16+

«Сез Шәмсия Җиһангированы беләсезме?»

Без хәзер, халык китап укымый, шигърият белән кызыксынмый, китапханәләргә йөрми, дибез. Мин моның белән риза түгел.

«Сез Шәмсия Җиһангированы беләсезме?»

Без хәзер, халык китап укымый, шигърият белән кызыксынмый, китапханәләргә йөрми, дибез. Мин моның белән риза түгел.

Укыйлар, кызыксыналар, хәтта эзләп алып укыйлар. Авторына карап. Мин шактый еллар телевидениедә музыкаль редактор, алып баручы мөхәррир булып эшләдем, әле дә ул һөнәремне ташлап бетерми, «Тәртип» радиосында тапшыру алып барам. Мине еш кына танып, сүз катып сөйләшеп китәләр һәм: «Сез Шәмсия Җиһангированы беләсезме?» - дип сорыйлар. Аның шигырь китаплары кайда сатыла икән, бик яратып укыйбыз, диләр. Ә китаплары юк, алар, чыгу белән, бик тиз сатылып бетә. Мин моны «халык мәхәббәте» дияр идем.

Әгәр дә яратучыларның санын исәпләсәң, бүген Шәмсия иң популяр, халыкның иң яраткан шагыйрәсе булыр иде, мөгаен. Композиторлар тарафыннан да иң күп җыр­лар Шәмсия Җиһангирова шигырьләренә языла һәм җырчылар тарафыннан да, халык тарафыннан да яратып җырланыла. Халык бәясе, халык мәхәббәте - иң зур бәя, минемчә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading