берсе - «Мулла» спектаклендәге төп герой иде, әмма матбугатта аның бу образын җитлегеп бетмәгән дип бәяләүчеләр дә булмады түгел. Ә менә яңа сәхнәгә менгән «Мәхәббәт FМ» премьерасын караган тамашачы: «Ниһаять, Эмиль Талиповның табигый сәләтен тулысынча тормышка ашырып булырдай әсәр барлыкка килгән», - дип тел шартлаткандыр. Спектакль дәвамында ул дистәгә якын танылган шәхеснең канатлы сүзләрен, үз-үзен тотышын һәм тавышын кулланып чыгыш ясый. Эмиль «картаябыз диген, Хәмдебану!» кәлимәсе аша бер мизгелгә хәтта мәрхүм Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәр картын да кабат Камал сәхнәсенә кайтарып ала. Минтимер Шәймиевнең «Но если што», «почему-потомушты»ларын, Рөстәм Миңнехановның Татарстанның икетеллелек турындагы канунын тормышка ашырып ясаган чыгышларында «экономично», «перспективно» кебек репликаларын һәм башка геройларның һөнәри һәм шәхси үзенчәлекләрен дә уңышлы һәм урынлы куллана ул.
Дөрес, моңа кадәр пародияләрне сәхнәгә Буа сатира театрының менгергәне бар иде. Илгиз белән Эмиль исә пародия жанрын югары сәнгать дәрәҗәсенә - Академия сәхнәсе биеклегенә күтәрде.
Әлеге әсәр тулысынча бүгенге татар яшьләре мохитеннән, аларның яшәү рәвешеннән алынган. Илгиз бүгенге радио тапшырулары алган юнәлешнең типик образын тудырып, анда баручы йолдызнамәләрдән, йолдызлык һәм фанатлык, катнаш никах җимешләре, күпхатынлылык һәм башкалар белән бәйле җәмгыять авыруларыннан матур итеп көлә. Эмиль Талипов моны Иләс-Миләсев» тәхәллүсле радио ди-джее образы аша эшли. Спектакльне игътибар белән караган тамашачы, артистларның тудырган образларында үз замандашларының характерын абайлагандыр.
Тамаша барышында заман сулышы белән бәйле детальләр, төрле чагыштырулар урын ала. Мисалга, бер хатынның радиотапшыру аша 8 кешелек гаилә башлыгын ипотекага бер бүлмәле фатир алуга ирешүе белән котлавы, аңа җавап итеп, мигрантларның бер бүлмәгә сиксәнләп кешенең пропискага керүләрен телгә алулар, Энҗе исемле фанат кызны (Айгөл Миңнуллина) «БДИ корбаны» дип атау, яңа танышкан бер төркем парлы яшьләрне «Дом 2» геройлары белән чагыштыру һәм башкалар күрсәтелә. Туйдан урлап кайтылган килен Чулпан (Гөлчәчәк Гайфетдинова) белән айфон ярдәмендә үткәрелүче фотосессия дә бүгенге яшьләр кыланмышына ишарә. Төрле һөнәр ияләре булган «иҗади» дусларның, туй үткәрү төркеме булып берләшеп, тамак туйдыру өчен өстәмә рәвештә шабашкада йөрүләре дә - бүгенге яшьләр арасында киң таралган күренешләрнең асыл мисалы. Хәтта акча күрүгә нәфестән исерүче ГАИ хезмәткәре «Венер - ...нер» да (Илнур Закиров, икенче составта - Алмаз Сабирҗанов), кулына камера алып, ришвәттән һәм туйдагы һәвәскәрлектән кергән акчага татар киносы төшерергә хыялланып, борчылып йөри биредә. Тарихчы Фәридә апаның (Миләүшә Шәйхетдинова) фатир хуҗасы булып студентлар тотуы да, «Без булдырабыз!» - дип, Болгар һәм Зөя тарихи-архитектура музей тыюлыкларын торгызу эшенә үзенең хезмәт хакыннан ярты ел дәвамында өлеш чыгарып баруы турында әйтеп салуы да бүгенге көнебез белән тыгыз бәйләнгән.
«Мәхәббәт FМ»да Камал театрындагы спектакльләргә даими йөрүчеләргә генә аңлашылучы юморга да урын бирелә. Мисалга, бер эпизодта «Зәңгәр шәл»нең бу сезондагы Булаты (биредә исә җырчы егет Илһам ролен башкаручы Ришат Әхмәдуллин): «Эх, уйнатмадылар инде бездән Булат белән Мәйсәрәне!» - дип уфтанып куя Чулпанның кияве Фирзәткә (ул рольне Ирек Кашапов башкара).
Яшьләрдән генә тупланган һәм яшьләр өчен язылган бу спектакль күп еллар узгач яңа тамашачы өчен кызык булырмы? Анысын вакыт күрсәтер...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading