16+

Уч төбең кычытса – акчага, юлыңны кара мәче киссә – бәла-казага

Без - сугыш чоры балалары, совет заманында үсеп, белем алган буын, юк-барга, төрле хорафатларга, юрамаларга ышанмый идек.

Уч төбең кычытса – акчага, юлыңны кара мәче киссә – бәла-казага

Без - сугыш чоры балалары, совет заманында үсеп, белем алган буын, юк-барга, төрле хорафатларга, юрамаларга ышанмый идек.

Әби-әниләрнең үгет-нәсыйхәтләре колакка керсә дә, бик артык исебез китмәде. Алар үзләре гомер буена юрау-сынамышларга ышанып яшәде. Юлга чыгар алдыннан тырнак кисәргә ярамый; өйдән чыгып киткән кешеләр артыннан идән себермәгез; иягеңә таянма - якын кешең үләр; сул кулыңның уч төбе кычытса - акча керер, уңы кычытса - күрешүгә; тоз түгелсә - йортта тавыш чыгар; өстәлдә буш шешә тотмагыз - акча кермәс, ди торган иделәр.

Әтиебез сугышка киткәч, без бары­быз да дәү әни янына җыелдык. «Балалар, - диде ул, яшен сөртеп, - күз яшегезне түк­мәгез, әтиегез, исән-сау йө­реп, нимечләрне кыйнап, безнең янга әйләнеп кайтыр, Алла боерса». Ул шуңа ышанды. Баксаң, чарасын да күргән булган икән: иман шартын кәгазьгә язып, шуны урталай кисеп, бер яртысын - әтиебезнең кесәсенә, икенчесен үзенең укый торган китаплары арасына салып куйган булган. Дәү әниебез, бераз дәшми торгач, болай дип, безне шатландырырга теләде: «Менә шушы иман шартының ике кисәге бергә кушылачак». Без моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәдек, дәшми-тынмый гына таралыштык. Бәхетебезгә, аның юраганы чынга ашты: әтиебез сыңар кулын калдырып, исән-сау кайтып керде. Менә шуннан соң сынамышларга, юрауларга ышанмагыз, дип әйтеп кара!

Юлыңны кара мәче аркылы кисеп узса, бәла-каза килергә мөмкин яки эшләрең уңмас, диләр. Кайбер халыкларда мондый очракта иңбаш аша җиргә төкерү гадәте бар. Шул ук вакытта инглизләр, бер-берсенә уңышлар теләп, кара мәче сурәте төшерелгән открытка бүләк итә. Украинада исә юлда кара мәче килгәнен күрсәләр, өс киеменең төймәсенә тотыналар. Кавказ халыклары андый чакта баш киеменең алдын артка каратып кияләр. Французлар, киресенчә, кара мәче каршыңа чыкса, бәхетең артыр, диләр.

Борынгы заманнардан ук ерак юлга чыкканда, бөтен гаилә әгъзалары бергә утырып, бер-берсенә хәерле сәфәр теләгәннәр. Шуннан соң гына юлга кузгалганнар. Моны болай дип аңлат­каннар: «Өйдән киткәндә, йорт­тагы рухлар да, кешегә ияреп, тышка чыга. Алар, имеш, юлга чыгучыга комачаулык тудыра. Утырып торгач, бу кешеләр беркая да бармый икән, дип, рухлар сизгерлеген югалта, имеш. Аннан соң китәр алдыннан берничә минут утырып тору - тагын бер тапкыр ныклап уйлану, барысын да алдыммы, кирәкле әйберләремне калдырмадыммы икән, дип фикерләү өчен уңайлы форсат, дип санаганнар. Әгәр дә инде, бик кирәкле әйбереңне онытып калдырып, кире борылып, өйгә керергә туры килсә, ул чакта көзгегә караганнар, аннары сөйләшмичә, артка борылмыйча, өйдән чыгып киткәннәр.
Мисалга, ни өчен кешегә 40 яшен билгеләп үтәргә ярамый? Ул кешенең вафат булгач, кырыгын үткәрү белән бәйле. Башкача әйткәндә, кем 40 яшьлеген билгеләп үтә, аның мәрхүмнәргә хөрмәте, ихтирамы юк, үзенең дә авыру яки уңышсызлыкларга очрау ихтималы бар, дигәннәр.
Әлбәттә, хорафатларның килеп чыгуына ниндидер сәбәпләр дә булган. Шундый бер мисал китерик. Көзге ватылса, моны бәхетсезлек килер дип юраганнар. Беренче пыяла көзгеләрне XV гасырда Венециядә ясый башлаганнар. Бай хуҗа, асраулары кыйммәтле җиһаз белән сак эш итсен өчен, шундый нәрсә уйлап тапкан: көзгене ваткан кеше җиде ел буена кайгы-хәсрәт кичерәчәк. Менә шуңа да көзге ватылуны начарга юраганнар.

Бик борынгы заманнарда әби-бабаларның, әти-әниләрнең җәсәде өйнең ишек бусагасы астында җирләнгән. Бусага аша кешегә нәрсә булса да бирүне мәетне тынычсызлау дип караганнар. Шуның өчендер, безгә әби, әни ишек бусагасында утырырга кушмады. Инде утырганыбызны күрсә, йә өйгә куып кертте, йә урамга куып чыгарды. Ник бусагага утырырга ярамый дигәч, буең үсми, кечкенә калырсың, диләр иде.
Элек борынгылар, пычак аша ризык алып ашарга ярамый дип, балаларны гел кисәтеп торганнар. Ни өчен ярамый, дигәч, аны болай дип аңлатканнар: өстәлдә торган пычак аша ризык алып ашаган адәм баласы явыз бәндәгә әйләнә. Шуңа күрә бу гамәл рухларның ачуын кабарта дип санаганнар. Киселү ихтималын да күздә тотканнардыр, әлбәттә.

Төрле һөнәр ияләренең үз­ләренә генә хас ышанулары, сынамышлары, юрамалары бар. Мәсәлән, бу бигрәк тә артистлар, спортчылар, космонавтлар арасында киң таралган. Атаклы конструктор Сергей Королев дүшәмбе көнне стартларны яратмаган. Ул моны үзе, рус халкы ял көнне эчә, ә дүшәмбе көнне баш «төзек» булмый, дип аңлаткан. Канада хоккейчысы Гардинер уен алдыннан кәшәкә таягын унитазга тыгып ала торган булган. Ул бу йола һәрвакыт җиңү китерә дип санаган. Музыкантлар исә концерт алдыннан урын-җирләрен җыймый. Диңгезчеләр, диңгезгә чыгар алдыннан күккә бармак белән төртеп күрсәтергә ярамый, диләр. Югыйсә, давыл чыгуы бар. Ә менә саперлар беркайчан да эшкә киткәндә саубуллашмыйлар икән.

Атаклы кешеләр, танылган шәхесләр белән бәйле хорафатлар, сынамышлар да шактый. Бу бигрәк тә 13 саны белән бәйле. Ул җомга көнгә дә туры килсә, кайберәүләр бөтенләй куркып кала. Германия канцлеры Бисмарк җомга көнне бер ил белән дә килешүләр төземәгән. Наполеон сугышларны туктатып торган. Америка Президенты Рузвельт айның унөченче көнендә беркая да бармаган.

Гомумән, 13 саны белән бәйле хорафатлар киң таралган. Бу сан бәхетсезлек китерә дип саныйлар, шуңа күрә аңа бик сак карыйлар. Франциядә төшке ашка 13 кеше җыелса, 14 нче урындыкка манекен куялар. Америкада кунаккханәләрдә 13 нче кат та, 13 нче бүлмә дә юк. Англия кинотеатрларында 13 санлы утыргычлар, кайбер илләрдә хастаханәләрдә палаталар юк. Германия, Австрия, Скандинавия илләре авиакомпанияләре самолетларында 13 нче рәт утыргычлары да, 13 нче урын да юк.

Кайбер кешеләр, мәсә­лән, дагага зур өметләр баглый. Безнең татар авылларында да, хәтта кайбер шәһәр йортларында да ишек өстендә дага эленеп торуын күрергә мөмкин. Аны ничек эләргә кирәклегенә кадәр бәхәс тудырырга мөмкин. Ничек? «Мөгезе» белән аска каратыпмы, әллә өскә каратыпмы? Европа илләренең күпчелегендә даганың ачык башларын аска каратып эләләр. Аның шушы ачык өлешеннән бәхет тамчылары тамып торырга тиеш, диләр. Ә менә Бөекбритания­дә һәм Ирландиядә, өйдән байлык-бәрәкәт китмәсен өчен, «мөгезе» белән өскә каратып элеп куялар.

Минем йорт куяны турында да бер юрамыш ишеткәнем бар. Сул аягының табаны бәхет китерә, имеш. Аны хәтта туйларда бүләк итү очраклары да бар. Бала арбасына куйсаң, ул сабыйны яман күзләрдән саклый дип уйлаганнар.
Күп кенә хорафатлар фәнни яктан нигезләнмәгән. Шулай да кайбер галимнәр хорафатларга ышану психотерапевт ролен үти, кешенең эчке киеренкелеген бераз йомшартырга булыша, дип исәпли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading