16+

Резеда Сафиуллина-Ибраһимова: «Казанымны ташлап китәсем килми»

Резеда Сафиуллина-Ибраһимованың әнисе нигезенә кайтышы. Арча районының Шекә авылы борылышында аны ире каршы алган. Алда 2-3 чакрым юл. Үзем туктап утырттым.

Резеда Сафиуллина-Ибраһимова: «Казанымны ташлап китәсем килми»

Резеда Сафиуллина-Ибраһимованың әнисе нигезенә кайтышы. Арча районының Шекә авылы борылышында аны ире каршы алган. Алда 2-3 чакрым юл. Үзем туктап утырттым.

“Бармагы бозыла, кисәбез...”

Юл уңаенда гына сөйләшер сүз бетмәгәч, әрсез кунакны өйгә дәштеләр. Әнвәр абый бакча эшләре дип, бер атнага авылда калган, ә Резеда ханым, эшләре чыкканга, башкалага барып кайткан. Бер ел күрешмәгәннәр диярсең, сөйләшеп туймыйлар. Икеңә – бер сулыш, дигәне шушы күрәсең. Гомернең кыл уртасына җиткәч, бер-берсен эзләп тапкан ярлар, икенче мәртәбә гаилә корганнар. Бәхеткә һичкайчан соң түгел, димәк.

- Резеда ханым, әниегезнең төп йортын ташламыйсыз икән.

- Минем дә туган нигезем ул! 3 яшемнән Хәтирә әби белән Гомәр бабай янында, авылда үстем. Әни мине 3 нче курста укыганда тапкан. Максатчан кеше ул, беләсез, укуын ташларга теләмәгән. Артык елак булганмын. Минем бит әле тууым да кайда диген, Казанның Габдулла Тукай үлгән А.Г.Клячкин хастаханәсендә! Шекәгә кайтсам, көч алып киләм. Яңа эшләргә канатланам. Рәхәт миңа биредә, бик рәхәт.

- Авылда әби-бабай тәрбиясе дә икенче...

- Әнинең төпчек сеңлесе Рушания апа белән арабыз 10 гына яшь. “Сеңлем, Резеданы кара инде, чәчләрен көн дә тарап үр, яме”, – дип әйтә иде әни аңа киткәндә. Мәктәпкә керә алмадым, 7 яшемнән әнигә тагылып, гастрольләргә чыгып киттем. Миңа портфель алдылар. Шуны тотып, өстәл әйләнәм дә, мәктәпкә барам янәсе, өстәл артына китап тотып утырам. Портфельгә китаплар дыңгычланган, кирәге дә, кирәкмәгәне дә. Әни – укытучы. Китап корты идем, 4 нче сыйныфның табигать белеме китабын бер көндә укып чыктым. Башка балалар белән мәктәптә укырга хыяллана идем. Тагын бер хыялым – балерина буласым килә иде. 6 яшемнән сәхнәдә биеп, 4 ел эчендә профессиональ дәрәҗәдә биергә өйрәндем. 10 яшемдә Пермьгә гастрольләр белән барып чыккач, училищега да алып бардылар. Гәүдә төзелешем туры килми, оча сөякләремне киңрәк, дип алмадылар. Әй, еладым. Бер музыкантыбыз: “Уфада музыкантлар тәрбияли торган махсус мәктәп бар...” – дип әйтеп куйды. Киттек. Имтиханнар бирдем. “Кайда укыдыгыз?” – дип сорадылар. Беркая да укымадым, дим. Музыкадан да көчлемен, җырлыйм да, көйне тиз отам, ноталарны да дөрес ишетәм. Әни аңлатып бирде инде.

- Ничек ияләштегез?

- Мин 10 яшемә кадәр беркем белән дә аралашмаган бит, тансык. Башкортстандагы сәләтле балаларны алып киләләр, тегеләрнең, балалар бакчасындагы кебек, әниләреннән аерылып каласылары килми, елыйлар. “Бергә күңеллерәк, нигә көйсезләнәләр икән?” – дип аптырап карап торганым хәтеремдә. Мин бик үзенчәлекле, башка балаларга охшамаган идем.

- Ныклы әзерлекле музыка белемегез була торып, журналистикага укырга кергәнсез.

- Мин бик үҗәт. Әни салган юлдан түгел, үз юлымны ерасым килде. Балаларым да шундый. Мәктәптә хыял үзгәрде – язучы булырга теләдем. Иншаларны матур яза идем, “Каләмең бар, телең матур”, – дип әни үзе дә киңәш бирде. Беренче курста ук телевидениедә тапшырулар эшли башладым. Туры эфирда баручы авторлык тапшыруларым бар иде. Кияүгә чыгып, ике бала тапкач, авырлашты. Җитмәсә бер балам авырып китте, бармагы бозыла, кисәбез, дип табиблар операция турында сүз кузгатты. Журналистикада калу авырлашты. Көне буе сьемкалар. Балаларым кадерсезләнеп, типкәләнеп үсмәсеннәр, дип гаиләне сайладым.

Ике ил арасында

Яшерен батырын түгел, Резеда ханымның беренче ире – чил ил кешесе. Бу хакта, сүз кузгатсам да, Әнвәр абый каршы килде. Резеда ханымның үткәндәге шәхси тормышына ул инде йозак элгән.

- Элек мин ул хакта да сөйли идем. Ә хәзер Әнвәр катгый тыя, сүз чыктымы кәефе төшә. 10 яшеннән башка шәһәрдә үскән, әнигә ияреп, ярты дөньяны әйләнеп чыккан бала мин, иртә чыныктым, язмышымны чит ил кешесе белән бәйләргә шуңа курыкмаганмындыр. Йолдызнамәләргә мин хәзер шикләнеп карыйм, әмма элек, астрология белән кызыксынганда, бер хикмәтле сүзгә тарыдым – минем тип кешеләр чит ил кешесенә кияүгә чыгачак, дип язылган иде. Әнвәр дә чит ил кешесе бит. Үзбәкләр арасында үскән татар кешесе. Оппозициядәге журналист, хәрби – полковник, зур дәрәҗәдә – Ташкентта ОБХСС җитәкчесе булып эшләгән. Кәримов режимына каршы чыгып, сәяси качак хәленә калган. Икебез дә тормышта туры сүзле, дөрес карашлы булуыбыз аркасында үз башыбызга бәла эзләүчеләр, – ди Резеда ханым.

- Минем үз тормышым бай иде, шәхси йөртүчем булып, дәүләт машинасында йөрсәм дә, башкалар өчен көрәш мәйданына чыктым, – дип куйды Әнвәр ага. Аңа шулай дип эндәшәсе килә, күпне күргән. – Бер кешенең кыюлыгы гына илдәге хәлне үзгәртә алмады, билгеле, үзбәкләр дә бит бердәм түгел, аерым гына почмакта посып утырырга яраталар. Ераккарак китәргә куштылар... Хатыным минем белән китәргә теләмәде. Мин хәзер Швеция гражданы. Европада 10 ел буйдак яшәгәч, хатыным үзе әйтте, тап берәрсен, өйлән башкага, диде.

- Әнвәрне мин яхшы аңлыйм, үз гәүдәсе белән мылтыкка ташланып та, халкын коткара алмаслыгын белсә дә, холкы шундый – башкача булдыра алмый, егылганчы көрәшәчәк. Әйдәгез, үзебезнең ничек танышуыбызны сөйлибез. Мин дә күптән аерылышкан хатын, балаларны ирсез үстерүнең ни нәрсә икәнлеген яхшы беләм. Казанда үз йортыбыз белән яшибез. Ир-ат кирәк. Олы улыма бала гына түгел, йорт эшләрен кайгыртырга туры килде. Берзаман ул өйләнде. Туйда бөтенесе мине котлыйлар, ә мин үземне бер бәхетсез, ятим бала сыман хис итәм, елыйсым килә. Кешегә әйтергә оят. Соңрак аңладым, улымны үстердем дә, инде югалтам дип кайгырам икән. Ширин да миңа кушылды. Абыйсын көнләшә башлады. Омар абыйсына тиң кыз юк, дип уйлавы! “Нишлисез сез?” – дип әни әрли. “Йөрәгемне урталай кистеләр дә, яртысын урамга чыгарып ташладылар”, – дидем улыма. Ул да аптырашта. “Сезнең алда гаебем бар сыман хис итәм”, – ди, соң гаеплемени бичара бала? Менә шул сүзеннән айнып киттем. Балаларны вакытында үз тормышына җибәрергә кирәк, дидем. Ширин Америкада яши инде, кире китеп барды да үз тормышына чумды. Кечкенәсе дә үсеп җитәр, дим, әлегә куенымда да, аннары бит ялгыз калачакмын.

- Уй дигәне кирәкле сукмакка борып кертә дә...

- Казан урамыннан барганда танышымны күрдем, атаклы галимә. Ул ялгыз иде. Хәлен сорашкан идем, кияүгә чыккан. Сайтта танышканнар! Ирен мактап туймый бу. Танышулар сайты җилбәзәк ханымнар өчен дип уйлый идем, үземне сынап карыйм әле, мин әйтәм. Белдерү элеп, ике көн үттеме икән, Әнвәр килеп чыкты! “Балаларымны үлеп яратам. Әгәр дә ир белән бала арасында сайларга туры килә икән, балаларымны сайлыйм. Мин инде формалашкан, башкаларга яраклаша белмим, үз фикеремне турыдан әйтәм”, – дигән сүзләрем аңа бик ошаган. Җиңел сөйләшеп киттек. Сорау арты сорау бирәм моңа, ә ул әкрен генә сөйли. Өч җирдә эшлим, ике өй арасында йөгерәм, фәнни мәкаләләр язам, эш атына әйләнеп беткән хатын, гел чабам, ашыгам – менә нәрсә җитмәгән миңа! Син тормышыңны сөйләрсең, ә мин тыңлармын, вакыт-вакыт тыңлап та тормам, дип уйлыйм үзем. Сәгатьләр буе сөйләшә идек. Аннары ул Казанга килде. Мурат улым белән яши идем, аның белән таныштырдым. Омар белән киленем килде. Балаларым бик ачыклар, кул биреп күрешүгә якын иттеләр. Өстәл артында репрессия турында бәхәсләшеп киттек, шул чакны балалар Әнвәрне яклап, аның ягына бастылар. Әнвәр балалар алдында тәкъдим ясады. Әни куанды. Миннән 15 яшькә олырак икәнлеген белгәч: “Әй, кызым... Йөрәге саф булса кеше картаямыни ул?” – дигән иде. Ул елны Яңа ел бәйрәмен куанып каршы алдым. Соңгы елларда кышкы ялларны яратмый да башлаган идем. 6 гыйнвар көнне дә никах укыттык. Киленем Адина бәби көтә иде инде. Кызым Ширин дә Америкадан никахыбызга махсус кайтты. Әнвәр белән 5 ел яшибез. Башта мин эшләдем әле, ике институтта укыттым. Проектларым бар иде. Эш белән балалар дип яшәгәнмен икән, шәхси тормышымны онытканмын, шуны аңладым. Башта проектларымны тапшырдым. Аннары эшемнән киттем.

- Кайда яшәргә җыенасыз?

- Әнвәр Швециягә тартыла. Ә мин Казанымны ташлап китәсем килми. Әлегә ике арада. Кышын Швециядә яшибез, җәен монда кайтабыз, – ди Резеда ханым. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading