Республика матбугатында «Телләргә ясин чыкмасын дисәк...» дигән язманы укыдым да уйга калдым. Анда ясин чыгарга мөмкин телләр арасына татар теле кертелмәгән, диелгән. Куанычлы хәбәр әлбәттә, әмма... кызганыч, кертелгән булса, яхшырак булмас идеме икән? Бу минем фикер...
Шул мәкалә яктылыгында узган гасырның туксанынчы еллар ахырында милләтнең уяна башлаган вакытын, татар телен дәүләт теле итик дип, урамнарга плакатлар күтәреп чыккан көннәр, Татар иҗтимагый үзәге оештырган җыелышларда, Казанда булсынмы, район үзәкләрендә булсынмы, кызып-кызып бәхәсләшүләр исемә төште. Азмы-күпме эш тә эшләнде кебек ул чорда. Оешма урнашкан биналарга, андагы бүлмә ишекләренә ике телдә язулар эленде. Кибетләрдә ризык исемнәре ике телдә язылды. Хәзер әйләнә-тирәгә карыйм да, көрәшеп нервы таушатып, вакытны әрәм генә итмәдек микән, дип уйлап куям. Урам тулы язу: кибет, «ЧП» исемнәре барысы да диярлек урысча. Татарча язсалар, аңламаслар диләрдер инде. Күпме тырышлык бушка китте дип бер сүз белән әйтүне күңелем кабул итми анысы. Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан «Телләр турында канун» да кабул ителгән иде. Тик үле булып туды, ахры, эшләп китү өчен механизмы эшләнмәде, күрәсең. Ул чорда үзебезнең яктан сайланган депутатлар Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров, Дәүләт Советы кулуарларында «тел өчен барган көрәш» хакында халык арасында, теле-радио тапшырулары аша еш кына чыгыш ясап, фикерләре, халык өметен аклау өстендә эшләгән эшләре турында чыгышлар ясадылар, сайлаучылары белән еш очрашып тордылар. Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Мөлеков та Азнакайга еш килеп, халык җыеннарында, очрашуларда чыгышлар ясап китә иде. Милләткә кагылышлы чыганаклар, китаплар, газета-журналлар белән ярдәм итәргә тырышты. Шәһәрнең дә йөзе күзгә күренеп үзгәрде. Татар телендә язулар, урам исемнәре, җыелышларда татарча сөйләүләр ишетелә башлады. Тик барлык җыелышларда да түгел.
Минем Мәдәният һәм техника йортын җитәкләгән чак. Техника сүзе үзе үк мәдәният учагының нефтьчеләрнеке икәнен искәртә. Идарәнең мәдәни цехы ягъни. Айны ябу, кварталга йомгак, ярты елга, елга йомгак җыелышларында катнашырга туры килә. Шул җыелышларның берсендә мин дә үз коллективымның эшенә йомгак ясарга тиеш. Әле яшь, амбицияле чак. Мәйтәм, туктале, татар телендә чыгыш ясап карыйм әле. Ике телдә язып, чыгыш әзерләдем. Чыгыш ясаганчы, докладны парткомда карап чыгу гадәте бар. Урыс телендә язылганын күрсәттем, сүз әйтүче булмады. Трибуна алдына чыккач, татарча текстны алга куеп укый башладым. Трибунада утырган бер җитәкче, теш арасыннан гына миңа ишетелерлек итеп: «урысча сөйлә, урысча сөйлә...» - дип кабатлый. Мин бераз сөйләгәч туктадым да, теге җитәкчегә карап: «Ни өчен мин үз телемдә сөйләргә тиеш түгел әле?» - дим. «Әнә бит, ул аңламый», - ди бу, берәүнең исемен атап. Залда алтмыш-җитмеш кеше, ул күрсәткәннән кала, барысы да татар. «Ә ни өчен аңламый соң ул? Хатыны татар, татар иккән ипине ашый, татар сауган сөтне эчә. Гомер буе халкы 87 процент татар булган районда яши. Ипи-тозлык булса да аңа өйрәнергә ярыйдыр бит? Димәк, хатынын да, татар милләтен дә хөрмәт итми. Димәк, мине дә хөрмәт итми, мине хөрмәт итмәгән кешене хөрмәт итәргә тиешменме?» - дидем. Ачуым нык килгән иде. Залда әйтерсең сулыш алу тукталды, кешеләр тораташ каткандай тынсыз калды. Мондый әрсезлек, милли теманы кабыргасы белән кую, җитәкчегә каршы сөйләү күрелмәгән хәл бит! Җитәкче, хатасын аңлапмы, кыен хәлдән чыгарга теләпме, «Йә ярый, дәвам ит», - диде. Хәзер булса, бәлки, шул ук минутта «син уволен» дип трибунадан куып төшергән булырлар иде, кем белә. Ни гаҗәп, моның өчен хәтта парткомга да чакырмадылар. Моннан элек «Ватаным Татарстан» газетасында үзебезнең шәһәрдә татар теленең торышы турында минем бер язма дөнья күргән иде. Ә менә моның өчен миңа эчке тәртипне бозуымны искә төшерүче табылды... Карага ак җеп белән тегелгән нәрсә турында артык сүз куертып тормадым, чөнки оешманың эчке тәртибен бозу түгел, хәтта оешма турында да бер сүз юк иде анда... Шулай да, «минем гәҗиткә язганнарым дөрес түгел» дип, кабат хат юлларга тиешлегемне искәрттеләр. Юк икән, мин «уволен». «Ярар мәйтәм, мин лутчы китәрмен», - дип, ишекне яптым... Эш аңа кадәр барып җитмәде җитүен, тик күңелдә төер калды...
Телләр турында канун бар, аның үтәлешен күзәтеп торучы кешеләр дә бардыр. Телләр турындагы канунда, хәтерем ялгышмаса: «Милли республикаларда оешма исемнәре горизонталь язылганда сулда - милли телдә, уңга - урыс телендә, вертикаль язылганда өстә - татарча, аста - русча язылырга тиеш» диелгән иде. Урам исемнәре дә өстә татарча, аста урысча булырга тиеш. Бәлки, Дәүләт Советы депутатлары телләр турындагы канунны кабат язганнардыр, башкача редакцияләнгәндер, мин генә белмимдер? Акка кара белән язылганча, бөтен җирдә дә төгәл итеп үтәүчеләр дә булсын иде аны. Җитмәсә, хаталы элмә такталар да адым саен диярлек очрап тора. Ул «у» белән «ү»не бутап язу, «ә» урынына «э» яки «а» куюны, өтер һәм өндәү билгеләрен санга сукмау гадәти күренешкә әйләнде. Бу республика буенча шулай. Юл буендагы авыл атамаларының тәрҗемәләрен, искәрмә язмаларны әйткән дә юк... Чәчең үрә торырлык. Күрше Башкортстанга чыккач, ак көнләшү белән көнләшеп йөрим мин башкала, бистә, авыл урамнарындагы язмаларга. Анда телләр турындагы канун, безгә караганда, күпкә яхшырак эшли, күрәсең. Радио, телевидение тапшырулары да үзенә күрә тәрбия мәктәбе. Бигрәк тә бала-чага, яшь кеше тиз эләктереп алучан. Һәр яңа буын ата-анасыннан яхшырак булырга тиеш дибез. Тик менә ул телләр мәсьәләсенә кагылмый сыман. Яшь буын туган теленә түгел, күбрәк «кытай» теле турында хыяллана. Ә үзебез һаман, тел бетә, дибез. Нинди генә телдә укыма, аны өйрәнмә, чит телдә туган телендә сөйләшкән кеше кебек тирән фикер йөртми берәү дә. Бу исбатланган! Аллаһыбыз ялчысы Мөхәммәд(с.г.в.) тә бит, тикмәгә генә, Коръән бары гарәп телендә генә укылырга тиеш, дип әйтеп калдырмаган. Ул үз милләте теленең мәңге яшәвен теләгән, шуның белән теленә һәйкәл куйган! Ә менә «И туган тел, и матур тел...» дип, Тукаебыз дан җырлаган ана телебез тагын күпме яшәр, анысын бер Алла белә дисәк тә, бүгенгә әле барысы да үз кулыбызда.
Комментарийлар