Тальян моңы һәм татар күңеле бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Беренчесенең моңы йөрәктән йөрәккә, буыннан буынга күчә. Кайберәүләр әнә шул могҗизалы уен коралын үзләре тудыра. Оста ясаган гармуннарның моңы әллә кайдан аерылып тора. Аның кыяфәте дә, моңы да, җанга биргән сихәте дә башка.
Сүзем гармуннар ясау остасы Нуретдин Галиуллин (рәсемдә) турында. Ул районыбызның Ямбулат авылында туып үскән. Хәзер Чаллы шәһәрендә яши, төзелештә эшләп лаеклы ялга чыккан. Әтисе Галиулла, абыйлары - Шәфыйк белән Газизулла да гармуннар ясаган, хромкада, тальянда сыздырып уйнаганнар.
- Әтидән калган һөнәр инде. Гармуннарның уңышлы чыгуын әтидән алып калган фатихадан күрәм, - ди ул, үзгә бер тыйнаклык күрсәтеп.
Бүген Нуретдин ага ясаган гармуннар бик күпләрнең өй түрен бизи. Бериш баянчы-артистлар ул ясаган гармуннар белән сәхнәгә чыга.
- Кулымдагы тальян 1932 елгы. Реставрацияләдем үзен. Тавышы үтә моңлы. Менә тыңлап кара әле, - дип уйнап та күрсәтте Нуретдин ага. - Бүген кулда сигез гармуным бар. Хәзер гармунда сирәк уйныйлар. Мәсәлән, безнең Чаллы шәһәрендә җиде-сигез кеше уйный. Алары да минем шикелле өлкән буын кешеләре. Без дә китеп барсак, тальян гармуннарда кем уйнар?! Сабантуй кебек зур бәйрәмнәрдә менә шулай күңелнең ярсуын басып алабыз инде. Теләче Сабан туена ел да кайтырга тырышам. Хәтерлисездер, җиде-сигез ел элек узганында да очрашкан идек, - дип сөйләп китте яңа танышым.
Әлеге сәләте Нуретдин аганың балаларына күчкәнме соң?
- Ренат исемле улым баянда уйный белә, ә менә Рамилемнең гармуннарда уйнарга хирыслыгы булмады. Гармуннар ясау турында әйткән дә юк. Анысы яшьләй гүр иясе булды. Урыны җәннәттә булсын, һәр ясаган, төзәткән уен коралы яңа танышлар, гыйбрәтле хәлләр белән очраштыра, эшләү, яшәү теләген ныгыта, - ди оста. Ул үз гомерендә күпме гармун ясаганын, рәткә китергәнен хәтерләми.
Быелгы Теләче Сабан туенда мин әнә шундый кызыклы шәхескә тап булдым. Кызганыч, озаклап сөйләшеп торып булмады. Ул тальянда сыздырып, Сабантуй кунакларының күңелен күрергә ашыкты. Кызганыч, Нуретдин аганың тальянда сыздыруы ата-бабаларыбыздан калган соңгы моң, ядкарь булып тоелды. Аның кебек гармун ясау осталары «соңгы могикан» булмаса иде, буыннар чылбыры өзелмәсә иде. Ул балачакны, яшьлек елларын искә төшереп китеп барды. Күңелдә өзелгән моң калды...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар