16+

“Сайлауга балачактан бирле йөрим”

Казанның 135нче сайлау участогындагы колонкаларыннан җырларның татарчасы да, русчасы да яңгырый. Республикада бүген музыка, гомумән, тынмаячак - бәйрәм бит!

“Сайлауга балачактан бирле йөрим”

Казанның 135нче сайлау участогындагы колонкаларыннан җырларның татарчасы да, русчасы да яңгырый. Республикада бүген музыка, гомумән, тынмаячак - бәйрәм бит!

Булат Бәхтияров үзен күзәтүче буларак беренче генә тапкыр сыный. Аның әйтүенчә, халык иртәнге җиде тулып киткәч үк килә башлады. Иртәнге якта күбесенчә өлкәннәр шәйләнсә, өйләгә таба урта яшьтәгеләр дә тартыла башлаган, гаиләләп та киләләр. Ара-тирә чиратлар барлыкка килә.

Эльвира Тимерханова:
- Үзегез дә күреп торасыз, кәефебез искиткеч яхшы, елмаеп кына торабыз. Безгә бөтен нәрсә ошый, киләчәктә дә шәһәребез чәчәк атсын, соңгы арада бик күп уңай үзгәрешләр булды. Сайлауга җаваплы карыйбыз. Бүген, менә, сеңлем белән килдем. Әти-әниебез иртән иртүк тавыш биреп кайттылар инде.

Зинаида Николаевна Мешкарева (пенсионер):
- Бер сайлауны да калдырганым юк. Миңнехановка тавыш биреп, торак-коммуналь хуҗалыкның камилләшү өмете белән килдем. Оныгым да янымда, ул миңа тавыш бирергә ярдәм итте. Сайлауга, беренче чиратта, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтү өчен йөрим.

Альмира Шәрәфиева (пенсионер):
- Сайлауга йөрү гадәте балачактан калган. Әни матур итеп киендереп, көндез концерт карарга бара идек. Сайлауга бару - һәрберебезнең гражданлык бурычы. Яшәү шартларыбыз тагы да яхшырсын, дигән өмет белән килдем. Бүген "Казан Арена" стадионындагы концертка оныгымны алып барасым килә әле. Бер сайлауны да калдырганмы юк, киләчәктә дә калдырмыйча яшәргә насыйп булсын.

Руслан Вәлиуллин (таксист):
- Һәр кандидатның программасын белән таныштым да Рушанияне (Рушания Билгилдеева - "Гадел Россия" партиясенең Татарстандагы бүлек җитәкечесе - ред.) сайладым. Сайлау ул - безнең киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading