Соңгы елларда күпләр язучыларны битарафлыкта гаепләсәләр дә, Татарстан Язучылар берлегенең 16 июньдә Казан милли мәдәният үзәгендә узган XVIII корылтае моның киресен күрсәтте. Чөнки корылтайга язучылар "Казан» милли мәдәни үзәгенең залын тутырып, төгәлрәге, берлектә әгъза булып торган 336 язучының 265 килгән иде.
Димәк, каләм әһелләре әдәбиятның бүгенгесе өчен генә түгел, киләчәге...
Соңгы елларда күпләр язучыларны битарафлыкта гаепләсәләр дә, Татарстан Язучылар берлегенең 16 июньдә Казан милли мәдәният үзәгендә узган XVIII корылтае моның киресен күрсәтте. Чөнки корылтайга язучылар "Казан» милли мәдәни үзәгенең залын тутырып, төгәлрәге, берлектә әгъза булып торган 336 язучының 265 килгән иде.
Димәк, каләм әһелләре әдәбиятның бүгенгесе өчен генә түгел, киләчәге өчен дә борчыла. Съезд эшендә Татмедианың директорлар советы рәисе Әсхать Сәфәров, Татартсан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратниковаларның да катнашуы съездның дәүләткүләм әһәмиятен ассызыклады. Ә инде бердәнбер язучы депутат Разил Вәлиевка берьюлы ике вазыйфаны башкарырга туры килде. Съездда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булыр дип көткән идек, аның 25 майдан июнь уртасына күчерелүен дә шулай аңлатканнар иде.
Ике съезд арасында бакыйлыкка күчкән 29 каләмдәшебезне 1 минут тынлык белән искә алдык. Шушы дүрт ел эчендә берлеккә әгъза булып кабул ителгән 42 язучыга билетлар тапшырылды. Әдәби премияләрнең яңа лауреатларын алкышладык.
Барлык съездларда да була торган рәсми оештыру моментларыннан соң, делегатлар брерлекнең элеккеге рәисе Рафис Корбан отчетын тыңладылар. Дүрт ел буе эшләнгән һәм эшләнмәгән эшләргә ярты сәгать буе ясалган нәтиҗә күп кенә язучыларны урыннарыннан торып, залга куелган микрофоннар янына китерде. Язучыларның берсе дә сүзгә кеше кесәсенә керә торган түгел, шуңа съездның бу өлеше талантлы драматург язган спектакльгә охшап калды. Рәис сорауларның кайберләренә җавап бирергә тырышып карады. Ә кайбер сораулар һавада асылынып калды. Берлекнең Ревизия комиссиясе рәисе Фарсель Зыятдинов чыгышы да шактый гына бәхәсләр уятты.
Аннан фикер алышулар башланды. Тәлгать Галиуллин депутатлар арсында язучылар булмавына борчылуын җиткерде элек Мәскәү парламентында да үз вәкилләребез бар иде дип үткәнгә борылып карады. Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Нәҗибә Сафина һәрвакыттагыча милләтебез язмышы турында кайнар чыгыш ясадылар. Рус секциясендәге әдипләр Тукай премиясенең 60 ел буена бер генә рус язучысына биреләмәгәненә үпкәләрен белдерделәр. Җәмилә Әхтәмова бу съездда мәгариф министры да булырга тиеш диде. Ә инде Рәдиф Сәгъди "Туфан абый булса, бу съезд башка төрлерәк булыр иде дип, сагынып искә алды . Уннан артык әдип чыгыш ясаганнан соң, исемелек озын иде әле, ураза тотмаган язучылар ашханәгә төшке ашка киттеләр. Ә инде Рамазан ае хөрмәтенә иртән сәхәр ашаганнар дүрт елга бер була торган съездның нигә бу изге айга туры килүенә аптырап басып тордылар.
Төшке аштан соң, берлекнең уставына берничә үзгәреш керткәч , съезд үз эшенең кульминацион ноктасына җитте. Алдагы дүрт елга берлекне җитәкләрлек рәис сайлау бик җитди вазыйфа шул. Кандидатлар башта бишәү: Данил Салихов, Илфак Ибраһимов, Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла һәм Рифат Сәлах иде. Берлекгең элеккеге рәисе Рафис Корбан кандидатлыктан үзе теләп баш тартты һәм үзенә бирәсе тавышларны Илфак Ибраһимовка бирергә өндәде. Калган кандидатлар һәммәсе дә делегатлар каршында үз программалары белән чыкытлар. Аларны тыңлагач, нигә берлеккә берьюлы дүрт рәис сайларга ярамый икән дип уйлап куйдык. Сайлау бик җитди, хәтта әйтер идем артык җитди булды. Бюльлетеньнәргә махсу мөһергә кадәр суктылар. Сайлау шактый озакка сузылды. Бераздан ун кешедән торган санау комиссиясе сайлауның бер турда гына бетүен әйтеп сөендерде. Чөнки Данил Салиховка 132 делегат үз тавышларын биргән иде. Ә бу Уставта язылган 50 проценттан 1кешегә генә түгел, күпкә күбрәк булып чыкты.
Монна дүрт ел элек Рафис Корбан җиңеп чыккач, күңелдә балалар әдәбиятының киләчәге өчен ниндидер бер өмет уянган иде. Мин бу хакта "Безнең урамда да бәйрәм" дип язып та чыккан идем. Кызганыч, минем һәм бик күпләрнең бу якты өмете акланмады гына түгел, бик тиз гөлт итеп сүнде. Инде менә Данил Салиховны сайлаганда күп кенә язучыларның күңелендә ул өмет уты яңадан кабынды. Дүрт ел буе сүнмәсен иде инде ул. Яңадан сайланган идарә әгъзалары да, яңа рәис тә шуның өчен тырышсыннар иде инде.
Йолдыз ШӘРАПОВА.
Фото matbugat.ru сайтыннан алынды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар