16+

Йөрәкләрне парә-парә актарып ыргыткан юл һәлакәтләре язмышмы, әллә ялгышмы?...

Узган атнада бер-бер артлы кайгылы хәбәрләр килеп торды. Пәнҗешәмбе көнне Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә булган зур авариядә журналист Эльвира Ибраһимова (күпләр аны Мотавалова дип белә) һәлак булды.

Йөрәкләрне парә-парә актарып ыргыткан юл һәлакәтләре язмышмы, әллә ялгышмы?...

Узган атнада бер-бер артлы кайгылы хәбәрләр килеп торды. Пәнҗешәмбе көнне Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә булган зур авариядә журналист Эльвира Ибраһимова (күпләр аны Мотавалова дип белә) һәлак булды.

Аның белән якыннан таныш булганнар, ягымлы тавышын тыңлап, күңелләренә тынычлык алган радио тыңлаучылар айнып җитәргә, тын алырга да өлгермәде, икенче көнне үк тагын бер фаҗига турында хәбәр килеп иреште. Минзәлә театры актрисалары Эльмира Әхмәтханова белән Эльмира Гәрәева М-7 трассасында һәлак булган...

«Балам кайтуымны көтеп тора»

Эльвира ханым «Болгар FM», «Биектау FM» радиоларында, башка матбугат чараларында эшләде. Соңгы көненә кадәр «Ярдәм» мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куйды. Никахлар, хәләл мәҗлесләр дә алып бара иде. Озак еллар безнең газетага тугры булган укучыларыбыз аны әле «Шәһри Казан» журналисты буларак та хәтерлидер.

- Без Эльвира белән кайчандыр «Шәһри Казан» газетасында бер бүлмәдә утырып эшләгән идек. Аның үлеме тетрәндерде. Эльвира киләчәккә матур хыяллар белән яшәде. Ул әдәбият, сәнгать кешеләренә тартылды. Үзе дә шигырьләр язды. Шәһәрдә яшәсә дә, туган авылы Таузардан (Балтач районы) аерылмады. Атна саен әнисенең хәлен белергә кайтып йөрде. Җәйләрен улы да авылда яшәде. «Нигә соңга калып юлга чыгасың?» - дигәч тә: «Аллага тапшырган инде, бала минем кайтуымны көтеп тора бит», - ди торган иде.

Мин Эльвираны эчкерсез, кешеләргә ярдәмчел булганлыгы өчен хөрмәт иттем. Соңгы күрешүебездә ул үзенең эшен яратып эшләвен, машина йөртүен, Биектауда яшәвен сөйләгән иде. «Аның каравы гаилә бәхете булмады», -дигәненә каршы: «Булыр, син бит әле яшь», - дип кенә әйтә алдым. Аның күзләренә моңсулык иңгән иде... - дип истәлекләре белән уртаклашты хезмәттәшебез Люция Хәбибуллина.

Мәдәният, театр эшчәнлегенә кагылышлы темаларны яктыртучы журналист буларак Люция Хәбибуллина, әлбәттә, Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисаларын да бик яхшы белә иде. Алар белән берничә тапкыр әңгәмәләр дә эшләде. 21 ел буена әлеге театрда хезмәт куйган Татарстанның атказанган артисты Эльмира Гәрәева белән чираттагы очрашулары ике ай элек кенә Минзәлә театры коллективы Казанга гастрольләргә килгәч булган иде. Ул вакытта газетабызда зур гына әңгәмә дә басылды. Шундагы кайбер өзекләргә кабат тукталасы килә.



« - Эльмира, син тудырган хатын-кыз образлары арасында авырулары да, үлеп киткәннәре дә бар. Тормышта аларның тискәре тәэсирен тоймыйсыңмы?
- Чыннан да, мин бервакыт шул авыр язмышлы рольләрне уйнаганнан соң куркып авырый башладым. Бераз сәхнәдән читләшеп тордым, труппа мөдире вазифаларын башкардым. Кияүгә чыгып балалар үстерә башлагач, кабат сәхнәгә кайттым.

- Күптән хыялланган ролең уйналдымы әле? Ул нинди роль булыр икән?
- Юк әле, андый ролем уйналмады. Минем ни өчендер электән үк, кайберәүләр кебек, Галиябану, Мәйсәрәләрне уйныйсым килмәде. Урта буынга туры килә торган хатын-кыз язмышын гәүдәләндерергә тиеш ул образ. Әлбәттә инде, ахыры яхшы тәмамлансын иде аның.

- Син әле укуда, әле гас­трольләрдә йөрисең. Ирең көнләшмиме?
- Юк, ул балаларны карарга ярдәм итә. Әни бик булыша. Гаиләдә аңлашылмаучанлык булганда, театрда эшләп булмый ул.

- Юлга чыкканда ырымнарга, юрауларга ышанасыңмы?
- Юк, мин андый нәрсәләргә ышана алмыйм.»

Эльмира Әхмәтханова да халык күңелендә якты йөзле, тыйнак, талантлы артист, тормышның барлык сынауларын сабырлык белән кабул итүче тырыш ханым булып истә калачак.

Сан саен - кеше язмышы

Журналист Эльвира Иб­раһимованың 13нче модель «Лада»сы да, Минзәлә актрисаларының машиналары да фура астына эләккән. Шушы берничә көн эчендә генә дә хәбәрләр тасмасында авыр йөк машиналары катнашындагы дүрт-биш юл һәлакәте (берсендә берничә фура бәрелеште) турында ишетергә туры килде. Очраклылыкмы, әллә соңгы вакытларда зур юлларда йөк машиналары катнашындагы юл һәлакәтләре чыннан да артканмы? Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, гыйнварда республикада 296 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кешенең гомере өзелгән. 1-6 февраль аралыгында 61 авариядә алты кеше һәлак булган. Җаннарны тетрәндергән, күңелләрне парә-парә актарып ыргыткан фаҗигаләр, аһ-һай, күбәйде шул. Болары - коп-коры фактлар, ә бит һәр сан артында никадәр кеше язмышы - вакытсыз өзелгән яшь гомерләр, әти-әни назыннан мәхрүм калган ятимнәр, сөйгәннәрен ерак юллардан көтеп ала алмаган толлар, җан җимешләрен үзләреннән алда җир куенына салган аналар... Кызганыч, кайвакыт без бөтенебез дә ваемсызлык - һәр нәрсәгә битарафлык, салкын караш дигән чирдән интегәбез! Күпвакыт үзебезгә, яки якыннарыбызга кагылгач кына, үрле-кырлы бәргәләнәбез. Ә бит көн саен ничәмә-ничә кешенең гомере юлларда өзелә.



Гыйнвар аеның рәсми статистика мәгълүматларына күз салсак, юл фаҗигаләренең якынча 8,4 процентында машина йөртүче гаепле дип табылган. 296 юл һәлакәтенең 25 очрагында авыр йөк машиналары катнашкан. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең матбугат чаралары белән эшли торган бүлегендә безгә: «Ләкин 25 очракта да фура йөртүчеләре гаепле дигән сүз түгел. Гадәттә, аларның гаепләре сирәк очракта гына исбатлана», - диделәр.

«Йөртүчеләр җитди тикшеренү уза»

Трассаларда ерак араларга пассажирлар йөртүче зур автобуслар да күп очрый. Татарстанның иң эре шәхси оешмаларының берсе булып торган «Апельсин» пассажир агентлыгы 2007 елдан бирле эшли. Азнакай - Казан - Азнакай, Азнакай - Чаллы, Азнакай - Башкортстан - Казан маршрутлары буенча хәрәкәт итүче агентлыкның 60лап автобусы бар. Җитәкчесе Рамил Шәйхелисламов сүзләренә караганда, автобус шоферларын эшкә алган вакытта иң беренче чиратта кешенең эш тәҗрибәсенә карыйлар. Дөрес, эшкә тәҗрибәсе булмаганнарны да алырга мөмкиннәр, әмма аларга таләпләр дә катгыйрак куела. Андыйларны автобус руле артына утыртканчы, төрле категориядәге машиналарда йөртеп сыныйлар. Шуннан соң икенче таләп - медицина белешмәсе булу.

- Әмма медицина белешмәсендәге мәгълүматка гына ышанып бетмибез әле, үзебез дә тикшерәбез. Характерына игътибар зур. Психик тайпылыш­лары юкмы, критик ситуациядә үзен кулда тота алачакмы - шуларны карыйбыз. Кайвакыт карап торышка тыныч кына күренгән кеше дә билгеле бер очракта «бәйдән ычкынырга» мөмкин. Андыйлар да очрый. Шушы ике этапны үткәннәргә генә стажировка, инструктаж уздырабыз.
Бер автобус өчен ике йөртүче җаваплы икән. Азнакай - Казан арасы - биш сәгатьлек юл. Шофер, ярты юлда туктап, 25 минут тирәсе ял итеп ала. Шуннан соң Казанга килеп җиткәч, бераз ял итә дә, башкаладан районга кайтучы пассажирларны алып, кире кайтыр юлга кузгала. Гадәттә, алдагы көнне юлга икенче йөртүче чыга, әмма кайвакыт ике көндә дә шул ук бер шофер эшләргә мөмкин икән.

Җитәкче әйткәнчә, юлга кузгалыр алдыннан, йөртүчеләр һәрвакыт медицина тикшеренүе уза. Шуннан соң гына юллама алып, автобусын механикка күрсәтә. Медицина тикшеренүен уза алмаганнар да очрый.
- Берсендә шофер Казанга барырга әзерләнә. Карыйбыз, йөзе кып-кызыл моның. Хәле дә юк, ә үзе: «барам!» - дип тора. Кан басымын тикшереп карагач, аның югары булуы ачыкланды. Хәтта «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, хастаханәгә озатырга туры килде, - ди Рамил әфәнде.
Юл һәлакәтләренә кагылышлы сорауларыбызга да җавап ишетәсе килде.

- Шоферларга без трассада тизлекләрен сәгатенә 100 чакрымга кадәр арттырырга рөхсәт итәбез. Аларның тизлекләрен датчик аша тикшереп тора торган махсус белгечебез бар. Ә аварияләр мәсьәләсенә килгәндә, алар булып тора. Без дә, башкалар да гаепле булган очраклар бар. Юл һәлакәтләренең беренчесе - кеше факторы. Күп нәрсә йөртүчедән, аерым алганда, аның холык-фигыленнән, эш тәҗрибәсеннән тора. Аннан соң гына сәбәпне машинадан эзләргә кирәк, - дип саный ул.

Тизлек буенча иң катгый чикләүләр нәкъ менә пассажирлар йөртүче зур автомобильләргә куела. Закон таләпләре буенча, аларның максималь тизлекләре - сәгатенә 60 чакрым. Ә менә В категориясендәге авыр йөк машиналарының хәрәкәте зур юлларда сәгатенә - 90 чакрымнан, ә торак пунктларында сәгатенә 60 чакрымнан артмаска тиеш. С һәм СЕ категориясенә барлык төр авыр йөк автомобильләре, шул исәптән фуралар керә. Автомагистральләрдә алар тизлекләрен сәгатенә - 90, шәһәр яны юлларында сәгатенә - 70, ә торак пунктларында сәгатенә 60 чакрымнан арттырырга тиеш түгел.

Медицина ярдәме күрсәтү

Юлларда медицина ярдәме күрсәтү турында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сөйләде:


- 2009 елда «Сәламәтлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, республикада юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүне яхшырту буенча чаралар тормышка ашырылды. Шушы проект нигезендә беренче-­өченче дәрәҗәдәге травматология үзәкләре эшли башлады. Һәлакәт булган урыннарга С классындагы реамобильләрдә анестезиолог-ревматологлар чыга. Кирәкле ярдәм җәрәхәт алганнан соңгы якын арада ук күрсәтелә. Нәтиҗәдә, юлларда һәлак булучылар саны ел саен кими, әмма монда нәрсәгә басым ясарга: яхшы юллар төзелү белән бергә, машина тизлекләрен арттырыр өчен шартлар да туа. Күпчелек кеше «ашыгыч ярдәм» бригадалары килеп җиткәнче үк үлә. М7 трассасы буенча узган ел күрсәткечләре 86 проценттан 93 процентка кадәр үсте. Шуңа күрә машина йөртүчеләр үзләре беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш. Бу бик мөһим, чөнки никадәр гомерне саклап калып булыр иде.
Быел Татарстан санитар авиацияне тормышка ашыру программасына кертелде. Президент ярдәмендә, медицина модуле белән беренче вертолет сатып алынды. Тиздән ул эшли башлаячак. Авария травматология үзәкләренә ераграк булган очракта, әлеге вертолетлар авыруны һәлакәт булган урыннан алып китәчәк.
Бөтен кешедә дә машина булу яхшы, әлбәттә, ләкин юллардагы тәртипсезлек нәтиҗәсендә өзелгән меңнәрчә гомерләр бик кызганыч. Медицина алга барганда, заманча шартларда бу алай булырга тиеш түгел. Шуңа күрә йөртүчеләргә карата да таләпләрне катгыйландырырга кирәк, - диде Адел Вафин.
Министр сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Кемдер руль артында, кемдер җәяүле, кайсыбыздыр пассажир булып чыга юлга. Юлларда өзелгән гомерләрне искә төшереп, бер-беребезгә игътибарлы булып, җаваплылык турында да онытмасак, ашыкмасак иде. Нәкъ җырдагыча, хәерле юл тели һәйкәлләр...

Әлеге телефон номерларын җыярга беребезгә дә насыйп булмасын, әлбәттә, әмма трассада юл һәлакәтенә очраган вакытта - 5-333-888, ә Казан шәһәрендә 5-333-900, кәрәзле телефоннан 112 номерларына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре бозылган очракка тап булсагыз, «халык контроле» мессенджерына язып җибәрергә мөмкин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading