Безнең халыкның тормышы беркайчан да җиңел булмады. Һәр буын өлешенә диярлек авыр сынау төште: фетнә, сугыш, инкыйлаб... Әмма XX гасырның беренче яртысында яшәгәннәргә аеруча күп кайгы-хәсрәт, авырлыклар кичерергә туры килде.
Бу чорда кешеләрнең язмышларын дүрт сугыш һәм ике инкыйлаб билгеләде. Алар арасында иң җимергече, иң кан койгычы немец-фашист баскынчыларына каршы дүрт елга сузылган сугыш булды. Һәлак булганнарны ачыклау, теркәү әле дә дәвам итә. Икенче Бөтендөнья сугышында теге яки бу дәрәҗәдә 62 ил катнашты. Соңгы исәпләүләр күрсәткәнчә, сугышта 65 миллионнан артык кеше һәлак була, яу кырында яраланучылар һәм гарипләнүчеләр саны шулай ук миллионнар.
Без җиңелү ачысын да, җиңү шатлыгын да татыдык. Шунлыктан, Җиңү бәйрәме шатлыклы да, моңсу да. Бөек Җиңүгә бик зур югалтулар бәрабәренә генә ирешелде шул. Фронтларда 36,6 миллион совет кешесе, кулына корал тотып, дошманга каршы көрәште. Шуларның 8,5 миллионы сугыш кырында ятып калды, 2,5 миллион чамасы яралардан вафат булды, 3,9 миллионы дошман концлагерьларында юк ителде. Сугыш барган өлкәләрдә яшәүчеләр арасында туп, мина, снаряд шартлаулардан һәм башка сәбәпләрдән һәлак булганнар саны 7 миллион кеше дип исәпләнелә.
Сугыш барышында СССР территориясендәге 1700 шәһәр җимерелә, 70 мең чамасы авыл яндырыла, 32 мең сәнәгать предприятиесе һәм 65 мең километр тимер юл сафтан чыгарыла. Музей, архив, китапханә һәм башка урыннарда сакланган никадәр байлык юк ителә. Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше китә, шуларның 10 процент чамасы - хатын-кызлар. Татарстанлыларның 360 меңләбе яу кырында ятып кала.
Узган вакыйгалар хәтердән җуелмасын, халкыбыз кылган батырлыклар онытылмасын өчен, аларны һәрдаим искә төшереп торырга кирәк. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре әтиле-уллы Лирон белән Булат Хәмидуллиннар яңарак кына шундый игелекле гамәл башкарды. Алар «Җиңү җиңел бирелмәде» дигән китап чыгарды. Бер китапта гына Бөек Ватан сугышы тарихын тулаем колачлау мөмкин түгел, әлбәттә. Авторлар андый максатны куймаган да. Төп максатлары - Татарстан Республикасы һәм аның халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен чагылдыру, шул исәптән республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребезнең дә сугышта кылган батырлыгын барларга тырышу. Республикабызда оешкан дивизияләрнең сугышчан юлы һәм кылган гамәлләре китапта киң яктыртылган. Татарстан халкы сугыш елларында Җиңү фондына туплаган акчасы хисабына 200әр машинадан торган өч танк колоннасын, йөзәр штурмовик-бомбардировщик тупланган эскадрильяларны, берничә бронепоезд һәм бронекатерны фронтка бүләк итеп җибәрә. Сугышның беренче дүрт аенда гына да республиканың җирле сәнәгать предприятиеләре фронтка ике миллионга якын хәрби кием-салым, 265 мең плащ-палатка, 1500 пар аяк киеме озатты. Ә сугыш елларында җитештерелгән барлык киемнәре өч миллионлы армияне киендерергә җитәрлек иде.
Ярымач, авыр хезмәт, ир-атларның фронтка китүенә һәм һәлак булуына бәйле гаять зур әхлакый тетрәнүләр шартларында, Татарстан авыллары фронтка икмәк, сөт, ит, бәрәңге һәм башка продуктлар җибәреп торды.
Казандагы өч авиазавод сугыш елларында еракка оча торган йөзгә якын авыр Пе-8 бомбардировщигы, 11 меңгә якын тиз очышлы Пе-2 бомбардировщик-пикировщигы һәм шул ук санга якын По-2 төнге бомбардировщигы эшләп чыгара. Казанның дары заводы белән берлектә, шәһәр предприятиеләрендә данлыклы «Катюша»лар өчен туп-минометлар да җитештерелә. Дарының бер өлеше Казан, Бөгелмә, Чистай һәм Яшел Үзән шәһәрләрендәге заводларда патрон, снаряд, бомба ясаганда кулланыла.
«Сугыш афәте илдәге барлык кешеләр өстенә авыр йөк булып төште. Ул кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен, олыларга да, үсмер балаларга да күп көч сарыф итәргә туры килде. Һәм миллионлаган кеше, бу кыенлыкларны җиңеп чыгып, корал тотып, дошманга каршы көрәшүче сугышчыларның Бөек Җиңүгә ирешүенә үз өлешен кертте», - дип яза китапка кереш сүзендә армия генералы, тарих һәм хәрби фәннәр докторы, хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәев.
Сугыш чорында дан казанган югары дәрәҗәле гаскәр башлыклары - армия, фронт белән җитәкчелек иткән күренекле шәхесләр Василий Чуйков, Леонид Говоров, Василий Гордов, Андрей Еременко, Иван Конев, Родион Малиновский милләттәшләребезнең тиңдәшсез батырлык күрсәтеп сугышуы, хәрби бурычларын үтәүдә үз-үзләрен аямаулары хакында язып калдырганнар. Авторлар билгеләп үткәнчә, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар саны буенча да татарлар, рус, украин һәм белоруслардан кала, СССРда дүртенче урында тора.
Китапта Испаниядәге гражданнар сугышында интернациональ бурычны үтәүче сыйфатында катнашкан, үткән гасырның 30нчы еллар ахырында СССРның Хәсән күле, Монголиянең Халхин-Гол елгасы тирәсендә, 1939-1940 елларда СССР - Финляндия арасындагы сугышта катнашкан якташларыбыз турында да материаллар тупланган. Бу нисбәттән әле 1941 елның 22 июненә чаклы, ягъни Бөек Ватан сугышы башланганчы ук, унбер милләттәшебезгә Герой исеме бирелгәнлеген искәртеп үтү урынлы булыр. СССРда Герой исеме бирү турында Указ 1934 елның 16 апрелендә кабул ителә.
Сугыш тәмамлануга 71 елга якын вакыт үтсә дә, бик күпләр әле һаман әтиләренең кайтуын көтеп яши. Ветераннар сафы да елдан-ел сирәгәя бара. Киләчәктә сугыш афәтен беребезгә дә күрергә язмасын икән.
Фото: pg12.ru
Комментарийлар