16+

«Әллә Вәдүт кайттымы?” – дигәнен сизми дә калды. Икебез дә үлгәнен дә белеп торабыз»

Әтнә районы Яңа Шашы аылында яшәүче Тәскирә апа белән Вахит абый Фәттаховларның янәшә үткән юллары кояш яктылыгана тиңләрлек якты, озын!

«Әллә Вәдүт кайттымы?” – дигәнен сизми дә калды. Икебез дә үлгәнен дә белеп торабыз»

Әтнә районы Яңа Шашы аылында яшәүче Тәскирә апа белән Вахит абый Фәттаховларның янәшә үткән юллары кояш яктылыгана тиңләрлек якты, озын!

“Вәдүтем хәрби хезмәткә бармады. Кечкенә чагында шомырт агачыннан егылып төшкән иде. Башта аңсыз яткан, без эштә, белмәдек. Аңына килгәч, үзе торып, әвә-түнә кайткан. Балалар егылмыйча тормый, без дә борчылмадык. Ә ул башында кара тап булып калган, үскәч килеп чыкты. Язмышына язылган икән, барыбер башы бәрелеп үлде”. 

Чегән юравы
Әтнә районы Яңа Шашы авылында яшәүче Тәскирә апа белән Вахит абый Фәттаховларның янәшә үткән юллары кояш яктылыгына тиңләрлек якты, озын! Иңне иңгә куеп 58 ел бергә гомер кичерәләр. “Сөбханалла!” – диеп алкышлыйсы килә үзләрен! 

“Кышларны язга тарттык”
Бер көйгә генә яшәп ятышлары. Үзләре әйтмешли, картларча. Бер-берсенең кадерен белеп. Вахит абый сугыш чоры баласы. Тәскирә апа исә җиңү шатлыгыннан яралган бала.

– Әнинең сыңар канат җылысында икәү үстек. Ачлык кыйнадымы дисең, сеңлем... Белмим, тилмергәнемне бик хәтерләмим. Ул елларда бөтен авылда бер хәл – тәмле ризыкны тансыкка да күрмәдек. Кычыткан белән черек бәрәңге коткарды. Бакча тутырып бәрәңгесен утырткач, бик әйбәт уңар иде, кышларын язга тарттык. Язы җәйгә ялганды, шулай яшәдек инде, үстек. Кәҗә дә асрадык әле. Әти сугышта хәбәрсез югалды. Аңа пособие алып тордык. Кулга әз-мәз акча кергәч, әнигә дә җиңелрәк булгандыр. Әле яңарак кына эзтабарлар әтинең кайда җирләнгәнен табып бирделәр. Рәхмәт кенә дим. Бүгенгәчә әтинең кайдалыгын белмичә яшәдем бит, – ди Вахит абый. 

Аның балачагы аулак өйле заманга туры килгән. Ачлыгын хезмәт, кичләрен җыр-моң белән җиңгән халыкның кечкенәдән эш сөеп үскән баласы ул!
– Кич утырырга җыелышсалар, әниләргә без дә иярә идек. Сәке эләгәме, мич башымы, җырлаганнарын, сөйләшкәннәрен тыңлап ятабыз, безгә кызык! Җиденче сыйныфтан соң тракторчылар курсында укыдым да авылга төпләндем. Күмәк хуҗалыкта эшләп яшәдек. Көне буе күмәк хуҗалык хезмәтендә идек, кичен авыл халкы гозереннән кайтып кермәдек. Кара төнгәчә хезмәттә үтте гомер. Авыл кешесенең дә сүзен тыңламыйча булмый бит, – ди Вахит абый.

Яңа Шашыдан өч чакрым ераклыктагы Чымбулат авылында туып, әнисе белән 1964 елны Яңа Шашы авылына күченеп киләләр.
– Яңа Шашыга йөреп эшли идем, ике арада юл кыйнап йөргәнче дип кузгалдык, өй дә иске иде. Өйләнермен, балалар туар, аларга җайлырак булсын дип тә уйланылгандыр. Яңа Шашыда өй сатып алдык, үз нигезебезнең кадагына да кагылмыйча калдырып киттек. Ул авыл яши әле дә, беткәндер дип уйламагыз, – ди Вахит абый.

“Ирең башка чыкмаячак”
Тәскирә апа исә төп Яңа Шашы авылы кызы. Тулы гаиләдә туса да, 2 яшендә ярты ятим кала.
– Вахитлар дәүләттән акча алганнар, безгә анысы да эләкмәде... Әти сугыштан кайткач, яман шеш белән авырган. Биш бала идек, үскән берсе чыгып китә барды – Зәйнәп әни белән икәү генә торып калдык. Яшьтән нинди эшләрдә чыныкканны санасаң, сеңлем... Бозаулардан соң сыер сауган чагым. Мәктәптә әйбәт укыдың дип, идарәгә кассир итеп дәштеләр. Ферма мөдире җибәрмәде. Монда да бик әйбәт эшли ул, тимәгез, диде. 19 яшемнән кияүгә чыктым, – дип сүзгә кушыла Тәскирә апа.

Иртәрәк кебек тә... Аллаһы әмере белән укылган никахка әнисе дә каршы килә. Тик кыз тыңламый.
– “Үзеңнән олы. Гомерең буе каенана белән торачаксың. Ирең – төпчек бала, башка чыкмаячак”, – дип, әни мәрхүмә ничә мәртәбә кабатлады икән. Әй, сеңлем, ул вакытта кеше сүзе колакка керәме соң? Тыңламадым. Матур яшәп киттек без. Дөрес, тормыш иткәндә төрлесен кичтек. Әнкәй белән сүзгә килсәк тә бер-беребезне урамга чыгып сөйләмәдек. Ике бала үстердек. Олысы – Вәдүт, балакаемны 37 яшендә җирләдек. Бик акыллы иде. Эчмәде, тартмады. Мин генә түгел, аны күршеләрем дә, авыл халкы да бик мактый. Мәктәптән соң Әтнә техникумында механикка укыды. Кечкенәдән: “Таксист булам”, – диде. Башта Тольяттига укырга китәсе иде. Туганнар туктатты. Васильевода бар дигәч, барып караган идек, андый һөнәргә аерым укытмыйлар икән. Таксист булып эшләүчегә механик белгечлеге кирәк дигәч, Әтнә техникумына керде балакай. Бик яратып укыды, – ди Тәскирә апа. 

“Бер нигез икегә бүленми”
Итекченең итеге буламы? Ни гаҗәп, Вахит абый балаларын тракторы янына якын да китерми. 
– Тормышыгыз әле башланмаган, йөрерсез, хәзердән үк интекмәгез, дия иде. Тракторга кысылмасыннар дип тә уйлагандыр. Аннары авыл кешесенең балалар көен көйләргә вакыты да җитми, көне-төне эштә иде бит ул. Безнекеләр үзлегеннән трактор-машина йөртергә өйрәнде. Вәдүтем әни җанлы иде, өйне дә икәү юдык, бакчаларны да икәү үстердек. Мин югында ул сыерны да үзе сауды. Ике балам кечкенәдән икесе ике төрле: Вәдүтем – тыйнак, сабыр, басынкы, ә Рафитым ут борчасы, тиктормас! – ди Тәскирә апа. 

Таксист булырга хыялланган Вәдүтне, диплом алгач, юллама белән Югары Осланга эшкә җибәрделәр. Механик итеп. Ике ел эшли. “Табигате дә бик матур, Идел елгасы ярында урнашкан. Тик барыбер безнең авылга җитми инде”, – дия иде мәрхүм. Атна саен кайтып йөрде, ялында эшләсә төянеп үзем бара идем. Авылга кайтып, күмәк хуҗалык рәисен йөрткәндә ялны күрмәде дә. Тәүлегенә ике сәгать йоклый да чыгып йөгерә иде. “Эш түгел бу, ялчыдан да болайрак”, – диде дә, икенче эшкә күчте. Кайда эшләсә дә бик яраттылар үзен, техникага кулы алтын иде, бер ялгансыз, – ди әңгәмәдәшем. 

Авылда калыр җае да була. Әтиләре сүзне кыска тота.
– Икесен каршысына утыртты да: “Уйлагыз, икегезне дә төп йортта асрый алмыйм. Бер нигез икегә бүленми”, – диде. Вәдүт Казанга чыгып китте. Шунда Буа ягы кызы Динә белән танышып, гаилә корып җибәрде. Бик әйбәт ул, мин аңа гомерем буе рәхмәт укып яшим. 2003 елны Вәдүтемне җирләгән көннән бирле безне ташламыйча, аралашып яшибез бит. Күпме әйттем, кияүгә чыкмады. Баласын сыңар үстерде. Яшьлегең үтә, дидем, яхшы кеше очраса гомереңне сыңар үткәрмә, дип гел әйттем. “Мине яратырлар да ди... Ә баламны?” – дип әйтә дә сүз өзелә. Аңа бәхет теләүдән әйтсәм дә, ул – хаклы. Лилия оныгым да үсеп җитте, шөкер. Әй, баштагы мәлләрдә... Атна саен Динә кызын күтәреп, автобуска утырып кайтыр, йөрәге янганга кайткандыр, дим. Каршы чыгып алабыз, озатып калабыз. Күрешкәч, кочаклашып елыйбыз, – ди Тәскирә апа.

“Әти бүген кайтмый ул”
Язмыш сынавыдыр: Динә белән Вәдүт нибары дүрт кенә ел бергә яшиләр. Динә – югары белемле укытучы, кызы хакына балалар бакчасында эшләгән чагы. Ул көнне никтер баласы да өйгә кайтмыйм, дип аптырата.

– Динәнең: “Кызым, әтиең кайтканчы, ашарга пешереп өлгертәсем бар”, – дигән сүзенә, Лилия киреләнеп: “Әти, бүген кайтмый ул!” – дип җавап биргән. Исең китмәле. Бала сизенгәндерме, фәрештәләр ирештергәннәрдерме... Башын да күтәрмичә, уйнавы уйнау икән. Тормыш йөге берүзенә калгач, киленем Оргсинтез заводына күчте. Аллага шөкер, эше әйбәт булып чыкты, бер түгел ике фатир алды. Тормышы җитеш, – ди газиз ана.
Вәдүт банкта эшли, йөртүче. Казанның Киров районындагы Фрунзе тукталышындагы кибеткә туктагач, машина салонындагы фильтр эшләми дип, алыштырырга уйлапмы, кибеткә кереп йөгерә.

– 5 март көне ул. Программист машинада утырып калган. Ул заманда сары автобуслар йөри иде – “Икарус”лар. Ике автобус килеп туктаган булган, Вәдүт әҗәленең кызулыгы беләнме, өченче автобус килгәнен күрмәгән. Өченче автобусның шоферы да Вәдүтне шәйләмәгән. Улым кинәт килеп чыккач, ул ни эшли алсын инде... Баламны бәрдергән. Әле 5 метр тирәсе Вәдүтне өстерәп тә барган. Ике атна аңсыз ятты. 18 март көнне җирләдек. Баш миендәге үзәк нерв җепселләренә зыян килгән. Безгә: “Вәдүт хастаханәдә ята, авырып китте”, – диделәр. Хәлен белергә баргач кына белдек. Аңсыз калдым. Хәсрәтләнепме, аягым таепмы, хәтерләмим дә, улымның хәлен белергә баргач, урамда егылып, ике җирдән аягымны сындырдым. 40 көн гипста утырдым, – ди Тәскирә апа.
Соңгы көннәре якынлашканын Вәдүт үзе дә сизенә. Үзенең “Газель” машинасына шәһәрдән озын гына бер тимер торба салып, авылга алып кайта. “Борылганда машинаның тәгәрмәчләренә кадәр күтәрелде” – дип сөйли өйдәгеләргә. Әнисе билгеле куркуга кала. “Саграк кылан. Әгәр дә каплансаң?..” – дип сорау катыш битәрләп куя. “Мин үлемнән курыкмыйм”, – ди ир.

– Казанда аңа чегәннәр очраган. Берсе Вәдүтнең уч төбенә караган да: “37 яшенә кадәр яшисең”, – дигән. Кайтып әйткәч, йөрәгемне кисеп төшерде. Ул да, мин дә ышанмаган идем дә... – ди әңгәмәдәшем. – Күз алдымда гел соңгы күрешүебез. Мин барып кына җиттем, улымны икенче хастаханәгә башын төшерергә алып киттеләр. Күреп калдым. Мине сизде булса кирәк, күзеннән яшьләр тәгәрәп төште. Җирләгәч, мескенкәем, гел “кайтып” йөрде. Көне-төне елауларым... Вахит арып йоклый, ә минем баш тубал кадәр, мендәргә дә куеп булмый. Берсендә: “Әни”, – дип тавыш бирде. Чын Вәдүт тавышы. Вахит та ишетеп сикереп торды. “Әллә Вәдүт кайттымы?” – дигәнен сизми дә калды. Икебез дә үлгәнен дә белеп торабыз. Әгәр дә үзем генә ишетсәм, сөйләсәм дә ышанмас иде Вахит. Менә шуннан соң елаудан тыела төштем. Кайгы бүләге – шикәр чирем барлыкка килде. 

Төпчегенең тормышы көйле, шуңа сөенеп яшиләр. Рафитка өч гаилә йөге төшсә дә, иң мөһиме – кайгы-хәсрәтләре капка шакымасын. Сабырлыкта сыналган йөрәкләренә шатлык-сөенечләр генә шифа бирсен.

Язмага реакция белдерегез

9

0

4

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading