16+

Сездә ничек, бездә болай

Яңа ел килгәнгә бер айлап вакыт узса да, әле булса бәйрәм тәэсире белән яшибез. Чөнки Яңа елны ел буе көтеп аласың, ә ул көнне авыл мәдәният йортында узган кичә, чыннан да, ел буена сөйләргә җитә. Төрле шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз да, анда катнашыр өчен, махсус кайта. Маскарадка һәркем үз куллары белән...

Сездә ничек, бездә болай

Яңа ел килгәнгә бер айлап вакыт узса да, әле булса бәйрәм тәэсире белән яшибез. Чөнки Яңа елны ел буе көтеп аласың, ә ул көнне авыл мәдәният йортында узган кичә, чыннан да, ел буена сөйләргә җитә. Төрле шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз да, анда катнашыр өчен, махсус кайта. Маскарадка һәркем үз куллары белән...

Без, гомумән дә, бик күңелле яшибез. Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә урта яшьтәгеләр һәм әле генә пенсиягә чыгучылар Туфан Миңнуллинның «Исәнмесез» дигән әсәрен сәхнәләштерде. Артистлар бик шәп уйнады. Мәдәният йортына тамашаны карарга олысы-кечесе җыелган иде, хәтта күрше Гамурин авылыннан да килделәр. Мондый кичә-концертлар авыл мәдәният йортында еш була. Аларда гадәттә үсмер балалар, «Яшьлек» фольклор ансамбле һәм дә җыр-моң сөйгән авылдашлар катнаша. Хәтта кызыгып китеп, тамашачылар да сәхнәгә менә.


Иҗатка тартылучылар күп. Красноярск краеның Литва диаспорасы оештырган «Милли киемдәге курчак» конкурсында исә мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр катнашты. 2нче сыйныф укучысы Әмир Әхмәтовның эше икенче турга Красноярскига җибәрелде һәм ул анда өченче урынга лаек булды. Эшен край китапханәсендә оештырылган күргәзмәгә җибәрделәр.

Динебезне дә онытмыйбыз. Декабрь буе авылдашларым Мәүлид мәҗлесләре уздырды, ял көннәрендә мәчеткә җыелып, Мәүлид кичәләре үткәрдек. Мөнәҗәтләр, салаватлар көйләп укыдык. Әбиләрнең хәтерендә булган мөнәҗәтләрне дәфтәрләргә язып, видеоларга төшереп, киләчәк буыннар өчен саклап калырга тырышабыз. 22 гыйнварда борынгы Енисейск шәһәрендә 1905 елны салынган мәчет реставрация­дән соң кабат ачылды. Ул бәйрәмгә дә кунаклар кайлардан гына кайт­мады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading