16+

“Икесен бер кабергә җирләделәр”

Мин аның җәйге бакчасында үскән ут йөзле кызыл мәкләрен күргәнем бар.

“Икесен бер кабергә җирләделәр”

Мин аның җәйге бакчасында үскән ут йөзле кызыл мәкләрен күргәнем бар.

Хәсиятле тәрбия күреп үскәнгәме таҗлары касә кадәр, матурлар! Әтнә районының Бәхтияр авылында гомер итүче Фирая апа Нургалиеваның гомере буе эш дип януын шул чагында ук та аңлаган идем мин. 

“Килешмәгәнне!”
–Шушы ун бармагым белән эшләп гомер иттем, күрәсезме, һәммәсе дә кәкре дә бөкре. Авыр эшнең әҗере. Төнен бигрәк сызлап интектерәләр. Иртән кашык тотарга авыртсалар да эшкә җигәм, сезнең эшне кем килеп эшләр, дим. Ә тормышым җитеш, кызым белән киявемә рәхмәт, йорт тирәсен дә гөл иттеләр. Аларга хәер-фатыйхада, ә менә мәрхүмнәремә догада яшим. Ирем Мидхәтнең вафатына – 42, улым Фәрхәткә  – 32 ел. Оныкларым әтиләреннән калып бер ел яшәделәрме икән? Минем капкама килеп сугылырга тиеш идеме бу кайгы? Балачакта ачлыктан тилмереп үсүләрем генә җитмәгәнме? Кычыткан, кузгалак, черек бәрәңге белән җан асрадык без, сеңлем. Әтине Суслонгерда калдырганнар иде, бик тилмерткәннәр мескенкәйне. Үзебезнекеләр үк безнең хәрбиләрне газаплаганнар, дошманга бармак төртерлекме? Берәр түрә килгән көнне ашатканнар да, калган көннәрне тагын ач тотканнар. Әти тәмам бетерешеп кайтып егылды. Каравыл торды, саулыгы башка эшкә ярамады. Тормыш йөгенә әни җигелде, әтине саклабрак гомер итте. Мәктәпне тәмамлауга мин дә эшкә кердем. Гомер буе ферма юлыннан кайтып кермәдем инде, сеңлем, – ди Фирая апа.

Яшьлек дигән гүзәл бер чор килә кеше тормышына. Үсмер чагыннан әрсезлеге белән эшкә җигелгән Фирая апа да кыз булып җитешә, чибәрләнә. 
–Кыз чакта кызык инде, егетләр белән сөйләшмичә тормыйсың. Мидхәт исемле егетне мин дә хәрби хезмәткә озатып калдым. Бер елдан ялга кайтты бу! Әй, сагынышканбыз. Мин югында башкалар эләктермәсен дип, капка төбенә күрешергә чыккан җиремнән, Миңхәт урлап кайтып китте. Үзем дә карышмадым. 19 яшьлек кыз бит инде мин. Артымнан ук әти дә менеп җиткән. “Нинди эш бу? Килешмәгәнне!” – дип әй орышты икебезне. Алып төшеп тә китәсе иде, кияүдән кайткан хатын исемен күтәрәмме соң, калдым! – дип сөйли Фирая апа.

Мидхәте бер атнадан армиягә китә. Ансыз яшәлгән ике ел вакыт Фирая апага бик күп кебек тоелгандыр, әмма түзә. Әле бит кайнанасының да холкы да чуар булып чыга, алай да өйдәгеләренә кайтып сөйләми.

–Түздем, нинди генә эче сүзләр ишетсәм дә кайтып-китеп йөрүләрне белмәдем. Мидхәт кайткач машина йөртүче булып эшкә урнашты, ике бала алып кайттык – Фәрхәт белән Гөлсинә. Өченчесенә дә исәп бар иде, яралгы аналык көпшәләремдә тукталып калган. Авырткалап кына йөрде дә, бөтереп кенә салды, үлгәннән калдым. Ул вакытта бик кайгырган идем, хәзер аңладым, Аллаһы Тәгалә минем тормышымны белеп, хәерлесен биргән икән, тормышымны җиңеләйткән – аны бит үстерәсе бар иде. Ә мин 40 яшемдә тол калдым. Әтиләре үлгәндә Фәрхәт – 9, Гөлсинә 2 нче сыйныфта гына укыйлар иде, – ди әңгәмәдәшем. 

“Ишегенә кысып куйган”
Йөгерә-йөгерә тормыш иткәндә, әҗәл дигәне хуҗаларга сиздерми генә капка келәсенә үрелә... 
–Мидхәт авырып йөргән кеше түгел. Элек ир-ат бөтенләй дару эчми иде. Безнеке дә зарланмады бит. Ашказаным авырта, әллә тишелдеме икән, дип кинәт кенә куйды, бу - беренче зарлануы. Аны да салган баштан ычкындырды. “Борамы бора... Әллә соң, карчык, сөт эчереп карыйсыңмы?” – диде. Анда да дару эчерү уема килмәде. Ул да сорамады, мин дә... тиз генә сөт җылытып эчердем. Хәлем юк, һава сулап керим әле, дип яткан урыннан көчкә торды да, әкрен генә барып, ишек келәсенә генә тотынды, эчкән сөте ике борын тишегеннән шаулап агып та чыкты, менә шул мәлдә җан бирде. Кан тамыры шартлаган, диделәр. Ансат үлем, дим. 39 яшендә гүргә кереп тә ятты, бичара, – ди Фирая апа. 

Ике баласы белән кайнана янында яшәп калган тол киленгә тормыш чын йөзе белән борыла – бетмәс хезмәт, авыр ирләр эше, печән чапса кешегә ялынулар, алып кайтасы да бар бит. Әле бит тол хатынның итәге дә кыңгыраулы...  

–Тәртипле яшәгәч, басымчак  итмәделәр, шөкер. Бер генә ир ат та ялгыш та килеп бәйләнмәде. Үзең дөрес булсаң – исемеңә тап төшми, сеңлем! Сөйлим әле, Олы Мәңгәр авылыннан Әхәт абый кулымны сорап килгән берсендә. Кушылыйк, бергә яшик, ди бу. Капкадан да кертмәдем. Күпмедер вакыттан тагын капка шакый. Ярар, мәйтәм, кушылырбыз, кайда яшибез соң, димен. Сиңа йортка керсәм, балаларым мине оныталар ич, син киләсең, ди бу. Җикеренепләр әйтә сүзләрен. Мин дә балаларым өчен яшим, ир хәсрәте юк миндә, дидем. Әхәт абый артына да борылып карамыйча, кызулап кайтып китте. Ул да мәрхүм инде. Менә шуннан соң ник бер “кияү” егете килеп бассын капка төбемә! Күп итеп терлек-туар асрадым, ишегалды тулы кош-корт иде, эш белән юанып яшәдем. Балаларның икесен дә укыттым, бик авыр иде дә ул елларда, – ди Фирая апа.

Иреннән калып, җиде ел кайнанасы белән яши ул. Аны олылап соңгы юлга озаткач, авырлыклар инде җиңеләеп килә дигәндә, чираттагы хәсрәте ишек шакый.  

Реклама

–Фәрхәт улым уку алдынгысы иде, бервакытта да йөземә кызыллык китермәде. Институтта да гел бишлегә генә укыды. Горурланмаслыкмы?!. Казанда укыганда бер кыз белән кавыштылар, бергә укыганнар инде. Монда кайтып төпләнделәр. Ике балалары туды – Ирек белән Гөлназ. Юктан гына тавышланыштылар ул көнне. Киленем бер баласын җитәкләп, икенчесен күтәреп чыгып китте. Фәрхәт күрми калган, белгәч тә артыннан йөгерде. Аны: “Әниләргә кунакка барам”, – дип алдаган. Фәрхәт ышанган шул, Әтнәгә баручы машинага үзе утыртып җибәргән. Киленебез бүтән кайтмады. Балалар сагындыра бит, Фәрхәтнең дә эче яна, күрәм. Мин дә хәсрәттә. Ут йотып яшәдек. Күмәк хуҗалыкка кәбестә алып кайтырга тиешләр иде, андый чакта гел Фәрхәтне җибәрделәр. Аңа кадәр киленнең Казанга килеп урнашканын ишеткән идек. Балаларны да күреп кайтырмын, – дип ул көнне Фәрхәт очынып чыгып китте ишектән. Барып җиткәннәр. Шәүкәт белән Мөнирне: “Халык тозларга әйбәт кәбестә көтә, кул белән генә төягез, автокар (махсус төягеч)  кертмәгез, ул кәбестәләрне ямьсезли. Мин балаларны гына күреп киләм” – дип калдырган да, үзе килен янына йөгергән. Күрә дә алмаган, тегеләре авылга кайтып киткән. Кире борылып килгәч, өчәүләшеп төягәннәр. Мөдәрис белән Шәүкәт чыгып киткән, ә складта әрле-бирле йөрүче автокар машинасы Фәрхәтне ялгыш машина ишегенә кысып куйган... Йөртүчесе исерек булган, диделәр. Шуннан аны Арча районы хастаханәсенә алып кайтканнар. Юл буе гәүдәсеннән кан аккан, бик ыңгырашкан, мескенем. Хастаханәдә система куйганнар куюын, тик даруы акмаган. Фәрхәтнең эчке әгъзалары өзелгән, табиблар кулында җан биргән инде... Киленем балаларны алып Фәрхәтне җирләргә үзе кайтты. Төне буе янында елап утырганы күз алдымда – ди ул.

“Хат язышып торган”
Ул вакытта бәлки килененә үпкәләгәндер дә, хәзер кичергән иде. Шулай да бер әрнү яши икән күңелендә. 
–Бер нәрсәгә рәнҗим, кеше сүзедерме, Фәрхәткә кияүгә чыкканда киленемнең йөргән егете, имеш, хәрби хезмәттә калган. Аның белән хат язышып торган, диделәр. Менә шул егетенә алданып, улымның тормышын җимерде... Аңа кияүгә дә чыкты. Икенче бер районга китеп яшәсәләр дә, халык  чыбыксыз телефон аша гел җиткереп тора. Ике ир бала тапкан. Тик ире әтисе белән килешә алмыйча, сүзгә килеп, әтисенә бик каты типкән, диделәр. Әтисе операция өстәлендә җан биргән, бавыры өзелгән, дип ишеттем. Киленем, гайбәтен сөйләү булмасын, үзе дә бик кызу холыклы иде, сүзләшкәннәрдерме, икенче ире дә асылынып үлгән. Бүтән хәбәрен белмим, – ди ана.

Улыннан соң бар юанычы булып яшисе оныклар бар. Менә аларын да югалта Фирая апа. 
–Оныкларымның икесе дә сабыйдан гүргә керделәр бит. Киленем аларга төчкерсәләр дә авызларын көчләп ачтырып, дару эчерә иде. Аяк астында ятканмы инде ул төймәләр, хәзер анысын төгәл хәтерләмим дә, балалар, әллә кан басымын төшерә торган, әллә гемоглобин күтәрүче дару йотканнар. Агуланганнар. Ирек аңына килгәч: “Гөлназ әз генә ашады”, – дигән. Табиблар бәлки Ирекне коткарып та калырбыз дип өметләнгәннәр иде дә, реанимациядә җан биргәндә бик озак тартышкан, диделәр. Бер көнне икесе дә үлеп китте бит, – ди Фирая апа. – Сабыйларның икесен бер кабергә җирләделәр. Каберне иркенрәк итеп казыганнардыр инде... 

Кайгы киләсен аларга Хак Тәгалә алдан искәртә, Фирая апаның кызы төш күрә. Мәрхүм Фәрхәт, төштә ике баласын коляскага утырта да, зиратка таба алып китә. 

–Киленем улым каберенә бер мәртәбә кайтып киткән, авылдашлар күргәннәр. Шуннан соң бер тапкыр да кайтканы юк аның, – ди Фирая апа.

Бәхетләргә юл урау...
Тормыш сынаулары моның белән генә туктамый әле, язмыш әмеренә буйсына. Күрәчәкләрне күрми генә, гүрләргә кереп булмый, диюләре хак инде...
–Гөлсинә кызым яшьли яратып йөргән егетенә кияүгә чыкты, карышмадым. Радик – Алабуга егете, авылга туганнарына кайтып йөрде. Өйләнешкәч, авылга күченеп кайттылар. Эчәргә яратты, гел Гөлсинәне  каһәрләде. Бала туганчы егет белән кыз кебек, яратышып кына яшисең бит, боларның алай да булмады. Алия тугач, яшь ярымлык булдымы икән, кызым аерылып кайтты. Радик әнисе янына Алабугага китеп барды. Кабат кушылмадылар. Радикны да мәрхүм дип ишеттек. Урыннары оҗмахта булсын, беркемгә дә үпкә-рәнҗү сакламыйм, дөньялыкныкы дөньялыкта калсын. Гөлсинә шактый яшәде әле минем янда, аннары Алмаз исемле егет белән танышып, аңа кияүгә чыкты. Кызын да үзе белән алды, минем янда калдыр дисәм дә, тыңламады, – ди Фирая апа.

Бәхетең бер булмасамы... Алмаз, башта әйбәт ир кебек күренсә дә, Алияне кага...

–Алмаздан Әнвәр исемле ир бала тапты. Әнвәр оныгым, сөбханалла, бик булдыклы егет! Алияне дә кияүгә бирдек, Ришат кияү белән бала үстерәләр. Алмаз да озын гомерле булмады бит, йөрәк чиреннән үлеп китте. Кан басымы 220дән төшмәде. Гөлсинәм өченче тапкыр кияүгә чыкты. Киявем Фәрхәт исемле, улым кебек күрәм үзен. Аның да хатыны үлгән. Гөлназ исемле кызы бар. Фәрхәтнең үз йорт-җире дә бер дигән. Ул шул ике арада йөри. Өченчегә минем тормышны да тарта, бик булган кеше, рәхмәт аңа. Эшкә иренми. Телгә йомшак. Гөлсинәгә дә: “Тормышның нинди генә көнен кичмәдең кызым, сабыр иттең, барыбер бәхеткә ирештең!” – дим. Алар бәхетенә куанып яшим сеңлем, күз генә тимәсен тормышларына, – ди Фирая апа.
Бүгенге көне шатлык-куанычларга мөлдерәп тулса да, йөрәген биләгән сагышлары да мулдан. Җәйләрен бакчасында үскән ут йөзле мәк чәчәге кебек кайнар алар. Була шундый мәлләре, бер тыны җиһанны көл итәр иде, тик сабыр итә. Раббысы шулай куша. Мәрхүм якыннары өчен изге дога кылып, исәннәренә әле терәк булып яшисе бар аның. 

Язмага реакция белдерегез

30

0

11

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading