16+

«Ул бер генә ятимне дә ялгыз калдырмас иде»

«Әнием, нигә миңа шундый сәер исем куйдыгыз? Йолдыз исеме авылда да бер миндә генә. Әнә күрше кызларының кайсысы Гөлнур, кайсысы Фирая...» «Йолдыз булып балкуыңны, кешеләр җанына нур сибүеңне теләдем, кызым!..»

 «Ул бер генә ятимне дә ялгыз калдырмас иде»

«Әнием, нигә миңа шундый сәер исем куйдыгыз? Йолдыз исеме авылда да бер миндә генә. Әнә күрше кызларының кайсысы Гөлнур, кайсысы Фирая...» «Йолдыз булып балкуыңны, кешеләр җанына нур сибүеңне теләдем, кызым!..»

Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хезмәттәшебез Йолдыз Шәрапованың «Күңел кыңгыраулары» дип аталган иҗат кичәсе ана (Әлфинур Хисамова) белән баланың (Иркә) әнә шундый сөйләшүеннән башланып китте.

30 елга якын «Сабантуй» газетасында эшләгән ханымның иҗат бәйрәме вакыйгалар бер-бер артлы алышынып торган Сабан туе мәйданына охшап калды. Анда шагыйрәнең даими укучылары - балалар да, каләмдәшләре дә, сабакташлары да, авылдашлары да чыкты.

- Без быелгы сезонны йолдызлы булсын дип, Йолдыз белән ачып җибәрергә булдык. Бүгенгесе көндә татар теле, милләт теле турында кайгырып яшәгәндә, эшне балалар язучыларыннан, балалар шагыйреннән башлап җибәрү ул дөрестер дә. Балалар әдәбияты ул - әдәбиятның иң авыр тармагы. Аның өчен бала булып уйлый, уйный, балалар хыялына чума, аларны аңларга, алар арасына керә белергә кирәк. Сез балалар күңеленә күбәләк булып та, бал корты булып та, чагып та, назлап та, җил, кояш та булып керә беләсез, - дип, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов балалар күңеле сагында торучы шагыйрәгә барлык язучылар исеменнән котлауларын җиткерде.

Юбилярга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын Татарстан Мәдәният министрлыгының Һөнәри сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире урынбасары Рәшит Фәтхуллин, Бөтендөнья Татар конгрессының Рәхмәт хатын Конгрессның башкарма комитеты вәкиле - танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова тапшырды.

Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Роберт Миңнуллин Йолдыз Шәрапова белән бергә «Яшь ленинчы» газетасында эшләгән чакларын «урап кайтты». Ул инде моңа кадәр дә «Йолдыз - күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре», - дип әйтә килде. Шуңа да: «Исән булсалар, бу кичәгә Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Ләбибә Ихсанова, Хәкимҗан Халиковлар да килгән булыр иде... Йолдыз мине остазым дип атый, һәм аның бу сүзләре минем йөрәгемә сары май булып ята. Заманында мин аны, газетаның баш мөхәррире буларак, «Яшь ленинчы»га эшкә алмаган, аның беренче шигырьләрен газетага бирмәгән, Сарманга командировкага җибәрмәгән булсам, ул анда Сирин белән танышып кайтмаган булса, белмим, аның язмышы ничек булыр иде икән?! - диде ул, уенын-чынын бергә кушып.

Шигырьләре рус, әзәрбайҗан, төрек һәм чуваш телләренә дә тәрҗемә ителгән шагыйрәне иҗат кичәсе белән тәбрикләргә шигырьләрен чуваш телендә сөйләткән балалар шагыйрәсе Люда Николаева (Чабаксар), дүрт китабын рус теленә тәрҗемә иткән Америкада яшәүче милләттәшебез Сурайя апа Гайнуллина да кайткан иде.

- Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның белән сәфәргә чык, диләр. Соңгы ике елда безнең Йолдыз белән бармаган авыл калмагандыр. Ул кайсы гына авылга бармасын, кемне генә күрмәсен: «Йорт-җирегез бик яхшы икән, сезгә берәр бала алып тәрбияләргә кирәк», - ди. Ул бер генә ятимне дә ялгыз калдырмас иде, - диде «Шәһри Казан» газетасы редакциясе исеменнән хезмәттәшебезне тәбрикләргә килгән коммерция директоры Зөлфия Хәлиуллина. Һәм бу юкка гына әйтелмәде, чөнки Шәраповлар үзләре дә ун ел элек бер ятимә кызчыкны үз канаты астына сыендырган гаилә.

Бәйрәмнең иң олы кунагы, берсүзсез, Йолдыз Шәрапованың ак яулыклы, ак күңелле беренче укытучысы Зәүҗия апа Төхфәтуллова иде.

- Мин гади бер авыл укытучысы. Бу балалар миңа 48 ел элек беренче класска укырга килгән иделәр, - дип башлады ул сүзен, - әлхәмделиллах дип әйтәм, гади авыл укытучылары булсак та, илгә яраклы кешеләр тәрбияләгәнбез икән.

Һәм ул үзенең рәхмәтләрен иң тәүдә, дога булып барсын дип, Йолдызның газиз әнисе Миңненур апага юллады. «Юкса ул кызын бездән алып китеп, үз авылында да үстерә алган булыр иде. Алай эшләмәде. Бу минем баламның туган туфрагы дип, күп нәрсәгә түзәргә туры килде аңа», - диде ул. Рәхмәттән өлеш Йолдызны йолдыз дәрәҗәсенә җиткереп, төрле яклап ярдәм иткән язучыларга да, курсташларына да тиде. «Юкса ул баланың кеме бар иде?» - диде ул, өзгәләнеп һәм укучысына Тукай бүләге биргәннәрен дә күрергә язса иде, дигән теләктә калды.

Тамашачы «десертка» иң тәмлесе соңыннан чыгасын белеп көтте һәм алданмады. Сәхнәгә бер-бер артлы Йолдыз ханымның гаиләсе - балалары Сәйдәш, Ядъкәр, Айнур, Газиз, Әдилә күтәрелде. Әлеге әдәби-музыкаль төркемнең башында, әлбәттә, әтиләре Сирень Нәфис улы иде. Балаларның чыгышы күпләр өчен берсүзсез ачыш иде. Шундый балалар үстер дә, балалар шагыйрәсе булмый кара!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading