16+

Татарда ник бөтен нәрсә кияүнеке?

Бер таныш сөйли: «Безнең авыл Казаннан ерак, сирәк кайтыла, шулай да, җае чыккан саен, кайтырга тырышам.

Татарда ник бөтен нәрсә кияүнеке?

Бер таныш сөйли: «Безнең авыл Казаннан ерак, сирәк кайтыла, шулай да, җае чыккан саен, кайтырга тырышам.

Апа белән җизни күрше авылда яшиләр. Бер юлы кыш кайттым шулай, төнлә буран булган, иртән кар көрәргә чыгып киттем. Апа белән җизни дә килгәннәр, туганнарга менеп киткәннәр. Ике сәгатьләп кар көрәдем. Эш беткәч, кердем өйгә, минәйтәм, ашыйсы килә, бирегез әле берәр нәрсә... Ашарга әзер икәнен белгертеп, өйгә тәмле исләр таралган. «Тукта, кияүләр кайтсын инде, алар кайткач ашарсың», - диләр. Ачу килде, малай... Нәрсә булса да, кияү...»

Татарда, чыннан да, кияүгә карата ниндидер аерым бер караш яши. Бик кадерле кеше ул. Нидән бу? Ата-ананың кызлары тыныч, бәхетле яшәсен дип теләвеннәнме? Карагыз, татарда: «Кияү мунчасы», «Кияү пилмәне», «Кияү коймагы»... Питрәч ягында «Кияү катыгы», тагын кияүнең әллә нәрсәләре. Киленнең генә бернәрсәсе дә юк. Нишләп шулай бу? Әйтик, ичмасам «Килен мунчасы» булса да ярар иде. Начар яңгырамый бит. Әлбәттә, бүген бездә берәр авыл хатынының: «И-и-и, безнең кияү кебек хайван җирдә юктыр ул...» - дип сөйләнгәнен ишетергә була, тик бу аерым очраклар гына. Минем өчен нигә бөтен нәрсә кияүнеке, ә киленнең берние дә булмау үзенә күрә бер табышмак, мәсәлән...

Фото: pp.vk.me

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading