Туган ягыма кайткан саен, олы юл буенда калкып чыккан мәчеткә сокланып узам. Бөтен тирә-якка нур таратып утыра ул. Янәшәдә - мәктәп, клуб, балалар бакчасы, китапханә.
Ел ярым элек кенә биредә бушлык иде. Туган җире Арча районының Урта Курса авылында мәчет төзү идеясен танылган эшмәкәр Вәдүт Вафин күтәреп чыга. Башта ул мәдәният йортында авылдашларын җыеп, алар белән киңәшләшә. Аннары республикада яңарак төзелгән мәчетләрне карап чыга. «Аллаһка иман китергәннәр, ахирәт көненә инанганнар, намаз калдырмаганнар, зәкят биргәннәр вә Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмаганнар гына мәчет кордырырга тиеш. Аларның тугры юлда булачагына өмет бар», - диелә Коръәндә. («Тәүбә» сүрәсе, 18нче аять.) Авылдашларының әйтүенә караганда, Вәдүт әфәнде әлеге таләпләрнең барысына да җавап бирә.
Билгеле, төзелеш мәшәкатьсез булмый. Материаллар табарга, аларны авылга кайтартырга кирәк. Финанс чыгымнары да аз түгел. Шулай да бергәләп тотынгач, максатларына ирешә курсалылар. Мәчеткә имам да билгеләнә. Эшкә керешүгә, балалар өчен дини лагерь оештырып җибәрә. Балаларга ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәтә башлый. Мәчет каршында мәдрәсә дә эшләячәк.
- Хәзер бит халыкны, яшьләрне тәрбияли торган иҗтимагый оешмалар юк. Шушы максаттан без мәчетләребезгә йөз тотабыз, - ди «Курса» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рәүф Гыйләҗетдинов.
Чыннан да, мәчетләр уңышлы эшләгән авылларда тәртип бозучыларны, урамнарда, җәмәгать урыннарында исереп йөрүчеләрне, наркоманнарны очратмыйсың. Кешеләр күбрәк изге гамәл кылу, башкаларга ярдәм итү турында уйлыйлар.
Шунысы бар, һәр төбәкнең, районның, авылның, еллар үтсә дә, исемнәре халык күңелендә уелып калган шәхесләре була. Бик күпләр алар эшчәнлеген дәвам итәргә, аларга охшарга тырыша. Курса халкы авылдашлары, күренекле мәгърифәтчеләре, дин эшлеклесе, реформатор Габделнасыйр Курсави исемен, аның кылган гамәлләрен онытмый. Кайчандыр шушы җирдә атлап йөргән, дини белем тараткан моңлы мәкаль белән догалар укыган Курсави рухы шат булсын дип тырышалар биредә. «Курсави» укулары да оештырырга җыена авылдашлары.
Шәхесләр күктән төшми. Моның өчен ныклы җирлек кирәк. Аның нигезе шунда яшәүче кешеләрнең көнкүрешенә, холык-фигыльләренә бәйле. Шуңа да милләт язмышында зур урын тоткан шәхесләрне биргән төбәкләрдә халык җаваплылыкны тоеп яши. Күренекле ул-кызлар белән горурлану аларның каннарына сеңеп, гамәлләренә күчәдер, мөгаен. Шушы сәбәпләр аркасында мондый төбәкләр аз гына ял итә дә кабат бер талантны тудыра. Курса төбәгендә дә бик тиздән Курсави кебек талант туар дигән өмет бар. Милләт, халкыбыз, авылдашлары мәнфәгатьләрен кайтыртып янып-көеп яшәүче, көчен дә, вакытын да туплаган, акчасын да кызганмаучы Вәдүт Вафин кебек егетләр моңа ныклы нигез сала. Аның башлангычы белән төзелгән мәчеткә йөргән, аннан яңгыраган азан тавышын ишеткән, бу Аллаһ йортында сәҗдәгә киткән, мәдрәсәсендә белем алган егетләр һәм кызлар арасыннан да, мөгаен, бик якын киләчәктә Курсави югарылыгындагы гыйлемле, абруйлы фикер иясе үсеп чыгар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар