16+

«Әй җәмәгать, ни дисәң дә, шәһәрне авыл яшәтә инде»

«Шәһри Казан» газетасы бүгенге көндә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр залында узучы «Актив озын гомер» проектында катнашты.

«Әй җәмәгать, ни дисәң дә, шәһәрне авыл яшәтә инде»

«Шәһри Казан» газетасы бүгенге көндә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр залында узучы «Актив озын гомер» проектында катнашты.

Матур гына мәйданыбыз бар, без анда газетабыз белән таныштырабыз, шунда ук газетага язылу мөмкинлеген дә тудырдык һәм, әлбәттә инде, халык белән аралашып аларның киңәшләрен өйрәнәбез, аларны борчыган сорауларга җавап табарга ­тырышабыз.

Күргәзмә ачылып берничә сәгать үтүгә, бирегә килгән һәркем якын дус, туган кебек тоела башлады. Минемчә, бу иң беренче чиратта халыкның газетага булган мөнәсәбәте. Ышаналар, яраталар, хөрмәт итәләр, димәк. Абый, апаларның берсе китә, икенчесе килә һәм аларның һәркайсы күңелендәге бер җылы нурын калдыра. Шул бәйләмне сезгә дә тапшырасым килә, көзге яңгырлы көннәрдә җылытмыйча калмас. Миңа калса, һәркайсының күңелендә бер кояш.

Валя апа, 70 яшь:
- Мин татарча белмим, кызганыч, әлегә газетагызны укый алмыйм. Әле күптән түгел татар теле курсларына язылдым, тиздән татарча сөйләшә башлаячакмын. Без Татарстанда яшибез, бөтен бакча күршеләрем дә татар, алар татарча сораганда татарча җавап бирәсем килә.

Гүзәлия апа, 68 яшь:
- Бирегә эш эзләп килдем. Өйдә утырасым килми, кешеләр белән аралашырга яратам, сезгә газета таратырга булышырга кирәкмиме? Пенсионерларга вакансияләр бар диделәр, иртәгә шалтыратырга тиешләр.

Наилә апа, 69 яшь:
- Газетага язылыйм әле. Минем кулым бик җиңел, базарга барсам, сатучылар кечкенә генә булса да берәр әйбер сатып ал дип артымнан йөриләр. Сезгә дә булышасым килә.
Наилә апа һәр ярты сәгать саен килеп хәлемне белешеп торды. Кул артым җиңелме дип тикшерүе. Бөтен кешегә дә ярдәм итәсе килә үзенең. Ул арада, теге кеше күрдеме икән сезне, бу кеше алдымы дип, газеталарны алып китеп күрсәтеп тә йөрде әле.

Тамара апа, 78 яшь:
- Мин рус милләтеннән, киленем татар. Ун ел бергә торабыз. Газетагызны аңа алам, рәхәтләнеп укысын үз телендә.

Ирина ханым, 60 яшь:
- Минем күршем татар. Гел бергә йөри торган идек, бүген авырып китте. Дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытларда бик чыгып йөри алмый башлады шул. Күңеле булсын, аңа татарча газета алып кайтам.

Сәлимә ханым, 57 яшь:
- Саба районыннан мин. Әй җәмәгать, ни дисәң дә, шәһәрне авыл яшәтә инде, кемгә генә барып орынма, авылдан чыккан. Тәпи басып йөри башлаган көннән тормышны өйрәнә башлый ич ул авыл баласы. Кулына ни тотса, шуны эшли белә торган булып үсә. Сез дә газетагызда күбрәк авыл, аның кешеләре турында языгыз, һәркем үзенең көченнән килгән хәтле авылларны сакларга тырышсак иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading