16+

Әй, гомерләрнең узуы...

Май, июнь, июль - табигатьнең ямьле, матур җылы айлары. Мәктәп еллары белән хушлашу чоры бу. Үсмер еллардан яшьлеккә атлау. Мине 1959 елның 31 июлендә Татарстанның Красный Бор (хәзер Әгерҗе) районы хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә чакырды. Пароход белән Казанга Кама елгасы буйлап киттем. Туып үскән Рыс авылыннан һәм районыбыздан берүзем. Балачагымда,...

Әй, гомерләрнең узуы...

Май, июнь, июль - табигатьнең ямьле, матур җылы айлары. Мәктәп еллары белән хушлашу чоры бу. Үсмер еллардан яшьлеккә атлау. Мине 1959 елның 31 июлендә Татарстанның Красный Бор (хәзер Әгерҗе) районы хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә чакырды. Пароход белән Казанга Кама елгасы буйлап киттем. Туып үскән Рыс авылыннан һәм районыбыздан берүзем. Балачагымда,...

Май, июнь, июль - табигатьнең ямьле, матур җылы айлары. Мәктәп еллары белән хушлашу чоры бу. Үсмер еллардан яшьлеккә атлау. Мине 1959 елның 31 июлендә Татарстанның Красный Бор (хәзер Әгерҗе) районы хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә чакырды. Пароход белән Казанга Кама елгасы буйлап киттем. Туып үскән Рыс авылыннан һәм районыбыздан берүзем. Балачагымда, үсмер елларымда аунап-тәгәрәп үскән чәчәкле, җиләкле хәтфә болыннарыбыз яныннан узганда, Кама суына эре-эре күз яшьләрем тамды. Биредәге Кама буе болыннары безнең авылдан 7 чакрымга сузыла иде. Мине үз җырларында тирбәтеп, иркәләп-юатып үстергән Иж елгабыз да 7 чакрымнан Камага кушыла. Бу урыннан узганда күз яшьләрен кабат тыеп булмады. Биредә Ижевский Источник пристане пароходлар туктый торган җир иде. Балачактан таныш урыннар. Алар белән аерылышу җиңел булмады. Аерылышуның ни икәнен чамалый идем үземчә. Бүген инде Красный Бор районы да, туып үскән Рыс авылыбыз да, еракларга сузылган хәтфә болыннар да юк. Пароходлар да йөрми. 70 нче еллар азагында су басты безнең якларны. Түбән Кама ГЭСы... Кама елгасы авылыбыз янында 18 чакрымга җәелде, Иж-Кама-Ык елгалары бергә хәзер.
Казанга пароход 23 сәгать бара иде. Бу юлның яртысы - Берсутка кадәре таныш. 14 яшемдә Берсут леспромхозына апаларга-җизниләргә кунакка барганым булды. Ул елларда Кама елгасының ике ягында да матур болыннар иде. Кама Тамагына кадәр табигатьнең шул гүзәллекләрен карап бардым. Болар барысы да истә, онытылмыйлар.
1959 елның 31 июле көнне мине армиягә алдылар. 19 яшь иде... Әлеге көннән соң 54 ел үтте. Миңа инде 73 яшь. Уза икән гомерләр... Армиядә 26 ел ярым хезмәт иттем (гомуми хәрби хезмәт стажым 28 ел да 8 ай). Бүгенге көндә сәламәтлек кенә начар, I төркем инвалид мин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading