16+

Яхшы күңелле якташыбыз иде

4 ноябрь - «Шәһри Казан» газетасына күп еллар саллы мәкаләләр язган Хәмбәл Габдрахман улы Гыйззәтуллинның туган көне.

4 ноябрь - «Шәһри Казан» газетасына күп еллар саллы мәкаләләр язган Хәмбәл Габдрахман улы Гыйззәтуллинның туган көне.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, медицина фәннәре кандидаты, медицина хезмәте полковнигы Хәмбәл әфәнде Алма-Ата шәһәрендә 35 ел яшәде.
Пенсиягә чыккач, Алма-Ата медицина институтында 19 ел буе меңләгән табибларны әзерләүдә катнашты. Хәрби хезмәт иткәндә һәм медицина институтында укытканда дәрәҗәле табиб һәм дус якташыбыз булды.
1997 елда гаиләсе белән Казанга күченеп кайтты һәм шәһәрнең 18 нче дәваханәсендә эшли башлады ул. Әнисе Тәлгәтсорурның энеләре - Мари Элда Бәрәңге исеме белән данлы булган татар авылында туып үскән татар шагыйрьләре Мансур, Расыйх һәм Мәгърүф Гаязовларның шигырьләрен «Шәһри Казан» газетасында чыгарырга да булышты ул. Рәйханә Мәгърүф кызы Гаязова һәм Фирзия Фәйсләм кызы Сабирҗановага да «Нәсел хатирәсе - документаль-публицистик һәм шигъри язмалар» дип исемләнгән ике томлы китап чыгаруда да Хәмбәл Гыйззәтуллин зур булышлык күрсәткән.
Рәйханә һәм Фирзия ханымнар «Нәсел хатирәсе»нең 2 нче томындагы 193 нче биттә: «...Хәмбәл әфәнде, Казанга кайткач, галимнәр, белгечләр белән таныша. Уйлаганнарыбыз шуңа да тормышка тиз ашты. Хәмбәл абыебыз безнең өчен бик оста арадашчыга әйләнде. Аңа иң җылы сүзләрне генә әйтәсе килә. Күрсәткән булышлыгы, элемтәләре безгә Казандагы кирәкле ишекләрнең барысын да җиңел ачтырды», - дип язганнар.
«Нәсел хатирәсе» китабының фәнни консультанты һәм рецензенты филология фәннәре докторы Марсель Ибраһим улы Әхмәтжанов булды. Китап 2012 елның февраль аенда басылып чыкты. Март аенда Алма-Ата шәһәрендә яшәүче туганнарга, дусларга һәм мәдәният идарәсенә җибәрелгән китапларны алдык.
Кызганычка, Хәмбәл әфәнде июнь аенда авырып китә. Мәскәүдәге улы - медицина фәннәре докторы, профессор Шамил килеп җитеп, әтисен хастаханәгә сала. Алма-Атадагы апасы Раузага да хәбәр җибәрә. Рауза балалары белән 13 июньдә иртә белән кайтып җиткәндә әтисенең хәле авыр була инде. Сөйләшә алмаса да, балаларының янында икәнлекләрен күрә үзе. Шул көнне төштән соң Бөек Ватан сугышында катнашкан данлыклы табиб-кардиолог, медицина хезмәте полковнигы Хәмбәл Габдрахман улы Гыйззәтуллин 86 яшендә вафат була. Аны кызы Резеда, хатыны Әсфирә каберләренә якын урында җирлиләр. Алма-Атадагы туганнары, дуслары өчен дә бу зур югалту булды. Хәмбәл дусның кешеләргә күрсәткән яхшылыгы, булышлыгы онытылмас, алар аның рухына дога да булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading