16+

«Үскәч, милицейский булмыйм...»

Милициянең полициягә әйләнүеннән халык әллә ни зыян күрмәде. Сүзләрне төрләндерүгә ияләнеп киттекме шунда, әллә яңгырашлары бертөрлерәк булгангамы, ялгышып кына да милиция дип сөйләшүче юк хәзер.

«Үскәч, милицейский булмыйм...»

Милициянең полициягә әйләнүеннән халык әллә ни зыян күрмәде. Сүзләрне төрләндерүгә ияләнеп киттекме шунда, әллә яңгырашлары бертөрлерәк булгангамы, ялгышып кына да милиция дип сөйләшүче юк хәзер.

Шәхсән, полиция диюгә, мин үзем моннан 20 еллап элек булган кызыклы вакыйганы искә төшерәм. Бертуган апамның тормыш иптәше Наил җизни озак еллар Бөгелмә шәһәрендә милиция органнарында тикшерүче булып эшләде. Ул елларда да хәзерге кебек милициядә эшләүчеләрнең профессиональ бәйрәмнәрен шәһәр күләмендә зурлап уздыралар иде. Шулай ук өйдә дә бәйрәм табыны әзерләнә бит инде.
Бер елны ничектер миңа да шушы бәйрәм көнне апаларда булырга туры килде. Иртәдән өйдә мул итеп табын әзерләнде. Көндезге икегә таба районның техника йортында узачак тантанага җыена башладылар җизни белән апа. Җизнинең хәрби киемен киюе булды, алты яшьлек кызлары Альбина, мин дә сезнең белән барам, дип кычкырып елый да башлады. Көчкә алып калдык баланы.
Ярты сәгатьләп елагандыр әле Альбина әтиләре киткәч тә. «Кызым, үскәч, милиционер булырсың да син дә барырсың, анда балаларны кертмиләр», - ди-ди, өстәлдәге тортны бер кисәк кисеп алдына куйгач кына бераз тынычланды. Алай да бөтен тәне сулкылдый үзенең. Гарьләнә-гарьләнә торт ашый, үзе сөйләнә: «Мин, үскәч, милицейский булмыйм, полицейский булам, аларны үзем белән беркая да алып бармыйм», - ди.
Сабыйның чын күңелдән әйткән сүзләре Алланың «амин» дигән чагына туры килде, ахрысы. Тәки полицейский булды бит Альбинабыз. Каян белгән диген син аны. Баулы эчке эшләр бүлегендә полиция лейтенанты ул бүгенге көндә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading