16+

Унике бала үстергән нигез нигә ташландык?

Ялгыз калган нигезләр әллә каян күренеп тора, тәрәзәләреннән нәүмизлек сирпелә аларның. Шулай да бу йортларның капка-коймалары төзек, тәрәзәләренә челтәр эленгән булыр. Юк, юк дигәндә дә, капка келәсен ачып керәләр, димәк.

Бөтенләй дә ятим калган ташландык нигезләр дә бар. Андыйлар үзе бер фаҗига. Авыл халкы да сүтеп атмый, нигез хәтле нигезне туздырып атарга кемнең кулы барсын. «Безнең авылда ташландык нигезләр юк»,- дигән сүз, гадәттә, зур горурлык белән әйтелә.

Чистай районының Яуширмә авылы урамыннан барабыз. Кадерсез нигезләр шактый икән шул.
- Менә бу нигездә 12 бала үсте, бүгенге көндә унысы исән-сау, - ди юлдашым.

Унике бала үскән таш­ландык нигез… Юлдашларымнан аерылып, әлеге йортка таба атладым. Чорына күрә каралты-курасы начар булмаган алты почмаклы йорт, урам якка дүрт тәрәзә карый. Капка, коймалары ишелсә дә, йорт әле сынатмаска тырыша. Иң гаҗәбе, нигез бик аяныч хәлдә калса да, үзенә күрә җылысын сак­лый алган. Хуҗалары бик тырышып, хәләл көчләре белән салганнар, күрәсең. Нигез таралу турында уйлап та карамаганнардыр ул вакытта. Яуширмәдән киткәч тә, шул йорт тынгылык бирмәде. Ул миңа, әманәт итеп: «Безнекеләрне күрмәссеңме, бер кайтып китсеннәр», - дип әйтте кебек. Унике баланың балалары, оныклары да юк түгелдер. Кем белә, бәлки һич югы берсе төп нигезне танып алыр. Сезне анда көтәләр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading