16+

"Быел әрем себеркесе белән генә чабынырбыз кебек..."

Быел урманнарга яңа афәт яный. Агач яфракларын парсыз ефәк күбәләге ашый. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Шәрә агачларның көннән-көн күбәюе Кама елгасы аръягында гына күзәтелсә дә, Самара ягыннан килеп кергән “мөртәт”ләр, чынлыкта, республикабызның барлык районнарына да таралганнар инде. 

"Быел әрем себеркесе белән генә чабынырбыз кебек..."

Быел урманнарга яңа афәт яный. Агач яфракларын парсыз ефәк күбәләге ашый. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Шәрә агачларның көннән-көн күбәюе Кама елгасы аръягында гына күзәтелсә дә, Самара ягыннан килеп кергән “мөртәт”ләр, чынлыкта, республикабызның барлык районнарына да таралганнар инде. 

Мунча себеркесен бәйләп сатуны кәсеп иткән авыл кешеләре бүген борчуда

“Юкәнең кирәген бирә”
Халык аптырашта, урманчылар сынау кичә, ә менә урманга бәйле кәсеп белән көн иткән мунча себеркесе бәйләүчеләр бу көннәрдә төн күрми, ял белми җәһәтлек күрсәтә. Урмандагы яшеллек санаулы, димәк, өлгерергә, кортларга кадәр җитешергә кирәк. 

Урмандагы “вазгыять” мунча себеркесенең бәясен икеләтә арттырырга тиеш кебек. Ләкин, халыкның әллә ни исе китми икән. Ачыгудан ризык та, салкыннан саклый торган киез итек тә түгел, ансыз да яшәп була, кем әйтмешли, узган елгы запасларны да саклап тотарга ниятләре. 

Апас районының Табар Черкене авылында яшәүче Михаил Волков алты еллап өч төрле агачтан – имән, юкә, каеннан мунча себеркесе бәйләп сата. Таң беленүгә урманга кузгалган абзыйны “урак өсте”ндә борчыдык. 

– Урманнарга барырлык та түгел, кул сузарлык агач калмады – бигрәк “йолкышландылар”. Юл буендагы посадкаларда гына кайнашам. Имәнне дә ул кадәр ашамый, юкәнең кирәген бирә инде. Себеркенең бер пары узган ел 150 сум иде, быел менә 200 сум иттем. Артыгын сорап булмый, ул кадәр комсызланырга ярамый. Урман-күлләр – Аллаһының нигъмәте, аларны үзебезнеке итеп карарга ярамый. Сораучылар күп булса да, яшем дә бар бит, акча артыннан куа алмыйм – иртәнге сәгать алтыдан урманга китәм дә, ике сәгатьтән кайтып та җитәм, бер көнгә 20 пар себерке бәйлим. Бер сезонга бәйләгән себеркеләрем 300 пардан арта инде, санап та, язып та бармыйм, — ди ул.

Михаил Волковның борчылуы урынлы, бөҗәкләр талымсыз, урман кадәр урманны “егып”, авылга ук кайтмакчылар.
– Әле сөйләшеп тордылар, авылда алмагачларга да ябышкан, диләр. Яфракка кырык аягы белән берекккән диярсең– бәреп тә төшереп булмый бит. Үзебезнең якта аларны берәр айлап күрәм инде. Саба ягында аларны агулап та караганнар, сорашам бит, файдасы тимәгән, бераздан тагын барлыкка килгәннәр, – ди ул.

“Әрем белән чабынырга калды”
Спас районының Чәчәкле авылында бөтен туган-тумачаларына дип йөзәр пар каен себеркесе бәйләргә гадәтләнгән Гөлшат ханым Гаязованың да эчендә ут. Авыл эчендә исән каеннар бар әле, күңел хакына анысын ботарлый алалар, ә менә урманнар аркылы күренә – агачлар шәрә...

– Болгарга барганда юл буе бер төрле күренеш – агачлар яфрак ярырга әзерләнәләрмени... Күрше Йолдыз авылында имәннәр үсә, еламыйча карап та булмый бит үзләренә – тетеп бетергәннәр. Кайбер кешеләр мунча себеркесен май аенда ук җыеп куйдылар, иртә әле, чабынганда яфраклары коела дигән идек, менә хәзер коелырга да калмады... Ел да каен себеркесенә әрем кушып бәйли идек, быел әрем себеркесе белән генә чабынырбыз кебек, – ди Гөлшат ханым.

Ә менә Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Равил Бикмуллин әллә ни кайгырмый. Кортлар да күренми, дип ышандыра. Дөресрәге, 30 пар май себеркесе бәйләп куйганнан соң урманга барып та карамаган үзе. Әмма, ул яклардан үткәндә күз салдым – урманнар куе, үз яшеллегендә әлегә.

Аксубай районының Яңа Ибрай авылы җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та чарасызлыктан хәләле Албира ханымның туган ягы Мамадыш районының Катмыш авылы урманнарына себерке җыярга кайтмакчы. 

– Топольгә генә “теш”ләре үтми, яфраклары әчерәктерме. Ышанасызмы, каеннарны харап итеп, инде люцерна яфракларын кимерергә керештеләр. Юкә белән имәнгә дә көн юк, ярый әле май себеркесе җыйган идем. Авыл кешесе тырыш бит ул, кешегә салынып ятмый. Алай да колагыма керде – себеркенең хакы 300 сумга җиткән. Ел да аны 20-50 сумга сата иделәр, – ди Фәһим әфәнде. 

“Имәннәр исән әле”
Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйлманов исә ел саен 900 пар каен себеркесе бәйләп сата.
– Хаклар узган елдагыча: имәннеке – 160, каенныкы 150 сум. Бик арттырыр идем, халык әле монысын да кыйммәтсенә. Кул хезмәтен уйламыйлар да. Көненә 5-15 чакрым ераклыкка барып, бер олау кисеп кайтам да, кичкә кадәр шуны селкенмичә утырып бәйлим, арка-билләрем калмыйм. Кулларымның талганын әйтеп торасымы? Туйдыра да. Алты елдан бирле үз килентларым, быел өстәмә кешеләрне ала алмыйм, өлегереп булмый. Элек ике егет булыша иде, быел алар эшкә керде, үзем генә. Аннары урманда агачы да чамалы. Кап-кара кортлар, кайбер агачларның сыңар яфрагын да калдырмыйлар. Урманга сирәк барам, посадкаларда гына йөрим. Имәннәр исән әле бездә, кортлар бетергәнче өлгерим дип бу көннәрдә каенныкын әзерлим, – ди ул.

Чынлыкта май аеннан себерке бәйләргә керешкән. Гадәттә, Питрау бәйрәменнән соң себерке бәйләү туктатылса да, Рамил кара көзгә кадәр мунча себеркесе әзерләвен яшермәде. 

– Сентябрь аенда да бәйлим, саргайган яфракларын гына өзеп ташлыйм да. Мактый-мактый чабыналар. Чабынганда себеркенең яфрагы коелмасын дисәң аны дөрес пешерергә генә кирәк бит, – ди ул.

Рамилнең дә себеркеләре шифалы – әрем кушып бәйли. Көненә 30-50 пар себерке бәйләгән егетнең клиентлары – Башкортстан, Әлкидән үк киләләр. Җырчы Вадим Захаров та ел саен Рамилгә 60 пар себерке әзерләтә икән. 

– Вадим быелгы хәлне беләдерме, хәбәре юк, себеркесез кала бит инде, – дип тә шаяртып куйды Рамил. 
Бүгенгә мунча себеркесе базарында хәлләр шулайрак. Аның каравы интернет челтәрендә себерке бәясе – 400 сумнан алып 1000 сумга кадәр. Әле бу 45 процент ташлама белән диелгән. Балта җептән башкасын күрмәгән авыл кешесенең заманча сәүдәгә теше үтмәсә дә булганына шөкер итеп яши белә. Гәрчә юк бәягә себерке бәйләсә дә...

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading