Сүзнең гади авазлар тезмәсе генә түгел, ә ниндидер серле тылсымга ия кодрәтле бер нәрсә икәнен, күп сөйләүнең яхшыга илтмәвен акыллы бабайлар элек-электән белгәннәр. Халкыбызның безнең көннәргә кадәр килеп җиткән мәкаль-әйтемнәре шул хакта сөйли: «Авызыңны чамалап ач, сүзеңне үлчәп сөйлә», «Сүзең көмеш булса да, дәшми торуың - алтын». Ә матур итеп...
Ләкин без соңгы елларда сүзнең гаҗәеп зур көчкә ия икәнен оныттык бугай. Урамга чыксаң, сүгенү сүзләре колакны ерта. Элек андый тозлы-борычлы сүзләрне ир-атлар бик нык ачуы чыкканда яисә нык исерек булганда гына ычкындыра иде. Ә хәзер ул - ирен-хатынын, исереген-айныгын, яшен-картын аермыйча - һәркемнең телендә. Әле алай гына да түгел, сүзләрне, җөмләләрне тоташтырып торучы бәйлек сыман, бер бик кирәкле нәрсә кебек. Ансыз яшәп булмый төсле кыланабыз. Кирәксә-кирәкмәсә дә, аты-юлын, атасы-анасын искә төшерәбез. Хәзер бот буе балалар да ансыз гына сөйләшә алмый. Сүгенү безнең заманда текәлек, батырлык билгесе дә. Аннары, теге яки бу яман чир кайдан килде икән, нишләп мондый кара кайгы безнең капканы табып какты икән дип, аптырашка калабыз.
Яхшы сүз - җан азыгы, яман сүз - баш казыгы, ди халык мәкале. Ә сүгенү - яман сүзнең дә иң яманы. Димәк, без авызыбызны чамалап ачмыйча, үзебезнең дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә башына казык кагабыз булып чыга түгелме соң?! Әбиләр әкияте, коры сафсата дияргә ашыкмагыз. Бу хакта молекула-атомнарның төзелешләрен өйрәнгән физика-биология галимнәре күптән чаң сукты инде. Әйтик, өсте капланмаган бер стакан суга карап акрын гына җыр җырласаң яки дога укысаң, аның атомнары матур чәчәк кебек тәртипле тезеләләр икән. Ә инде ул суга карап сүгенсәң, атомнары тәртипсезләнеп дуамалланалар, ди. Беренче стакандагы су дәваларга, ә икенчесе, киресенчә, чирләтергә мөмкин икән. Физиканы укымасалар да, моны безнең әбиләребез бик яхшы белгән. Коедан алып кайткан суның өстен бисмилла әйтеп каплап кую, өстен ачык тотарга ярамый дип ышанулар кайдан килсен соң алайса?! Им-томчылар да гади суга дога укып өшкереп, аны шифалы итү юлын белгәннәр. Шуңа күрә дә өйдә, бигрәк тә аш-су әзерләнә торган бүлмәдә кычкырышырга, сүзгә килергә ярамый. Югыйсә тавышны «тыңлап яткан» ризык, агуга әйләнеп, зур зыян салырга мөмкин икән. Тәрәзә төбендәге гөлләр белән дә шул ук хәл, ди.
Балалар үстергәндә авызыңны аеруча чамалап ачарга кирәк. Кешегә егерме тапкыр: «Син - дуңгыз!» - дип әйтсәң, ул мыркылдый башлый, диләр ич. Бәлки, бу шаяру гынадыр, ләкин һәрбер шаяруның нигезендә хаклык ята. Аны да онытмаска иде. Кызганыч, бик кызганыч, нишләптер, онытабыз шул. Әти-әниләр дә, укытучылар да балаларны мактап (үсендереп) түгел, ә ачуланып (үтереп) тәрбияләүне кулайрак күрә. Күптән түгел бер таныш малайдан: «Нишләп синең бер математикадан гына «3»ле, тырышмыйсыңмы, әллә аңламыйсыңмы?» - дип сорадым. Җавабына чәчләрем үрә торды: «Укытучы безне дәрес саен сез наданнар, дебиллар, ахмаклар дип сүгә. Аларны ишетмәс өчен колакларыбызны каплап утырып, теманы аңламый калабыз». Әгәр дә мондый мөгаллим шул малай укый торган мәктәптә генә булса, бу мәкалә язылмый да калган булыр иде. Әгәр дә балаларыбызның (укучыларыбызның) үскәч дебил, ахмак, надан, ялкау булуларын теләмәсәк, авызыбызны чамалабрак ачарга кирәк. Балаларыбыз андый ямьсез сүзләрне азрак, сирәгрәк ишетсен иде. Кешегә авыр сүз әйткәнче, эчеңнән генә унга кадәр сана дигәнгә дә колак салу мәслихәт. Укытучыларга, унга гына да түгел, тагы да озаграк, ачуы кимегәнче санаса да, зыян итмәс. Бүген балаларыбызның язмышы без өлкәннәр кулында булса, иртәгә безнең язмыш алар кулына кала. Иманым камил, берәүнең дә киләчәген дебил, ахмак кулына тапшырасы килмәс. Без сабый чакта өлкәннәр моны яхшы белгәннәр. Шуңа күрә дә башларыбыздан сыйпап, иркәләп-сөеп кенә үстергәннәр. Бигрәк тә әби-бабайлар, безне әйбәт кеше итеп күрергә теләп, матур сүзләрен, тәмле телләрен кызганмадылар. Рәхмәт аларга! Ә менә безнең балалар киләчәктә безгә матур сүзләребез өчен рәхмәт әйтерләрме икән? Ай-һай, шикләндерә.
Авызны балаларга, кешегә генә түгел, үзеңә дә чамалап ачарга кирәк икәнлеккә мисаллар җитәрлек тормышта. Гомер буе кеше почмагында, тулай торакларның кысан бүлмәләрендә яшәп көн иткән бер апаның: «Фатир алсам, үлсәм дә, үкенмәс идем», - дигәнен ишеткәч, шомланып киткән идем. Ләкин авыз ачып, каршы сүз әйтмәдем. «Авыр күтәргән - каты кычкыра», - диләр бит, җаны ачыргаланган чагы булгандыр инде. Уйламый әйтелгән сүзнең көче озак көттермәде. Фатир алып, яңа өендә ике көн яшәргә өлгермәде, апа гүр иясе булып куйды. Шатлыкны йөрәге күтәрмәгән, дигән табиблар. Алай гына да түгелдер, галиҗәнап сүз дә аз роль уйнамагандыр монда.
Авторын хәтерләмим, эчтәлеге һич онытылмый. Күптән түгел генә хатыны үлгән тол иргә бер яшь кыз кияүгә чыга. Ире, көнләшеп, өендә бикләп тота. Көннәрдән бер көнне яшь хатын качып күрше әбигә керә һәм шунда коточкыч хәбәр ишетә. Аның иренең хатыннары берсе дә үз үлеме белән үлмәгән, ир аларның өчесен дә үтергән икән. «Сине дә үтерергә йөри ул», - ди яхшы күңелле әби. Менә ире бик тәвәккәл кыяфәттә кайтып керә дә хатынны подвалга чакыра башлый. Эшнең нәрсәдә икәнен төшенгән хатын, куркуын сиздермәскә тырышып: «Әйдә башта кофе эчеп алыйк», - ди. Бәхеткә, ир баш тартмый. Кофены эчеп бетергәч, хатыны: «Ә мин аңа агу салган идем, син хәзер үк үләчәксең!» - ди. Бу сүзләрне ишеткәч тә, ирнең хәле начарлана, сулышы кысыла һәм йөрәге тибүдән туктый. Ул үлә. Соңыннан тикшерүчеләр кофеда бернинди дә агу булмавын әйтәләр.
Гаҗәп, билгеле. Ләкин сүзнең көченә ышанганнар өчен түгел. Кеше сүзе кеше үтерә, диләр. Безнең акыллы бабайлар моны да белгәннәр һәм безне ялгышлардан кисәтер, саклар өчен, аларны мәкаль-әйтемнәргә кертеп, буыннардан буыннарга, телдән телгә күчереп, безнең көннәргә кадәр китереп җиткергәннәр. Тыңлыйбызмы без аларның гасырлардан килгән сүзләрен, юкмы - монысы инде безнең эш.
Комментарийлар