16+

Үткән-беткән дә бит...

Үткәннәр категориясе белән яшәргә яратабыз без. Үткән-беткән, дип кенә гомер кичерәсе югыйсә...

Үткән-беткән дә бит...

Үткәннәр категориясе белән яшәргә яратабыз без. Үткән-беткән, дип кенә гомер кичерәсе югыйсә...

Минем кебек ир уртасы буын вәкилләре әти-әниләреннән шундыйрак сүзләрне еш ишеткәндер (әле дә ишетәдер), мөгаен: «Ә менә без андый түгел идек», «Безнең вакытта башкача иде», «Әбиең безгә шулай дип әйтә иде», «Безнең вакытта яхшырак иде»...

Һәм ни хикмәт, үзебез дә шул ук сүзләрне балаларыбызга еш кабатларга яратабыз. Мәктәптә дә башкачарак булганбыз, олыларга да хөрмәт белән караганбыз, өйдә дә күбрәк эшләгәнбез, китаплар укыганбыз... Әле җитмәсә, әби-бабалары да безгә үк әйткән сүзләрне оныкларына кабатлый. Мескен балага бу кадәр «идек»тән шартларга гына кала. Ярый әле, артык колак салмыйлар (без салмаган кебек), әйткәнне тыңлыйлар да шунда ук оныталар.


Үткәннәрне дә еш сагынабыз. Мәктәп елларын, беренче мәхәббәтне, беренче хезмәт хакын, яшьлекне... Ностальгия дип үлеп китәбез инде менә. Аннан еш кына үзеңне үзең «ашау» башлана: нигә шул чакта шуңа тиешле сүзләрне әйтмәдем, нигә болай эшләмәдем, нигә шулай иттем икән инде... Үкенеч хисе көчле шул бездә. Ярый әле үткәннәр, үкенечләр тормышыңның ниндидер этабында яңа омтылышларга, үсешкә мотивация биреп җибәрсә. Андый чакта артка борылып карауның файдасы да тия еш кына.


Ничек кенә булса да, күпме генә «без шундый, без андый идек, без тегене эшләдек, без моны эшләдек» дисәк тә, аңа карап кына бездән соң киләчәк буын шундый ук «яхшы» булачак дигән сүз түгел әле ул. Ахыр чиктә, «идек» әнә шул ностальгиягә һәм ахыр чиктә үкенечләргә китермиме икән? Үткәннәр чылбыры кешене гомере буе газаплый булып чыга бит!


Ләкин... Әйе, кеше ул – җан иясе. Ул уйлый. Ул казына. Ул үзен-үзе «эчтән кимерә». Ул шатлана. Ул борчыла. Ягъни... яши! Бернәрсә турында да уйламасак, сагынмасак, адәм баласы җан иясе булудан туктар да иде, мөгаен.


...Еш кына, кызыма: «Синең яшьтә мин инде идәннәрне юып куя идем, ашарга пешерә идем», – дип кабатлыйм. «Синең яшьтә кышларын елгада бәке тишеп су ташый идек», – дип тә акыл өйрәтәсе килә башлый. Ләкин туктап калам. Аңа карап кына елгадан су ташый башлаячак дигән сүз түгел шул.

Мөгаен, бала чагымны сагынамдыр. Бераз үсә төшкәч: «Без яшь чакта мондыйрак идек», – дип тә өйрәтә башлау теләге туар әле.
Кирәкме икән? Үткән-беткән бит инде...

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading