16+

«Сәләт» безне берләштерде

Күптән түгел Эльнар Байназаров белән Диләнур Әхмәтҗанова башкаруында менә шулай дип аталган җыр дөнья күрде. Анда уздырылган төп фикер - «Сәләт» безне берләштерде, «Сәләт» безне кавыштырды». Дөрестән дә, монда барлыкка килгән дуслык һәм хисләр озын гомерле. Балаларны берләштерүдә аланнар гына түгел, төрле җыеннар да зур роль уйный. Иске Казан җыены...

«Сәләт» безне берләштерде

Күптән түгел Эльнар Байназаров белән Диләнур Әхмәтҗанова башкаруында менә шулай дип аталган җыр дөнья күрде. Анда уздырылган төп фикер - «Сәләт» безне берләштерде, «Сәләт» безне кавыштырды». Дөрестән дә, монда барлыкка килгән дуслык һәм хисләр озын гомерле. Балаларны берләштерүдә аланнар гына түгел, төрле җыеннар да зур роль уйный. Иске Казан җыены...

Күптән түгел Эльнар Байназаров белән Диләнур Әхмәтҗанова башкаруында менә шулай дип аталган җыр дөнья күрде. Анда уздырылган төп фикер - «Сәләт» безне берләштерде, «Сәләт» безне кавыштырды». Дөрестән дә, монда барлыкка килгән дуслык һәм хисләр озын гомерле. Балаларны берләштерүдә аланнар гына түгел, төрле җыеннар да зур роль уйный. Иске Казан җыены - шундыйларның берсе.
Әлеге чара 2009 елдан бирле Иске Казан җирлегендә уздырылып килә. Монда, гадәттә, июнь аенда уза торган барлык аланнар җыела һәм тәҗрибә уртаклашалар.
Быел исә җыен Лаеш районында урнашкан «Йолдызлы» лагере базасында узды. Бирегә «Сәләт-Тел», «Сәләт-Иске Казан», «Сәләт-Кол Шәриф оныклары» аланнары килгән иде. 300гә якын сәләтле бала бер урында тупланганда ни булганын күз алдына китерә аласыздыр: җыр-биюләр, берсеннән-берсе яхшы чыгышлар, сөрәннәр ярышы. Сәламләшүдән соң сәлкешләрне алан белән таныштырдылар, «Сәләт»тә күркәм гадәткә әйләнгән күмәк биюләр башкардылар, бары тик шушы лагерьга гына хас уеннар да уйналды. Мөхтәрәм кунаклар арасында «Сәләт»нең җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов, Иске Казан җыенын уздыруга ярдәм итүчеләр, кайчандыр сәлкеш булган, ә бүгенге көндә зур уңышка ирешкән кешеләр дә бар иде. Аланнар үзләре әзерләп килгән презентацияләрен дә күрсәттеләр. Мәсәлән, «Сәләт-Кол Шә­риф оныклары» бүгенге татар яшьләре турында җырлап сөйләде, «Сәләт-Тел» аланы татар теленең мөшкел хәле һәм аннан чыгу юлы, ә «Сәләт-Иске Казан» татар теле, фән-гыйлем, Универсиада һәм спорт турында чыгышлар әзерләгәннәр иде.
Яхшы хезмәт һәрвакыт яхшы ял белән бүләкләнергә тиеш, диләр. Җыенда да шулай булды. Сәлкешләр өчен Әдип Әлмир, Ләбиб Лерон, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар кебек танылган шәхесләр белән очрашу әзерләнгән иде. Соңыннан һәр аланның фотокүргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге бирелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading