16+

Татарстанда сугыш булмаса да...

«Всех назовем поименно...» Хәрби авиация тарихын өйрәнүче эзтабар, Төбәктәге «Ватан» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илья Прокофьевның китабы шулай исемләнгән.

«Всех назовем поименно...» Хәрби авиация тарихын өйрәнүче эзтабар, Төбәктәге «Ватан» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илья Прокофьевның китабы шулай исемләнгән.

Әлеге китапка Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан җирлегендә һәлак булган 218 хәрби очучының исеме теркәлгән. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында шул китапның презентациясе булып узды.
«Эзләнү эшләре барышында архив фондларында Татарстан җирләрендә авиация частьләренең булуы һәм хәрби очучыларның үлемнәре турында күп документлар табылды. Татарстанда сугыш булмаса да, әлеге документлар Бөек Ватан сугышы елларында биредә йөзләгән самолет җимерелүе, аларның экипажлары республика җирлегендә һәлак булуы һәм җирләнүе ачыкланды», - ди Прокофьев.
Китап авторы сүзләренә караганда, аларның оешмасы әле 1994 елда ук Татарстанда җирләнгән хәрбиләрне барлау белән шөгыльләнә башлаган. Нәтиҗәдә, 2009 елда «Я вечно помнить призываю…» дип аталган хәрби каберлекләр каталогы дөнья күргән. Ә бу китапны ул 2012 елда ук әзерли башлаган, моның өчен Россия һәм Татарстанның төрле архивларыннан документлар җыйган һәм анализлаган. Шулай ук «Ватан» оешмасының төрле эзтабар отрядлары белән республикабыз районнарының совет самолетлары төшкән урыннарында 2012-2013 елларда экспедицияләр оештырылган. Авиаторларның каберләре Казан, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Спас һәм Чистай районнарында табылган. РФ Оборона министрлыгының үзәк архивындагы мәгълүматлар буенча, Татарстанда эзсез югалган йөз очучының кайда җирләнүе әле дә билгесез. Трошин үзе, әлеге китап төбәк тарихын өйрәнү буенча мәгариф учреждениеләре өчен кирәкле чыганак булыр, дип саный. Ул һәр геройның исеме мәңгеләштерелүе, алар турында тарихи һәм биографик киңәйтелгән очеркларның дөнья күрүе яклы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading