16+

Урсай «Ахирәтләре» – Чалпыда

Максим Горький: «Кеше күңелендә кыңгырау бар. Әгәр аңа кем дә булса кагылып чыңлатмаса, ул гомергә дә чылтырамаска мөмкин», - дигән. Сугыш чоры балалары, тыл ветераннары һәм өлкәннәр күңелендәге кыңгырауны очрашулар, күрешүләр генә чылтыратырга мөмкин. Шундый очрашулар булмый икән, син көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торырга булышырдай соклангыч минутларны югалткан буласың. Без -...

Максим Горький: «Кеше күңелендә кыңгырау бар. Әгәр аңа кем дә булса кагылып чыңлатмаса, ул гомергә дә чылтырамаска мөмкин», - дигән. Сугыш чоры балалары, тыл ветераннары һәм өлкәннәр күңелендәге кыңгырауны очрашулар, күрешүләр генә чылтыратырга мөмкин. Шундый очрашулар булмый икән, син көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торырга булышырдай соклангыч минутларны югалткан буласың.
Без - «Ахирәтләр» җыр ансамбле һәм Урсай мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният елы уңаеннан һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, ызандаш күршебез Чалпы авылында булдык. Соклангыч очрашу мизгелләрен «Өмет» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә бүләк иттек. Кичәне мәдәният йорты җитәкчесе Зимфирә Хисмәтова алып барды. Ул һәр өлкән кешенең күңелен таба белде, төрле уеннар оештырды, үзебез алып килгән призларны, бүләкләрне тапшырды. Сәхнәне дер китердек: ял итүчеләр белән җырладык, биедек, шигырь сөйләдек.
Ә мин, бу кичәне оештыручы буларак, эшебезне бәяләп утырдым. Моның авырлыгын һәм бүгенге ләззәтен бары тик без генә тойганбыздыр. Безгә күп кирәкми, бер җылы сүзгә дә риза. Шөкер, андый сүзләрне әйтүчеләр дә күп булды. Чалпы авылы Ветераннар советы рәисе, тирә-якта хөрмәт казанган Социалистик Хезмәт Герое Фахразый ага Кәримов, авыл җирле үзидарәсе башлыгы Илшат Ибраһимов, мәдәният эшләрен оештыручы Рүзилә Шәйхелова теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Кайтканда һәр очрашу мизгелен искә алып, үзебезнең рәхмәтләребезне Урсай авылы җирле үзидарәсе башлыгы Илнур Ярмиевка һәм хуҗалык җитәкчесе Фәнүс Каримовка юлладык. Шоферыбыз Әнис Гайнетдиновка киләчәктә дә хәерле-имин юллар теләдек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading