16+

Туфан Миңнуллин: "Башкалар миннән көнләшсеннәр дә, үзләренә минекеннән дә шәбрәк итеп салсыннар дип төзедем..."

Юкка гына «көздә кияүләр акылы» димиләр икән... Казан - Кама Тамагы арасында гына да әллә ничә тапкыр кышка, аннары язга «кереп чыктык».

Туфан Миңнуллин: "Башкалар миннән көнләшсеннәр дә, үзләренә минекеннән дә шәбрәк итеп салсыннар дип төзедем..."

Юкка гына «көздә кияүләр акылы» димиләр икән... Казан - Кама Тамагы арасында гына да әллә ничә тапкыр кышка, аннары язга «кереп чыктык».

Әлеге генә чалт аяз кояшлы көн булса, берничә чакрым узуга, кар бураны котыра, юлда берни күренми. «Туфан холкы» дип бәяләделәр юлдашларым табигатьнең бу кыланмашын... Бәлки Үзе дә безнең белән туган якларына кайта торгандыр...

Татарстан Республикасы Дәү­ләт Советы депутатларыннан һәм аппарат хезмәткәрләреннән бер төркем булып Кама Тамагына барып ятыш. Без бу сәфәрне көтеп алдык. Берничә чакырылыш дәвамында Татарстан парламентына депутат булып сайланган, даими нигездә эшләгән танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның туган ягына барып, аның эзләреннән йөреп кайту теләге күптәннән туган булса да, бу изге сәфәргә яңарак кына җыенып чыга алдык.

- И ярата иде Туфан абый бу юлдан кайтырга... Туктый-туктый кайта иде. Бигрәк матур инде безнең яклар дип соклана иде, - дип хатирәләрен барлый парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. - Туфан абыйның күңел түрендә йөрткән хыяллары бар иде. Ул, җигүле атка утырып, Татарстан чиге буйлап әйләнеп чыгарга хыяллана иде. Милләткә танылган кешеләр үстереп биргән авылларга барып, алар хөрмәтенә зур чаралар уздырырга тели иде. Туфан абыйның бик тә Истанбулга барасы килә иде. Кемнәр генә, нинди генә чараларга чакырмадылар аны бу бөек калага?! Очарга курка иде ул. Мин җирне тоймый яши алмыйм, дия иде. Без аның белән Истанбулга бару маршрутын да тәгаенләп куйган идек, поезд белән Кара диңгез ярына кадәр барабыз да, аннан су юлы буйлап китәбез... Без бу сәфәргә җәй көне ялга чыккач кузгаласы идек. Насыйп булмады.

Халкыбызның бөек улы 2012 елның маенда бакыйлыкка күчте. Көтелмәгән зур югалту иде бу!
26 апрель көнне Дәүләт Советы утырышында күк күкрәвен хәтерләтеп чыгыш ясаган иде Туфан абый. Тәнәфес вакытында мин аның янына килдем дә: «Туфан абый, әйдәгез бу чыгышыгызны матбугат өчен әзерлик. Бик көчле булды бит», - дидем. Ул риза булды. Әмма тиз генә бу эшкә тотына алмадым шул, атна башка мәшәкатьләр белән үтте.

Май бәйрәмнәреннән соң беренче көн эшкә килгәндә, уем шул чыгыш турында иде. Бүгеннән дә калдырмаска дип ниятләдем. Дәүләт Советы бусагасын атлап кергәндә исә безне яшьле күзләр, җаннарны өшетердәй хәбәр каршылады: Туфан абый вафат... Ничек инде?.. Нигә?.. Бу сорауга җавапны Аллаһтан гайре һичкем бирә алмас инде.

Ул көнне минем генә түгел, тәрҗемәчеләрнең, редакторларның беренче эше шул булды - без Туфан абыйның парламент мөнбәреннән яңгыраган соңгы чыгышын, аның васыятен ике дәүләт телендә матбугат өчен әзерләдек. Без бу эшне зур җаваплылык хисе белән, яраткан, хөрмәт иткән Туфан абыебыз чыгышының бер генә җөмләсен дә үзгәртмичә, аның әйткәннәре һәркем йөрәгенә барып тиярлек, акылын, милли хисләрен уятырлык итеп башкарып чыктык дип уйлыйм.

Аппарат хезмәткәрләре белән мөнәсәбәте бик тә җылы иде аның. Урысы-татары, милләтенә карамастан, аны «Туфан абый» дип йөртте. Дүртенче чакыры­лыш Дәүләт Советында даими нигездә эшләмәячәге билгеле булгач, Туфан абый, мин Госсовет кызларыннан башка ничек яшәрмен соң, дия иде. Чөнки ул аппаратта эшләүче хатын-кызларның матурлыгын, рухи халәтен күрә белде, беркайчан да җылы сүзен кызганмады, кешенең күңелен күтәрә белә иде. Шуңа күрә дә үзе дә бик кадерле, хөрмәтле булды.

Безнең коллективта бик матур бер гадәт бар - Яңа ел бәйрәменә артист халкын сирәк чакырабыз, үз көчебез белән тамаша әзерлибез. Туфан абый бу чараларда бик теләп, яратып катнаша иде. Аеруча берсе истә - тәрҗемәче ханымнар белән берлектә Туфан абый «Зәңгәр шәл»дән бер өзек уйнады, Ишан ролендә. Бу ролендә ул бик бәхетле иде.

Туфан абый кешене тыңлый иде. «Хатын-кызны тыңлый белергә кирәк!» - дия иде ул. Кемнәрнең генә серләрен, борчу-кайгыларын сыйдырмады икән агабызның олуг йөрәге?!
Туфан абый үзенә ­игътибар күрсәткәнне бик ярата һәм аны лаеклы кабул итә иде. Драматурглар теле белән әйткәндә, кечкенә генә бер эпизод күз алдымда саклана. Бер елны мәгариф мәсьәләләре буенча комиссия утырышы Аксубай районында узды. Безне Хәсән Туфан музеена алып киттеләр. Музейга кергәндә аяк киеме өстеннән бахиллар кияргә тәкъдим ителде. Яшьрәкләр тиз генә киеп тә куйдылар, Туфан абый кыенсыныбрак калды. Яше дә бар иде бит инде, өстеңә тун кигәч, иелеп бахил кию мәшәкатьлерәк тә... Шунда бер журналист кыз, Туфан абый, бахил кидерим әле үзегезгә, дигәч, ул кыенсыныбрак кына аягын сузды. Шул мизгелдә аның күзләрендә рәхмәт хисләре дә, менә бит нинди ул безнең татар кызлары, алар ничек хөрмәтли беләләр агаларын, дип горурлану да - тагын бик күп катнаш хисләр бар иде.

Кама Тамагында Туфан Миң­нуллин музенда йөргәндә, күз алдыннан Туфан абыйлы мизгелләр уза. Бер елны киләсе ел бюджетын тикшергәндә, «шушы микрофонга асылынсам да, сез инде бу өлкәгә өстәмә акча бирмәячәксез...» дигән иде ул. Шунда ук таптылар өстәмә акчаны, табасыларын белеп әйтте Туфан. Өстәмә финанслар кирәген дәлилли белде, сүзе үтте аның.

Шыңгырдап торган нарат бү­рәнәләрдән салынган ике катлы бу йортта иҗат итәргә, дуслары белән очрашулар, әдәби кичәләр оештырырга хыялланган әдип. Йорт салганда еш кайтып йөргән. Әмма өй туе булмый калган. Авыл ызбасы стилендә салынса да, бу йорт олпатлыгы белән аерылып тора. Туфан абыйның үзе шикелле.

Хәзер инде бина тулысынча музей рәвешендә җиһазланган. Анда Туфан Миңнуллинның хатлары, фоторәсемнәре, язмалары, шәхси әйберләре саклана.
- Таныш кул... - дип куя моңсу гына хезмәттәшебез Венера Әгъләмҗанова. - Мин бит Туфан абыйның күп кенә әсәрләрен компьютерга керттем. Әле елап, әле көлеп, чын мәгънәсендә рәхәтләнеп җыя идем аның язганнарын. Спектакль караган кебек тоя идем.

Венерада Туфан абый истәлеге булып Татар театрының 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль саклана икән. Бик кадерле ядкарь!
Миңа Туфан абый, култамгасын куеп, «Робагыйлар» китабын бүләк иткән иде. Анда: «Чулпан! Менә мондый эш белән дә шөгыльләнәм мин, ачуланма. Якын итеп - Туфан абыең. 1.12.99.», - дип язылган.

- Туфан абый чәчәкләр ярата иде, - диде Венера. - Мин комитетның кабул итү бүлмәсендә эшли идем. Шунда еллар буе тәрәзә төбендә бер гөл утырды, ни үлмәде, ни калмады дигәндәй... Нәрсә уйлаптыр инде, шул гөлне Туфан абыйның кабинетына кертеп куйдым. Һәм гаҗәп хәл булды - гөлебез чәчәк атты. Туфан абый балаларча сөенде, гөлне фотоларга төшерде. Аны гөлләр дә ярата иде!
Кама Тамагында Туфан абый истәлеге булып калган әйберләрнең берсе - район китапханәсе. Искиткеч зәвыклы бу бина депутат Миңнуллин тырышлыгы белән төзелгән. Түбәсе - пыяла. Зур, якты залда җәен-кышын гөлләр чәчәк ата. Биредә, китапханәдән тыш, районның никахлар теркәү залы да урын алган. Китапханәнең үзендә дә - Туфан рухы, аның әсәрләреннән төзелгән күргәзмә эшли. Театр түгәрәгенә йөрүче укучылар аның әсәрләрен сәхнәләштерә, балалар, данлы якташларын хөрмәтләп, шигырьләр яза.

Күпләр күңелендә саклана Туфан Миңнуллинга кагылышлы хатирәләр. Бу сәфәр барышында мин Олы Мәрәтхуҗа авылы егете Айрат Кадыйров белән таныштым. Клуб мөдире булып эшли ул.
- Безне авылда Туфан абый калдырды, - дип сөйли Айрат. - Ул булмаса, авыл бетәчәк иде. Егетләр, әйдәгез, авылны бергәләп саклыйк! Сез авылда төпләнегез, мин кулымнан килгәнчә, сезгә булышырмын, диде. Йорт салганда, материал табарга булышты, кирәксә, акча биреп торды. Без аның янына тәүлекнең теләсә кайсы ­вакытында керә идек. Кермәскә, безнең Туфан абый бит ул! Туфан абый йокыдан иртә тора иде. Бакчада су сибә, тегене-моны эшли. Еш кына кулларын каш өстенә куеп, көтү киткәнне карап тора. Түзмәдем, көннәрнең берендә: «Нәрсәсен карыйсың ул көтүнең, көн дә бер үк көтү бит инде ул?» - дип сорап куйдым. «Сыерларны саныйм. Көтүдә сыерлар бетсә, авыл да бетә. Алтмышлап сыер бар икән әле, авыл яши әле!» - диде Туфан абый, сөенеп.

- Туфан абый авылына юл салдырды, газ кертте, мәчет салдыр­ды, үзенә матур итеп йорт салды, - диде Разил Вәлиев. - Нигә кирәк булды сиңа бу йортны салу, дип соравыма Туфан абый, башкалар миннән көнләшсеннәр дә, үзләренә минекеннән дә шәбрәк итеп салсыннар дип төзедем, дигән иде. Яз җиттеме, авылга бәрәңге утыртырга кайтам, дия башлый иде. Сиңа нигә бәрәңге, әйтсәң, машинасы белән китереп аударалар бит, дим. Кысыр калдырып җирне рәнҗетүдән куркам, дия иде. Ул табигатьне рәнҗетүдән, кешеләрне рән­җетүдән курка иде!

Республикада һәм районда Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү өчен күп эшләр эшләнә. Түбән Кама театры Туфан исемен йөртә, Казанда һәм Кама Тамагында әдип исемендәге урамнар бар. Аның исеме белән театр фестивальләре уздырыла, премияләр билгеләнде. Кама Тамагы бистәсендә Туфан Миңнуллин исемен йөртәчәк паркка нигез салынган. Татарстан парламенты вәкилләре дә анда чыршылар утыртты. Бик матур бакча булыр дип күз алдыма китердем мин аны. Бистәнең яңа урамнары уртасында Туфан бакчасы шаулап үсәр, фонтаннар челтерәр, анда бәхетле сабыйлар чыр-чу килер, әнкәләре шат сабыйларга карап елмаер, өлкәннәр дөньяның матурлыгына шөкер итеп, Аллаһка рәхмәтләрен әйтеп, дога кылырлар дип ышанам.

Ак болытлар арасыннан бер караш туган ягын күзләр - бик сирәкләр генә тояр бу карашларны, «күзлек кигән кысык күзләреннән» саркып чыккан гамьнәреннән таныр ...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading