Без шаяннар илендә яшибез. Кеше бер-берсен шаяртырга, кызык итәргә ярата. Әле күптән түгел генә Казанның бер супер-пупер кибетендә шундый хәл булган. Һәртөрле маскарад киемнәре киенгән яшьләр кибет янында бер кешене эләктереп алалар да болай диләр:
- Безнең кибеттә бүген акция уза. Ә сез мең дә беренче сатып алучы. Шуңа күрә...
Без шаяннар илендә яшибез. Кеше бер-берсен шаяртырга, кызык итәргә ярата. Әле күптән түгел генә Казанның бер супер-пупер кибетендә шундый хәл булган. Һәртөрле маскарад киемнәре киенгән яшьләр кибет янында бер кешене эләктереп алалар да болай диләр:
- Безнең кибеттә бүген акция уза. Ә сез мең дә беренче сатып алучы. Шуңа күрә менә мондый чарада катнашу хокукы бирелә. Менә шушы арба белән кибеткә керәсез дә нәрсә кирәк, шуны алып чыгасыз. Әгәр өч минут эчендә өлгерәсез икән, барысы да бушлай. Өлгермәсәгез - ярты бәясенә.
Теге кеше, сөенеп, кибеткә кереп китә, ә бу шаян төркем шундук эреп юкка чыга. Ну, акциядә катнашучыны үзегез дә күз алдына китерә аласыз инде. Ул йөгерә-йөгерә арбасын тутыра һәм кибет хезмәткәрләренең аптыраулы карашына, кисәтүенә дә игътибар итмичә, касса яныннан узып, урамга атылып чыга. Ә анда беркем дә юк...
Без дә сезгә шундыйрак бер шаяру тәкъдим итәбез. Ә аңа кадәр - кечкенә мәзәк. Бәлки, күпләрегез аны беләдер дә. Шулай да искә төшереп узыйк әле.
- Мин инде беренче сыйныфта гына укырлык дәрәҗәдә түгел, апа, - ди малай укытучыга. - Минем апам өченчедә укый, ә мин аннан күпкә акыллырак, шуңа мине дә өченче сыйныфка күчерсәгез иде.
- Яхшы, - ди укытучы апа. - Әйдә, директор янына барабыз. Әгәр ул риза була икән, өченчегә күчәрсең.
Укытучы апа башта директор янына кереп хәлне аңлатып бирә.
- Яхшы, - ди директор, - керсен. Мин берничә сорау бирермен, дөрес җавап кайтарса, күчерербез.
Шуннан малайны чакырып алалар. Үзләренчә кечкенә имтихан оештыралар.
- Өчне өчкә тапкырлагач ничә була?
- Тугыз.
Ә алтыны алтыга тапкырласаң?
- Утыз алты.
Шул рәвешле бер сәгать буена директор сораулар яудыра, ә малай күз дә йоммыйча җавап бирә һәм бер тапкыр да хаталанмый. Ниһаять, директор аның теләген үтәргә риза була. Тик укытучы апа өчен бу көтелмәгән хәл. Мондый белемле баланы үз сыйныфыннан ерак җибәрәсе килми. Шуңа күрә соңгы чарага ябыша.
- Миңа да берничә сорау бирергә мөмкинме? - ди ул, күзләрендәге хәйләкәрлекне яшерергә тырышып. Әлбәттә, директор да, малай да каршы килми. Һәм укытучы башлый:
- Сыерныкы дүртәү, ә минеке икәү генә. Ул нәрсә була?
- Аяклар, апа.
- Синең чалбарыңда бар, ә минекендә юк?
Директор дулкынланып күзлеген сөртергә тотына. Ә малай тыныч кына җавап бирә:
- Кесәләр.
- Җитте, җитте! - дип бүлдерә директор чираттагы соравын бирергә җыенган укытучыны. - Бу малайны алтынчы сыйныфка күчерәбез. Ул мин ялгышкан урында да дөрес җавап бирде.
Бу мәзәкне искә төшерү бер дә юктан гына түгел. Игътибарлырак булыгыз. Әзер җавапларга карамыйча гына җавап бирегез. Киттек.
Галәмдәге ерак йолдызларны күрергә ярдәм итүче җайланма ничек атала?
Җавабыгыз әзерме? Дөрес, әлбәттә. Ул «телескоп» дип атала.
Икенче сорау. Бик кечкенә кисәкчәләрне күрергә ярдәм итүче нәрсә?
Тагын сез хаклы инде. Әлбәттә, микроскоп.
Монысы аз гына катлаулырак. Игътибарлырак булыгыз. Су астында йөргән чакта су өстен күзәтергә ярдәм итүче җайланма ничек дип атала?
Әлбәттә, шулай. Перископ.
Сезнең белемгә һәм тапкырлыкка берничек тә шикләнерлек түгел. Тормышның һәртөрле сорауларына җавап таба-таба чарланып беткәнсез инде. Шулай да дүртенче сорауны бирми булмый. Монысы тагы да катлаулырак. Стена аша карарга булышлык итүче җайланма нәрсә була?
Яхшырак уйлагыз. Ашыкмагыз. Биреләсез дә мени инде? Ә җавап болай гади генә иде үзе. Тәрәзә дип атала ул.
Тормыш куйган сорауларга җавап биргәндә дә бераз шаянрак булыгыз. Дөреслек бер генә төрле түгел ул, ә шаяруга төрелгән дөреслек һәрвакыт дөрес.
Комментарийлар