16+

Өрәңгеләрне киссеннәр иде

Быел Парклар һәм скверлар елы уңаеннан шактый ял итү урыннары, бакчалар матурланды, башкала чәчәккә күмелде.

Өрәңгеләрне киссеннәр иде

Быел Парклар һәм скверлар елы уңаеннан шактый ял итү урыннары, бакчалар матурланды, башкала чәчәккә күмелде.

Казан ямьләнеп китте. Үзебез яшәгән Киров районының Горький шоссесы урамы турында да язып китим әле. Йортыбызның ишегалдында озак еллар Америка өрәңгеләре үскән, алар инде карт, ботаклары да салынып төшкән, сынып, узып баручыларның өсләренә дә төшәргә мөмкиннәр. Ишегалдында бит гел бала-чагалар уйный. Быел яз агач авып, электр чыбыкларын өзде, кешеләр көне буе утсыз утырды. Октябрь башында булып узган давылда агач ботаклары сынып, җиңел машиналарга зыян китерде. Бәла-казалардан саклану өчен шушы карт өрәңгеләрне кисеп, төпләп, алар урынына яшь үсентеләр утыртсыннар иде. Сүз уңаеннан, 39 нчы йорт каршындагы тротуарны да төзекләндерергә вакыт, аннан узып йөрүчеләр гел абына, егыла, явым-төшемнән соң ул урыннар сазлыкка әйләнә.

Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле, Казан.

****
Әлеге агачларга кагылышлы сорау белән без укучыбыз яшәгән йортка хезмәт күрсәтүче «Заречье» идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать иттек. Идарә итү компаниясенең директор урынбасары Радик Зиннәтуллин әйтүенчә, кагыйдә буенча, алар әлеге агачларга кагыла алмыйлар. Куркынычсызлык ягыннан идарә итү компаниясе бу эшне башкарырга тиеш түгел. Әгәр агач авып, ут чыбыклары өзелгән булган икән, димәк, бу электр челтәре өчен җаваплы оешманың эше.
- Агачлар сыну аркасында машиналар зыян күрде, дип безгә мөрәҗәгать итүче булмады, - ди Радик Зиннәтуллин.
Киров районының «Западный РЭС Казан электр челтәре» оешмасы хезмәткәрләре: «Агач комачау итә икән, кисәбез, бары идарә итү компаниясеннән гариза гына кирәк», - дип аңлаттылар.
PS. Сәгъдулла абый, сезгә, агачларны кисүне сорап, «Заречье» идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар исә үз чиратында бу шикаятьне «Западный Рэс Казан электр челтәре» оешмасына юлларга тиеш булачаклар.

Фото: google.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading