16+

“Син генә харап иттең...”

Фәридә апа Сафиуллинаның язмыш түмгәгенә абынуы бик кыйммәткә төшә: ике баласын Казанга киендерергә алып килгәч, карынындагысы җитлекмичә туа.

“Син генә харап иттең...”

Фәридә апа Сафиуллинаның язмыш түмгәгенә абынуы бик кыйммәткә төшә: ике баласын Казанга киендерергә алып килгәч, карынындагысы җитлекмичә туа.

Иренең: “Лилиябезне шәһәргә китеп кенә хәрәп иттең”, – дип, йөрәгенә ут сирпүе дә әнә шуңа. Тормышларына гомерлек сынау булып, кызганыч, өченчеләре гарип туа... 

“Китәм дип елый-елый”
Бүген Фәридә ханым да тол инде, хәләле Камил абыйның ахыйрәткә күченүенә 5 еллап вакыт үткән. Тумыштан саусыз туган 38 яшьлек кызлары Лилия дә гел урын өстендә. Әлегәчә бишектәге сабый тәрбиясендә. 

     –Дүртенче балам ул минем. Йөри алмый, гел ятуда эше. Аңы, зиһене әйбәт. Кайчагында телевизорда җырлаган артистларның исемнәрен онытсам, ул искә төшерә. Берәр нәрсәне билгелерәк җиргә куярга кирәккәндә дә аңа әйтәм. “Сәркатибең иттең мине”, – ди әле, шаярта белә! Аның чире нәселебездә дә юк, башка балаларым типсә тимер өзәрлекләр бит әнә. Бер Лилиям үзгә төрле. Равил улымның мәктәпкә керәсе елы иде ул. Аңа да, олысына да мәктәп формасы алырга кирәк дип, Казанга җыендым. Сәфәрем авыл тормышыннан ике көнгә котылып торырга бер сәбәп иде дә... Камил каршы килде, тыңламадым. Сеңлемә барып кергәч тә эчем авыртырга кереште – мин Лилиягә йөкле. Юлда зыян килгәндерме, аска таба тарта гына бит. Бер көн түздем әле. Мәктәп әйберләре алдык, Казан карап йөрдек. Балаларның да шәһәр күргәннәре юк, аларга кызык! Кичкә тагын да кыенлашты. Төнне авырдан чыктым, җитмәсә температурам да күтәрелде. Сеңлем шөбһәләнде, “Ашыгыч ярдәм” чакыртыйк, җизнигә нәрсә дип җавап бирермен, ди. Башта ризалашмадым әле. Үтәр, дидем. Түзәр хәлем калмагач, җитәкләшеп бала тудыру йортына киттек, – дип сөйли Фәридә апа. 

Аллаһының язганымы икән, әллә язмышы әмередерме, үч иткәндәй, дорфарак табибка эләгә. Баланы таптыралар. Лилия җитлекмәгән килеш, алты айдан туа. 

–Аягы белән килде. Аны борып азаплаганда башына зарар китергәннәрдер, дим. Аякларын да имгәткәннәр, тураймыйлар бит әнә. Ничек кәкере булса, шул килеш. Лилиям тугач елау түгел, ыңгырашып та карамады. Ул чакта минем үз хәлем хәл, баладан табу җиңелмени? Лилияне алып калдылар да, мине кайтарып җибәрделәр. “Балагызның хәле бик авыр, йә кала, йә үлә. Алай да соңгысына әзер булыгыз. Әгәр дә яшәп китсә, хәбәр бирербез. Өзелсә, җирләргә алып кайтып китәрсез”, – диделәр. И, ул көннәр... – ди әңгәмәдәшем.

Чистай районының Гаделша авылына хәсрәтен кочаклап кайтып кергән хатынны, кочак җәеп каршы алмыйлар. Өйдә кара буран кубарыла.

–Камил мине гаепләде... Сүзләрнең төрлесен ишеттем, йоттым. “Китеп кенә хәрәп иттең”, – диде, сүзенең монысы әле кешегә әйтерлеге. Яманраклары белән дә рәнҗетте. Үтте инде ул көннәр. Өйдә мин сөтемне гел савып тордым. Барыбер бетте. Бала иммәсә, сөт юллары корый икән, – ди Фәридә апа.
Бердәнбер аклану һәм яклану чарасы булып, шөкер, баласы исән кала. Юкса, ниләр кичеп яшәр иде...

–Көн дә авыр хәбәр көттек. Көн үткән саен сөендек, тернәкләнә икән, дидек. Берәр айлап вакыт үткәч, хәбәр бирделәр. Лилия гәүдәгә дә әзрәк арткан, үскән дә иде. Табиблар аны-моны әйтми генә, әлегә исән-сау, дип баланы төреп бирделәр. Лилияне сыер сөте белән үстердек. Өч яше тулгач кына ДЦП белән чирләгәнен белдек. Башта без ул чирне аңлап та җиткермәдек бугай. Лилияне кулда гына күтәреп йөрдек. Әле дә кулдан төшми... Мунчага күтәреп кенә барабыз, өй тирәсендә дә гел кулда. Урамга мин аны гарипләр коляскасына утыртып чыгам. Икәү урам әйләнәбез. Кызым, җырла, дим. Чирәмнәр, күбәләкләр белән дә сөйләшә, кояшка да сәлам бирә, үзе ул бик хыялый бала, – ди Фәридә апа.

Ләкин без теләмәсәк тә, көтмәсәк тә бер көн җитәчәк... Гомере ахыры дигән тукталышка Фәридә апа да киләчәк. 

–Үзем дә куркам мин ул көннән. Лилиянең бар рәхәте минем белән. Үземнең дә саулыгым юк, сеңлем, йөрәгем ипсез, икенче төркем инвалидлык бирделәр. Лилия миннән соң кем янында яшәсә дә аңа бүгенге кебек рәхәт булмас инде. Шуларны уйлыйм да елап җибәрәм. Нишлисең инде, ул 38 яшендә дә бәби бит менә. Тезендә нәни генә ярасы бар, теге чакны анализлар өчен аның арка миен алганнардыр ахрысы. Әллә шуның зыяны микән дигән шикләрем дә бар. Сеңлем, мин кайгырып кына, төн күзенә кояш елмаймый. Гомере бетмәсә ул миннән калачак. Равил улым күркәм, йомшак холыклы. Җомга саен: “Изге көн белән әнием!” – дип шалтырата. Кырык яшеннән узган ир уртасы, әле дә миңа яратып: “Әнием!”– дип эндәшә. Миннән соң төп йортка Равил улым хатыны Гөлнәзирә белән кайтыр, Лилияне алар тәрбияләр дип өметләнәм. Әлегә Чистайда үз йортлары белән яшиләр. Ике бала үстерәләр. Равил улым әтисенә кебек 190 төрле эш белә. Тимер-томырмы, агач эшеме кулларыннан гөл тама. Балаларның башкалары да этеп екмаслар анысы. Олысы Илгиз исемле, йөк машиансында ерак юлларга йөри. Илгизе үземә охшаган – гармунчы! Әй, моңлы уйный да инде. Кулына гармун алса мин елап тыңлыйм. Хатыны Румия исемле, Казанда яшиләр. Ике киленем дә кайтып керүгә тәмле ризык пешерәләр. Мин мунча ягып торам бит, Лилияне күтәреп кереп китәләр дә сабый бала кебек юындыралар. Миләүшә кызым Түбән Кама шәһәре егетенә кияүгә чыккан иде, соңлап, 33 яшендә генә. Үзе шул кадәр чибәр, бер кашык су белән йотарлык. Кемнең никах сәгате кайчан бит – Аллаһы кулында. Ринат кияү белән Чистайга күченеп кайттылар. Әле бит Камилның вафатыннан соң мин аягымны сындырып, алты ай урын өстендә яттым. Миләүшә кызым кайтып карады, – дип сөйли Фәридә апа.

“Даруда гына торам”
Яшьлектә кавышкан ярлар тиң гомер иткәндә төрлесен кичәләр. Була тирләп-пешеп әйткәләшүләре дә, “Китәм!” – дип елый-елый биштәрен төенләштерүләр дә.
–Кайнанам бик акыллы карчык иде мәрхүмә. Китәм, дигәнемне ишетсә, каршыма килә иде дә, миңа төртеп: “Бу нәрсә дип китә әле? Сәбәп нидә?” – дип күзгә карап сорый иде. Камилгә ачу килә бит минем, ә менә әнигә әйтеп күрсәтерлек сәбәп юк. Эчә дияр идең. Камил таң күзеннән торып эшкә китә. Мин дә торуга үз эшемә йөгерәм, әрләшергә күрешкән дә юк. Авыз эчендә сүзне төенләп торасың да сүтеләсең. Үз әнием дә берсендә кайтам дигәч: “Ярар, без каршы килмибез. Балалаларың белән бирмәдек, балаларың белән кабул да итмибез. Үзең генә киттең, балаларыңны калдырасың да, үзең генә кайтасың! Капка ачык”, – диде. Әни шулкадәр дөрес итеп җавап биргән миңа. Аңа каршы әйтер сүз бармы? Әниләргә кайтып ул сүзне бүтән кабатламадым, – ди әңгәмдәшем.

Талашу бер нәрсә, чәйнәп өзәсе килсә дә, дуслашуы күңелле! 

–Тормышның төрле ызаннарыннан атладык, сеңлем. Гел дус кына да булмадык, әрләшеп кенә дә тормадык. Йодрыгы да эләкте, арага чит сүзләр дә керде. Ләкин без барыбер аерылмадык. Хәзер менә бик юксынам да үзен. Кайсы көннәрне иртәдән кичкә кадәр Камил белән сөйләшәм. Бүген дә күңелем тулып тора – Камилне сагынам. Чирләде. Яман чир екты. Уң ягына ята алмый башлады. Борылып ятсам үпкәли иде, яратмыйсың икән, диде. Миңа карап ятса үзенең сулышы җитмәде. Кызым аны хастаханәгә салган иде. Үз аягында китте, терелеп кайтырга иде исәбе. Мин дә аны үләр димәдем. Хәлен белешергә барганда бик сулган иде. Тәнен догалар укып сыптырдым. “Бер тәгам ризык капкан юк, даруда гына торам”, – диде дә кулымны кысты. Бәхиләшүе... Өйдә Лилия үзе генә калганлыктан мин дә янында озак тора алмадым. Кайтып киттем. Шул төнне Камил җан биргән. 10 көн эчендә үле гәүдәсе әйләнеп кайтты бичараның, – дип сөйли Фәридә апа.

Әгәр дә яшьли кавышкан ярлар үлем чиге аерганнан соң бер-берсен сагынып гомер итәләр икән, җир йөзендә аларны иң татлы хис – сөю бәйләгән, димәк. Ә чын сөю ул мәңгелек! Камил абый белән Фәридә апа тормышындагы җил-давыллар да, кояш яктылыгы да хас бит аңа.


“Уйна, кызым”
Яшерен-батырын түгел, Фәридә апа моңлы нәселдән. Алексеевск районының Кыр Шынталасы авылында туып үскән кыз ул. Әтисе дә гармунда, тальянда өздереп уйнаган. Гаиләдә туган 6 бала да гармун теле белән серләшеп үскән. 

–Әтидән сорап кына уйный идек гармунда. Үзлегемнән бер көй өйрәндем. Икенче көнне бабайларга йөгердем. “Уйна, кызым. Бабаң күрми, өйдә юк әле”, – дип әбиемнең ишекне ачып түр якка кертеп җибәрүләре әле дә исемдә. Бабай үз гармунын түрдә тора. Мәктәптә укыганда минем гармун уйнаганымны белмәделәр. Кияүгә чыккач, Камил белән кино карарга төштек. Ахырдан зәлилә әйләндек. Гармунчының гармунына кызыгып карауларым! Ике елдан, минем гармун уйный белүемне сизенеп, мәдәният йортына чакырдылар. Камил белән кайтып сөйләшкәч, каршы килмәде. Ул бит мине 27 яшемдә урлап кайтты, – ди әңгәмәдәшем. 
Мәдәният йортында эшләү тагын да кыенрак сыман. Кичке якта өйдән матур киенеп чыгып китәргә кирәк, төн уртасында гына кайтып кермәле...

–Камил көнләшмәде, рәхмәт. Өч ел буе мине Алабуга сәнгать училищесында укытты әле. Авыру балам туган иде, кайнанам 4 баламны да итәгенә тагып, алып калды. Балалар әле дә искә төшерәләр, әни чәч үрергә кирәк чакларла да син өйдә булмадың, эштән кайтып керми идең, диләр. Үз янымда Илгизем дә сәхнәдән төшмәде. “Син эшләгән чорда бик күңелле иде, Фәридә апа. Биеттең дә, җырлаттың да!” – диләр. Үзем дә яратып эшләдем. Балаларым 60 яшьлегемә гармун алып бирделәр. Намаз карчыгы дип тормыйм, көн бер кулыма алып уйныйм. Күңелемә шулай рәхәт! – ди Фәридә апа.

Ярый әле җыр-моңнары юлдаш. Юкса иңнәренә яткан тормыш авырлыгы сагыш зарына төрер иде. Ә ул әле шөкер, күңелен төшермичә яши. Сынаулары, зары, моң-сагышлары белән ярата ул тормышны!..  

Язмага реакция белдерегез

11

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading