16+

Сез коронавируска нинди мөнәсәбәттә?

Укучыларыбыз әлеге зәхмәт турында ни уйлый икән? Танышыйк әле.

Сез коронавируска нинди мөнәсәбәттә?

Укучыларыбыз әлеге зәхмәт турында ни уйлый икән? Танышыйк әле.

Ирек Нигъмәтҗанов,
журналист:

– Урамда яки җәмәгать транспортында янәшәңдә берәрсе йөткерсә дә, сискәнеп куясың хәзер. Коронавирус турындагы хәбәрләрне телевидение тапшыруларында шулкадәр шомлы итеп җиткерәләр. Психикасы йомшак яки сәламәтлеге какшаган кешеләр дә күп бит. Шомлы хәбәрләр аларга тискәре йогынты ясый. Вирус авыру яки өлкән яшьтәгеләргә тизрәк йога, дип сөйлиләр. Кайбер сүзләрне әйтмәсәң дә ярыйдыр бәлки. Сәгатендә сәламәтләнеп, яшьлеккә кире кайтып булмый, лабаса.
 


Алла Абросимова,
хезмәткәр:

– Быелгы кышны хатын-кыз холкына охшатам, чөнки кырык төрлегә үзгәрә. Спортның йөзү төре белән мавыгам, бассейнга йөрим. Диңгезләрне һәм диңгездә йөзүне күбрәк яратам. Коронавирус сәбәбендә, халык чит илләргә барудан куркып калды. Җәйгә хәлләр иминләшсә ярый инде, ял итәргә китеп, авыру ияртеп кайтсаң, бер дә күңелле булмас ул. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, организм­ны физик чыныктырырга кирәк дип саныйм.
 

Гөлфия Хәмидуллина,
пенсионер:

– Әнием 4 мартта игезәк туганым белән мине таба башлаганда, ашыгыч медицина ярдәме машинасы Каравай бистәсенә керә алмаган. Күз ачкысыз буран котырган ул көнне. Шуңадыр, кар көртләрен, сыерчык бураннарын яратам. Март башы гына әле, ә Казанда инде кар эреп бетте диярлек. Бабам Вафа белән әбием Бибикамал безгә «тәртипле булыгыз» дип гел әйтеп торырлар иде. Коронавирус куркыта, әлбәттә. Аллаһының рәхмәтендә әлеге чир Татарстанда таралмас, дип өметләнәм.
 

Алия Хәбибуллина,
студент:

– Кышкы салкыннарны яратмыйм, җылы һава булганда әйбәт. Болытлы күк йөзе кәефне төшерә, гәүдәне авырайта. Коронавирус турындагы хәбәрләр ташкыны да авыр тәэсир итә. Телеканаллар халыкта паника, ягъни курку тудырыр өчен үзара ярышалар кебек тоела. Уңай һәм өметле хәбәрләрне күбрәк тапшырсыннар иде. Андый хәбәрләр кояш яктысы сыман кирәк. Табиблар күрсәтмәләрен төгәл үтәү зарур, әлбәттә.

 

Илнар Фәрхетдинов,
маркетолог:

– Тотрыклы салкын һава торганда, кешеләр азрак авырый. Җепшек-җылы көннәр башландымы, шунда ук грипп ишек кага. Мин коронавирусны да «җылы як чире» дип уйлыйм. Көньяктагы илләрдә авыручылар күбрәк. Бездәге сыман салкын климатта коронавирус яши дә һәм тарала да алмастыр ул. Үземне һәм әңгәмәдәшләремне шулай тынычландырам. Күңелдә барыбер шик бар, коронавирус Татарстанда тарала күрмәсен иде инде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading