16+

Шәһәр булсын бүләгем

Пенсия яше җиткәч, Минхат эшеннән туктады. - Җитәр! Бисмилла әйткәндә, туярлык булды безнең эшләгәннәр, - диде ул. - Әйе шул, картым, бик җиткән. Шәһәр төзеп калдырдык бит, - дип, иренең сүзен җөпләде Энҗе дә. Хатыны төзелешне Минхаткә караганда да алданрак калдырган иде. Төзелештә эшләделәр шул. Җиңел булмады. Минхат ташчы иде,...

Шәһәр булсын бүләгем

Пенсия яше җиткәч, Минхат эшеннән туктады. - Җитәр! Бисмилла әйткәндә, туярлык булды безнең эшләгәннәр, - диде ул. - Әйе шул, картым, бик җиткән. Шәһәр төзеп калдырдык бит, - дип, иренең сүзен җөпләде Энҗе дә. Хатыны төзелешне Минхаткә караганда да алданрак калдырган иде. Төзелештә эшләделәр шул. Җиңел булмады. Минхат ташчы иде,...

Пенсия яше җиткәч, Минхат эшеннән туктады.
- Җитәр! Бисмилла әйткәндә, туярлык булды безнең эшләгәннәр, - диде ул.
- Әйе шул, картым, бик җиткән. Шәһәр төзеп калдырдык бит, - дип, иренең сүзен җөпләде Энҗе дә. Хатыны төзелешне Минхаткә караганда да алданрак калдырган иде.
Төзелештә эшләделәр шул. Җиңел булмады. Минхат ташчы иде, хатыны Энҗе цементлы измәне кирпечләр өстенә көрәк белән салып торды. Санап бетергесез күп йортлар, биналар төзеде алар Казанда. Минхатның бертуган апасы Минхәят тә алар белән бер бригадада эшләде. Шәп ташчы булганга, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләделәр Минхәятне.
Апалы-энеле Галиуллиннарның тиз һәм җитез эшләвенә хезмәттәшләре дә соклана иде. Бер тапкыр Гадел Кутуй урамындагы йортны салганда ташчы Тохсанай Токилатов:
- Бу Галиуллиннарда дию көче бардыр. Каян килә аларга шулхәтле куәт? Беркем дә өлгерә алмый артларыннан, - дигән иде, гаҗәпләнеп.
- Каян килә көч дисеңме? Билгеле инде, Тигәнәле чишмәләренең суын эчеп үскәнгә шундый алар, - дип җавап бирде аңа бригадир Степан Павлов.
Мондый чакта Галиуллиннар дәшми. Сөйләшмичә генә эшли бирә. Ә уйлары аларны Тигәнәле авылларына алып китә. Олы, Урта, Түбән авылларга. Казанга килеп эшли башлагач, аның тырышлыгын тиз күрделәр. 1970 еллар башында Ленин районындагы 41 нче кварталда балалар бакчасы салганда Бөтенсоюз ташчылар ярышы үткәрелде. Шунда Казанның 1 нче трестыннан Минхат Галиуллин да катнашты. Волгоград урамындагы бу объектны трестның баш инженеры Надир Әхмәтшин шулхәтле үрнәк хәленә китергән, Сабан туе мәйданы диярсең. Ә ярышта Минхат Галиуллин җиңде. Иртәгесен «Татарстан яшьләре» газетасында шагыйрь һәм прозаик Рәфыйк Юнысов ташчылар ярышы турында «Ташка язылган поэма» дигән публицистик язма бастырды. Кырык елдан соң да укып туймаслык!
Минхат катнашындагы истәлекле ярыштан соң кырык ел узгач, 1 нче трестны бетерделәр. Янәсе, анда ялкаулар эшләгән, шуңа банкрот булган. Быелның мартында ул трест оешканга 80 ел булды. Дәшмичә генә үткәреп җибәрделәр бу истәлекле датаны. Ә бит илгә канат куйган Казан авиация заводлары, яңа районнар, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният биналары салган трест иде ул. Данлы трестның кызганыч хәлдә Бөгелмәдәге күчмә колоннага бирелүенә күңел ышанмый...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading