16+

Йолдыз Шәрапованың күңел кыңгыраулары ни сөйли?

Танылган балалар шагыйрәсе, уннан артык китап авторы Йолдыз Шәрапованың яңарак кына «Сүз» нәшрияты табасыннан төшкән «Күңел кыңгыраулары» китабын бер тында укып чыктым.

Йолдыз Шәрапованың күңел кыңгыраулары ни сөйли?

Танылган балалар шагыйрәсе, уннан артык китап авторы Йолдыз Шәрапованың яңарак кына «Сүз» нәшрияты табасыннан төшкән «Күңел кыңгыраулары» китабын бер тында укып чыктым.

Дөресрәге, аның «Балсыз балачак», «Мәтрүшкә», «Декабрь гөле» поэмалары геройлары белән бергә кайгырып, шатланып, чын мәгънәсендә тетрәнү кичердем. Йолдызның әсәрләренә тормышчанлык хас дип әйтү генә аз. Ул замана җилләре китереп чыгарган зилзиләләр эчендә кайный, геройларының фаҗигале-драматик язмышларын үзенең сизгер йөрәге аша уздырып, йөгерек каләмен ак кәгазьдә бик оста йөгертеп, галиҗәнап сүздән истә калырлык картиналар тукый.

«Балсыз балачак»та су­рәтләнгән күкрәк баласы чагында ук әнисе ташлап киткән бичара нарасый, исерек анасы янында ачка тилмереп елап утыручы кызчык, туганнан ­бирле юньле-башлы тәрбия, ата-­ана назы күрмәгәнгә, кечкенәдән күңеле каткан, «авыр» кушаматы тагылган бәхетсез малай образлары, әсәрне укыганда, гүя тере булып күз алдына килеп баса. Аларның да башкалар шикелле бәхетле буласы килә. Нихәл итәсең, язмыш шул бичараларга, туганчы ук, арты белән борылган. Шагыйрәнең максаты: кешеләрне битарафлыктан арындыру, гафләт йокысыннан уятып, бүгенге заманда киң таралган чирнең тамырларын корыту өчен бергәләп көрәшергә, хәл кадәренчә игелек кылып, әлеге социаль проблеманы хәл итүгә үз өлешеңне кертергә өндәүдән гыйбарәт. Йолдыз ханым бик вакытлы чаң кага. Статистика мәгълүматларына караганда, Балалар йортларында, приютларда тәрбияләнүчеләрнең нибары дүрт кенә процентының үз ата-­анасы вафат, калганнары - социаль ятимнәр.

Әлеге теманы үземнең журналистлык хезмәт юлымда шактый киң яктыртканга күрә, тамаклары тук, өсләре бөтен, әмма күңелләре китек, күзләре моңлы нарасыйларны Яшел Үзән районының Норлат, Казанның Дәрвишләр бистәсе балалар йортларында үз күзләрем белән күргәнгә, шул бичаралар белән якыннан аралашканга, Йолдызның китабын уку мине аеруча нык тәэсирләндерде, күрәсең. Яңа ел бәйрәме алдыннан Мәрхәмәтлелек акциясе үткәрергә баргач, үз кулларым белән бәйләгән җылы оекбашны аягына кидергән чагымда, 4-5 яшьлек ятимә кызчыкның, күзләремә мөлдерәтеп карап: «Син минем әниемме? Мине алырга килдеңме? Кыш бабай чанасына утырып килдеңме? Мин сине шундый озак көттем!» - дип, ябык беләкләре белән муеныма сарылуы исемнән чыкмаганга күрә, Йолдызның геройлары миңа үтә дә таныш. Аларның үзләрен рәхимсез язмыш кочагына ташлап калдырган мәнсез, күке аналарын сагынып түккән күз яшьләре, моң-зарлары, җан газаплары әлегәчә үзәгемне өзә.

Иҗат әһелләре арасында төрле кешеләр очравы сер түгел. Үзләре: «туган тел бетә!», «милләтне саклап калыйк!» дип кычкырып, шул хакта шәлкем-шәлкем шигырьләр бастырып, китап арты китап чыгарып, аларны трибуналардан укып йөрүчеләрнең бәгъзеләренең ул-кызы, оныклары татарча белмәве, үз ата-­анасына «мамочка, папуля» дип эндәшүе, әби-бабасын «предки» дип атап йөртүе күз алдыбызда. Сүзе белән эш-гамәле аерылган шул «милләтпәрвәр»ләрнең иҗат җимешләрен укыгач, күңелдә каршылыклы хисләр уяна. Абзыкай, яисә, түтекәй, кәгазь буяп, дөньяга лаф органчы, иң әүвәл син үз өеңдә тәртип урнаштыр, аннан соң башкаларга акыл сатарсың! - дип кычкырасы килә башлый. Үзенең дүрт улы янына ятимә кызны да сыендырган, аңа тигез әти-­әни ­кочагында, ана назы тоеп үсү бәхете бүләк иткән кече күңелле, олы йөрәкле Йолдыз ханымга әлеге җәһәттән дәгъва белдереп булмый. Шуның өстенә, 30 елдан бирле «Сабантуй»да әдәби бүлектә эшләве дәверендә, күпме яшь талант күңелендә иҗади очкыннан ялкын кабызган, аларның күңел тәрәзәләренә җылы кояш нуры иңдергән икән ул?! Йолдыз апаларының киңәшен тотып, аның хәер-фатихасына таянып, бүгенге әдәби киңлеккә аяк басып, иҗади Тулпарны авызлыклаучыларның шактый булуы сер түгел.

«Күңел кыңгыраулары»­на әйләнеп кайтыйк. «Балсыз балачак» циклына кер­гән тупламаның һәр бүлегендә татар халык мә­кальләренең эпиграф итеп куллануы - Йолдызның табышы, диясе килә. Беренчедән, соңгы арада телебездә сирәк кулланылучы, инде онытыла төшкән канатлы гыйбарәләр китап укучының телен баета. Икенче­дән, аларның һәркайсы ти­рән тәрбияви мәгънәгә ия: «Ана куены туннан җылырак...», «Язмышның да ялгышы була», «Ананың әхлаксызлыгы - баланың бә­хетсезлеге», «Яктылык - кояш янында, яхшылык - әни янын­да», «Үксезнең үпкәсе каты булыр», «Күңел ярлылыгы - кесә ярлылыгыннан яманрак», «Көткәнгә көне дә ел», «Ата-аналы бала - алтын канатлы бала», «Тапканы ана түгел - бакканы ана» һ.б. Әдәби әсәрнең төп вазифасы - укучысының күңел кылларын, Йолдызча әйтсәк, күңел кыңгырауларын чыңлата белүдә.

Ташлама, әнием, зинһар,
Ташлама, ятим итмә!
Әгәр дә мине ташласаң,
Үзең дә бәхет көтмә!
- дигән гади генә дүртьюллыкка тирән мәгънә салынган. Китапның тагын бер күркәм үзенчәлеге - аның ике телдә, татарча һәм русчага тәрҗемәсендә дөнья күрүенә ­бәйле. Йолдызның Америкада, Нью-Йоркта яшәп иҗат итүче Сүрәйә ханым Гайнуллина белән хезмәттәшлеген - үзе зур табыш, бәхетле очрак димичә булмый. Һәр тәрҗемә аксый, дигән гыйбарә әлеге очракка туры килми. Тәрҗемәче шагыйрәнең күңел кыллары тибрәнешен бик оста тотып алган, әйтерсең лә әсәрнең ике телдәгесен дә бер үк автор иҗат иткән! Тәрҗемәче Сүрәйә ханым Гайнуллина әлеге китапка кереш сүзендә:

«Мин бу автор белән иң әүвәл аның балалар өчен язылган шигырьләре аша таныштым. Алар шулчаклы соклангыч, үз эченә бөтереп алучан, бала характерын һәм аның үз-үзен тотышын нечкә тоемлап язылган иде ки, минем шуларны русчага тәрҗемә итү теләгем уянды, - дип яза. - Мине Йолдыз ханымның әдәби иҗаты гомумән алганда кызыксындыра. Мин аның балалар өчен генә язмавын, ә сабыйларның уй-хисләрен, өмет-борчуларын олыларга җиткерергә, алар арасында үзара аңлашу, хөрмәт җепләре сузарга, өзелмәс мәхәббәт күпере салырга омтылуын күрдем».
Үзе дә балачагында әнисенең сыңар канаты астына сыенып, тигез гаиләдәгеләргә кызыгып, әтиледән әтисез тилмереп үскән шагыйрәне ятим калган балалар язмышы чынлап торып борчый. «Үзе өчен рәхәт, бәхетле тормыш эзләп», нарасыен ташлап калдыручы ваемсыз ата-аналар, ташландык балалар проблемасы «Балсыз балачак» поэмасында кабыргасы бе­лән куела.

«Мәтрүшкә» поэмасы авторның каенанасына багышланган. Әмма ул минем күз алдыма чит җирләрдә яшәгән баласыннан зарыгып хат-хәбәр көтүче мәрхәмәтле Аналарның җыелма образы булып килеп басты. Кайсыбызның үз әнисе безнең өчен кайгырып ут йотмый соң? Йолдыз сурәтләгән ананың мәрхәмәтле, мәхәббәтле, кайгыртучан, ягымлы булуы күңелгә сеңеп кала һәм бүгенге көндә бала үстерүче, тәҗрибәсез яшь әниләргә өлге-үрнәк була ала. «Декабрь гөле» поэмасы геройлары да күктән төшмәгән, безнең арада яши. Ире ташлап чыгып киткәч, куенына нарасыен кочып, кеше почмагына сыенып яшь түгүчеләр адым саен. Шулай да, тормыш авырлыгыннан сыгылса да, сынмыйча, мең авырлык күреп, көчкә очын-очка ялгап, үз авызыннан өзеп, сабыен ашатып, үзе кимәгәнне кидереп, аңа әдәп-әхлак тәрбиясе биреп, нәсел дәвамчысын кешедән ким итмичә үстерергә омтылган, баласын чын кеше иткән Анага Йолдыз ханым сүздән һәйкәл куйган.
Шагыйрәнең инануынча, шигърият барлык кешеләрнең, аеруча балачактан ук саф күңеленә кырау тигән үксезләрнең җанын дәваларга сәләтле. Йолдыз белән килешми мөмкин түгел. Бәхәсләшергә теләк белдерүче табылса, аның «Күңел кыңгыраулары»н игътибар белән укып чыксын! Әсәрнең һәр юлында тормыш чынбарлыгы чагылыш таба, гыйбрәтле гыйбарәләр тулып ята.

Йолдыз Әдип кызы Шәрапова 1986 елдан бирле «Сабантуй» газетасында (бүгенге көндә шул исемдәге журналда) хезмәт куя.
1995 елдан башлап, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты (2004 ел), Татарстан Республикасы журналистларының «Бәллүр каләм» (2002 ел), «Казанның 1000 еллыгы медале» (2007 ел) белән бүләкләнгән, 2012 елдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.


Сагыш йорты Үксезнең үпкәсе каты булыр...
(Татар халык мәкале)

Туган өй урынына - чит-ят йорт.
Тик монда әни юк,
Тик монда әти юк.
Өс бөтен, тамак тук,
Тик сабый очалмый -
Канат юк!..
Балалар йортлары сары -
Түшәме дә дивары.
Ятимлек сагышы сеңгән,
Күрәсең, шуңа сары.
Ул еламый түзә әле,
Булса да шундый нәни.
Ул бит белә яннарында
Юатырга юк Әни.
Ул еламый, елмаймый да -
Күзләрендә моң, сагыш.
Аңлый алмый ник үзенә
Мондый аяусыз язмыш.
Ул еламый, ник еласын -
Яшьләрен түксен юкка?!
Әни булса, яшен сөртеп,
Алыр иде кочакка.
Юатучы булмаганда,
Елаудан нинди файда?!
Бүтәннәрнең бар ич әнә,
Аның әнисе кайда?
Әнисе юк юатырга,
Хет ела, хет елама.
Ә шулай да нәни бу җан
Бик ачулы дөньяга.
Башканың - бар, аның гына
Нигә юк, кая киткән?
Әниләрне урлый торган
Диюләр бармы икән?!
Сораулар күп, тик җавап юк,
Ул бит әле бик нәни,
Ләкин белә балаларга
Үсәргә кирәк Әни!

Бер закон языгыз әле
Сез, депутат абыйлар.
Әниле булсыннар диеп,
Илдәге һәр сабыйлар!


Күңел кыңгыраулары

Күңел ярлылыгы кесә ярлылыгыннан яманрак.
(Татар халык мәкале)

Күрәсең, җанны бәйләүче
Күренмәс җепләр бардыр,
һәм аларга күп-күп итеп
Кыңгырау тагылгандыр.

Аларга уйлар кагылгач,
Алар чың-чың итәдер.
Бер күңелнең уй-теләген
Икенчегә илтәдер.
Шуңа да һәркем язмыштан
Тик яхшылык көтәдер.

Ләкин кайбер күңелләрдә
Кыңгыраулар ватылган.
Бәлки, төшеп калганнардыр
Чабып дөнья артыннан.
* * *
Нәни кул муенга сарыла,
Юату сүзләре табыла.
Иң тәмле ризыклар табында.
Әнисе янында, әтисе янында -
Күңелдә өметләр кабына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading