16+

Туганчы кайгыртырга кирәк

Соңгы елларда яңа туучылар арасында төрле авырулар, патологияләр очраклары арта бара. Профессор Ратнер исемендәге 8нче балалар шәһәр хастаханәсендә сабыйларны нерв системасы авыруларыннан дәвалыйлар.

Туганчы кайгыртырга кирәк

Соңгы елларда яңа туучылар арасында төрле авырулар, патологияләр очраклары арта бара. Профессор Ратнер исемендәге 8нче балалар шәһәр хастаханәсендә сабыйларны нерв системасы авыруларыннан дәвалыйлар.

Ел саен бирегә Казаннан, республика районнарыннан, Россия төбәкләреннән 4 меңнән артык бала тикшеренергә килә. Хастаханә Казан медицина академиясенең балалар неврологиясе кафедра базасы булып тора. Кафедра хезмәткәрләре дә балаларны дәвалауда катнаша, төрле консультацияләр, киңәшләре белән ярдәм итәләр.

Монда тумыштан нерв авырулы яңа туган балалардан алып 17 яшькәчә үсмерләр дәвалана. Мидәге кан әйләнеше үзгәрүе, эпилепсия, балалар церебраль параличы, игътибар җитмәү синдромы, гиперактивлык, сөйләм үсеше тоткарлану һәм башка төрле диагнозлы балаларга ярдәм күрсәтелә. Тулы дәвалану курсы узгач, авыруларның күбесе тернәкләнә, утыра алмаганы утыра, аякка баса алмаганы йөри башлый.

Табиблар пациентларны дәвалауда югары технология­ләр кулланалар. Биредә кандидатлык диссертациясе яклаган югары квалификацияле белгечләр эшли. Хастаханәдә Казан медицина академиясен тәмамлаган табибәләр ординатура уза. Әйтик, Сарман кызы табибә Лилия Җаббарованы балалар аеруча үз итә. Балалар сәламәтлеген карында чакта ук кайгыртырга, сакларга кирәк, ди табиблар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading