16+

“Балагыз булмый. Берәр ятим бала алып үстерегез”, – дип кайтарды

Кеше баласын үз гаиләңә берне, күп дигәндә икене сыендырып була. Ә менә аннан күбрәген тәрбия кылучыларга шәхсән үзем чын-чынлап сокланам.

“Балагыз булмый. Берәр ятим бала алып үстерегез”, – дип кайтарды

Кеше баласын үз гаиләңә берне, күп дигәндә икене сыендырып була. Ә менә аннан күбрәген тәрбия кылучыларга шәхсән үзем чын-чынлап сокланам.

Әлмәт районының Кичүчат авылында яшәүче Лилия апа белән Юлай абый Байдәүләтовлар гаиләсенә әнә һәйкәл куярлык. Алар 12 ятим баланы тәрбиялиләр.

Себер уйган яра
Бер көтү бала-чага белән кунакка баруларны күз алдына китерәсезме? Базарга чыгулары? Ирексездән, балачакта карап үселгән “Сак булыгыз, маймыллар!” исемле мультфильм искә төшә. Байдәүләтовлар гаиләсендә дә кайчакларда нәкъ шулай, шаярырга һәвәс бала-чаганың төрле чагы була. Ләкин бер вакытта да аларны рәнҗетерлек итеп әрләмиәр. Барысы да уртага салып сөйләшенә. Мондый тәрбия үрнәгенең хикмәте нидәме? Бала күңелен яралап, кырыслык белән генә акыл биреп булмый. Йомшак сүз, мәнле киңәш – үтемлерәк. 

Лилия ханым Азнакай районының Чалпы авылы кызы. 7 балалы гаиләдә кышларын бәкедән 15 шәр литрлы чиләк-көянтә белән су ташып, терлек карашып, эшләп үскән чын авыл баласы. Җитлеккәч, Бөгелмәдә ревизор һөнәрен үзләштергән. Яшь белгечне язмыш фәрманы белән ерак җирләр үзенә дәшә. Себердә яшәүче бертуган апасы аны эшкә чакыра! Читтә туган җирен сагынып яши ул, әмма түзә. 

–Август аенда Себергә барып төшкән идем, октябрь анда туй иттек – Юлай абыегызга кияүгә чыктым. Ул бертуган апамның танышы иде. Менә әйбәт егет, дип күрештергәч, апа сүзенә ышандым, Юлай белән дуслашып та киттек. Беренче балабызны 1978 нче елны таптым. Мин аны табар вакытым җиткәч тә, никтер 24 көн артык йөрттем. Зыяны булыр дип тә уйламаганмын, үзем дә тулгак башланганчы йөрдем шул. Табибларга иртәрәк барасы калган дим хәзер. Карынымдагы су балага киткән булган. Табиблар мине азаплап, мәҗбүриләп таптырдылар. Тулгак ачысы үземне үлем чигенә җиткерде, хәзер җан бирәм дигәндә генә баламны тудырдым. Балакаемның нәни йөрәге бер тәүлек үлем белән көрәште дә тынып калды. Аннан кызыбыз – Альбина туды. Тапканчы, һәркөнне дога укыдым. Сабый баланы гүргә иңдерү ачысы әле дә йөрәктән китми, сеңлем. Бала хәсрәтен җиңеләйтер өчен бала артыннан бала табар исәбем зур иде, кабат йөккә уздым, тик... Аналыктан тыш йөклелек дигәне мине тагын яшәү белән үлем арасына китереп бастырды. Альбинам  бертугансыз үссә дә, бүген туганнары ишле! – ди Лилия апа.

Сынау
Итәк тулы бала үстерү хыялы соңлап булса да чынга аша аның. Шул хыялы төргән бәхеткә мең шөкер ул. 
–Тәрбиягә балалар алуыбызның үз хикмәте. Альбинабыз мәктәпне тәмамлагач, Казанга кайтып, юридик техникумга укырга керде. Ике арада ерак чакрымнар: кызыбыз – Казанда, без – Себердә. Әй, Альбинаның безне сагынып елаулары, күрешәсе килеп өзгәләнүләре...  Юлай белән сөйләштек тә, лаеклы ялга чыгар вакытыбыз да җиткән иде, 23 ел гомер иткән Себер суыкларын ташлап, Татарстанга күчендек. Кызыбызга да якынрак булсын дип, Югары Ослан районының Рус Макылы авылыннан йорт сатып алдык. Альбина да атна саен кайтып йөрде, үзебез дә гел Казан юлын таптадык. Диплом алгач, аны Әлмәткә эшкә җибәрделәр. Янә кызыбыздан ерагайдык бит. Безне тагын кайгы басты. Йорт җирләрне саттык та, Әлмәткә якын авылларның берсе – Кичучатка төпләндек. Монда яши башлавыбызга да 15 еллап. Альбинабызны кияүгә бирдек. Үзләре дә бик тилмереп көтте, без дә икеләтә хәсрәтләндек, Аллахы Тәгалә аларга 5 ел бала бирмәде. Без йөрмәгән им-томчы, табиб калмады. Бер дәвалаучы бабай: “Балагыз булмый. Берәр ятим бала алып үстерегез”, – дип кайтарды. Мин юл буе еладым, кызым өйгә кайтып җиткәнче тузынды. “Нишләп кеше баласын үстерик? Кайчан да бер үзебезнеке булыр әле”, – диде. Ул үзе дә могҗиза көтмәгәндер, сер бирәсе генә килмәде балакаемның, – ди әңгәмәдәшем.

Баласы өчен утта янган ата-ана нәкъ менә шул кичтә кара-каршы утырып сөйләшә. Кызлары ул адымга әле өлгермәгән, әйдә, үзебез берәр ятимне тәрбиягә алабыз, дигән сүз гаилә карарына әйләнә. Шушы гамәлләре белән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, кызларына бала бүләк итүенә дә өметләнәләр. 

Реклама

– Юлай белән кәгазь эшен көйләп, Алабугадагы ятимнәр йортына чыгып киттек. Җитәкчеләре белән күрешкәч: “Ник берне генә аласыз? Бер-берсенә иптәш булырлар, икесен дә яңа китерделәр, ятимлеккә бик авырдан ияләнәләр. Үксезләр арасында бозылып бетәләр, әйбәт чакларында алыгыз!” – диделәр бит. Болай да күңелләребезнең сагышлы чагы иде, җылы сүз җитә калды, ризалык бирдек тә Казанга элдердек. Бала алыр өчен соңгы төп рөхсәтне Казан бирә. Руслан балакаем киемнәрен сумкасына җыеп тутырган да, без кайтып ирешкәнче, бусага төбендә көтеп утырган, ашханәгә ашарга да менмәгән. 2010 ел бу. Русланга – 7, Алинәгә 8 яшь иде. Тәртипләренә тел-теш тидергесез балалар. Аларны алып кайткач, ярты ел вакыт үттеме икән, ышанасызмы, Альбинабыз балага узды! Куануларыбыз! Әлегәчә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып яшибез. Инде аларның ике балалары бар! – ди Лилия ханым.

“Безнең өебез монда!”
Ләкин, изгелек кылып, тәрбиягә бала алу бер хәл. Аны үстерү зур тырышлык сорый торган бик авыр хезмәт. Әле бит бу гаиләнең үз баласы да бар, күптән көткән оныклары да туа. Үз каныңнан яралган җанны ярату тәме дә икенче. 

– Бездә балаларны аеру гадәте юк, тигез ярата алдык, шөкер. Альбина үзе дә Виталик кияү белән балалар өчен үлеп тора. Руслан безгә бер бөртек тә авырлык китермәде. Мәктәптә гел 5 ле билгесенә генә укыды. Язмышы бик яралы аның. Тумышы белән Казан егете. Әнисе әтисен кадап үтергән, җинаяте өчен 7 ел ярым төрмәдә утырган. Әбисе бик акыллы карчык иде мәрхүмә, исән чагында хәлләр белешеп яшәде. Русланның күптәннән үз фамилиясен безнекенә үзгәртәсе килә. Ашыкма, балам, дип тыеп киләм, нәселе киселмәсен дим, фамилияне дәвам итү – бурыч ул. Нинди фамилия белән йөрсә дә ул барыбер гомерлеккә безнең бала. Русланны Казанда төзелеш техникумында укыттык. Алинә исә бездә бер ел гына яшәп алды. Әнисе аңа 5 яшь булганда үлгән, әтисе юк. Бертуган апасы Алинәне үз тәрбиясенә алды. Күңеле үсеп, шатланып китте ул апасы янына, аның өчен күңелебез тыныч, – ди Лилия ханым.

Тәрбиягә алган балаларының болары гына җитә иде, кызып китепме, гаиләдәге бала санын ишәйтәләр. 
– Бала сөю тәмен бер татыгач, туктап булмый икән. Күңел тулы наз, хәлдән килсә бер генә сабыйны да ятимнәр йортында яшәтмәс идек. Юлай белән уйлаштык та Түбән Кама ятимнәр йортыннан тагын ике бала алып кайттык. Без бит икебез дә ишле гаиләдә үскән, өйдә бала-чага тавышлары гөрләп торса бик күңелле! Надеждо белән Викторны да бер күрүдә ошаттык. Надяның әти-әнисе эчү белән мавыгалар. Элек яннарына кунакка алып баргач, минем өем монда бит, дип кайтып керә иде. Бу йорттан кусаң да китмәсләр шикелле, рәхмәт яугырылары, шул кадәр береккәннәр. Аларның үз булып яшәүләренә без куанабыз. Алып кайтканда икесенә дә 11 яшь кенә иде, үстеләр инде, балигъ булдылар. Викторның әнисе өшеп үлгән. Буй җиткәч аның да туганнары, әтисе табылды. Берара апасы аны үзенә алырга да йөргән иде, ни сәбәпледер аралары суынып, аралашудан да туктадылар. Дөнья шул ул бер алдын, бер артын күрсәтә, борынгылар сүзе хак. Викторны Әлмәттә электрик һөнәренә укыттык. Надя сәүдә техникумын кызыл дипломга тәмамлады. Үзенең югары белем аласы килгәч, каршы килмәдек. Үз көче белән көндезге бүлеккә КАИ га укырга керде. Өйдәге балаларга эшне ул бүлеп бирә, үзен апа кеше дип хис итә, – ди ул.

“Үз сүзләре сүз”
Әңгәмәдәшемне тыңлаганда гел бала исәбен барлыйм. Менә шушы сан белән нигә туктап калмаска? Ә алар тагын бала дип ятимнәр йортына йөгергәннәр. 
– Тыныч кына яшәгәндә район хакимиятеннән шалтыраталар. 2016 ел иде ул. “Тиз килеп җитегез!” – дип бер генә сүз әйттеләр. Коелып төштек, андый чакта нәрсә уйларга да белмисең. Балалар тәрбияләү буенча берәр шелтә чәпергә җыеналардыр дип, барып керсәк: “Әле генә өч нарасыйны ятимнәр йортына китерделәр. Бик тәртиплеләр. Монда бозылып кына бетәләр, зинһар алыгыз!” – диләр. “Соң, артык ишәябез”, – дип тә карыйм. Үз сүзләре сүз. Азалина, Ранил, Ралис әзрәк зиһен ягыннан да калышалар. Әти-әниләре эчү белән кайнаша, балалар урамда типкәләнгәннәр. Кызгандык. Ризалаштык инде. Аларның да гомерлек туган йорты шушы! Кайтканда сөйләшә белмиләр иде, көч-хәл белән сөйләшергә өйрәттек. Азалинаны инвалид төркеменә чыгарырга да тырышып караган идек, булмады. Әле ул елны тагын ике бала алып кайттык бит. Рүзил белән Карина! Рүзил чын урам баласы. Әнисе 4 тапкыр утырган. Бала урамда үскән. Аны тәрбияләве бик авырга туры килде. Яман гадәтләре күп: өйдәге балаларны әле чеметә, әле этеп җибәрә, бер кирәкмәгәнгә елата, дигәндәй. Әрләп тә, әйбәтләп тә әйттек, аңламый да, тыңламый да иде, хәзер басылып, тыйнакланып килә инде. Түзәбез. Карина бик тыныч бала, күндәм, – ди Лилия апа.
Байдәүләтовлар гаиләсенең һәр көне мәшәкатьле. 12 шәр литрлы су сыешлы кәчтрүл белән көненә өчәр мәртәбә ризык пешерәләр, көн аралаш мунчасын ягалар. Бер олау кер юалар. Әле ярый дәүләт агай тәрбиягә бала алган гаиләләргә куйган таләпләрне үзгәртте. Моңа кадәр алар балаларны туендырырга, киендерергә дип тоткан һәр тиенгә чек җыеп барырга тиеш булсалар, бүген монысыннан азат. Ә калган авырлыкларга Байдәүләтовлар күптән күнгән. Иң мөһиме гомерләреннән, саулыкларыннан язмасыннар.

Редакциядән. Язманы басылуга әзерләнгәндә Әлмәттән авыр хәбәр алдык. Лилия апа, инсульт кичереп, якты дөньядан китеп барган. 3 ай урын өстендә авырып ятканда Альбина белән Надя исемле кызы яныннан китмәгән. Ә тәрбиягә алынган балалар Юлай абый карамагында гаиләдә калдырылган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading