16+

Теш сызлаудан, йөткерүдән ул гына дәвалады

Якын дусның сүзе дә кайчак авыруга дәва булганын беләбез инде. «Шәһри Казан» газетасы сүзе дә шундый шифалы булып куйгалый бит әле, димәк, ул да якын дус инде.

Теш сызлаудан, йөткерүдән ул гына дәвалады

Якын дусның сүзе дә кайчак авыруга дәва булганын беләбез инде. «Шәһри Казан» газетасы сүзе дә шундый шифалы булып куйгалый бит әле, димәк, ул да якын дус инде.

Беренче тапкыр шифасын байтак еллар элек тапкан идем. Беләзектәге кан тамырын әрчелгән сарымсак белән ышкып, теш сызлавын туктатып тору мөмкинлеге турында ул чакта журналист Ренат Гаффар язган иде. Сызлаган тешең авызның уң ягында булса, уң кул беләзегеннән, сулда булса, сул кул беләзегеннән дәваларга киңәш иткән иде ул. Ренат дус берара бер халык дәвалаучысының ярдәмчесе дә булып йөрде, шунлыктан, мондый киңәшләрне бирергә тулы хакы булгандыр. Аның киңәшен тотып, минем дә теш сызлавын туктатып торганым булды. Әйе, бу ысул чирле тешне дәваламый, сызлавын беразга «котыртмыйча» гына тора ала. Ә бит шул «бераз»лар да кайвакыт бик ярап куя. Ул «кәфер»ләр күбрәк ял һәм бәйрәм көннәрендә сызлаучан бит. Андый чакта табибка да чыгып чаба алмыйсың. Ә вакытны сузарга кирәк. Ярый ла хәзер ялсыз эшли торган шәхси клиникалар бар, диләр.

Икенче тапкыр газета дәвасын быел күрдем. Азрак салкын тисә, ахырдан бик озак коры йөткерү гадәтем бар, ул быел да шактый үзәккә үтте. Авыл медпунктыннан йөткерүгә каршы таб­леткаларны мин генә алып бетерәмдер. Төрле үлән чәйләре, баллы кайнар сөт - берсе дә әллә ни ярдәм итми. Быел участок табибы фервекс дигән порошок язып карады. Шуның файдасын күреп куанырга өлгермәдем, даруның миңа килешмәве үзен нык сиздерә башлады. Аның инструкциясендә дә шундый ихтималлык язылган икән. Порошокны ераккарак алып куярга туры килде. Инде нишләп карарга?

Шулвакыт «Шәһри Казан»ның йөткерүгә каршы киңәшләр басылган саны килеп төште (сәхифәне Дилбәр Гарифуллина әзерләгән иде шикелле). Ышанып бетмәсәм дә, мин берсен - кул астындагы ризыклардан «пешерелә» торганын кулланып карарга булдым. Һәрхәлдә, зыяны булмас, ул ризыкларны болай да көн дә диярлек кулланабыз бит, дип уйладым. Берәр данә әрчелмәгән суган, бәрәңге, алма аласың да, аларны кайнатып, суын эчәсең - җайлы гына бит. Шул суны бер генә тапкыр куллануга йөткерүнең йомшаруын күргәч, ышанмый тордым хәтта. Шулкадәр җиңел әмәлне дә белмәгәнбез бит моңарчы! Тагын ике көн эчкәннән соң, нәтиҗәсе тагын да ачыграк күренде.
Менә шундый дәвалы газетаны ничек якын дус димисең инде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading