Шәһәргә китеп төпләнгән авыл кешеләрен туган җиренә дәшеп кайтарган бәйрәмнәрнең берсе Сабантуй булса, икенчесе – каз өмәседер, мөгаен.
Гореф-гадәтләр белән беррәттән, гаилә кыйммәтләрен саклауны күз уңында тоткан “Каз өмәсе” этнофестивале 22 ноябрьдә Түбән Кама районының Колмакчы авылында дүртенче мәртәбә үткәреләчәк. Мунчада каз өмәсе йоласын күрсәтүдән башлангыч алган бу бәйрәмнең елдан-ел киңрәк колач җәеп, быел республика күләмендә үткәрелүе юкка түгел – район үзенең 60 еллыгын каршыларга әзерләнә, әмма яшь булуына да карамастан, составындагы 15 җирлек арасында 300-400 еллык тарихка ия булганнары да бар. Димәк, күркәм йолалар, гореф-гадәтләребез әнә никадәр буыннар аша безгә юл ярган.
Колмакчы – өч милләтле авыл. Татар, рус, чуваш халкының дуслык үрнәгендә 1680 елларда ук нигезләнгән авылны милли-мәдәни кыйммәтләр аша зурлавында да хикмәт бар, чөнки соңгы елларда нәкъ менә мәдәният үсеше җирлек үсешенә зур йогынты ясый да инде – федераль кануннар, грантлар оту... Түбәнкамалыларга да каз өмәсе бәйрәме үткәрүгә грант елмайган.
Авылга яңа сулыш өреп, тормыш шартларын яхшырту, җирле эшкуарларның һәм һөнәрчеләрнең потенциалын ачуда үз өлешен кертәчәк каз өмәсе этнофестивален үткәрүдә быел шул җирлектән чыккан меценатлар көче дә кергән. Бүген алар гаиләләре белән Колмакчыда бәйрәм үткәрү рухында яшиләр, дип белдерә Түбән Кама районының берләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Арсланова. Аның фикеренчә, бу якташларны тагын да дус һәм бердәм итәчәк, ягъни бер йодрыкка төйнәячәк.
– Колмакчыда 300 ләп кеше яши. Алар инде май аеннан бирле бердәм булып әлеге бәйрәмгә әзерләнәләр: чишмәләрен төзекләндерделәр, урамнарны, капка-коймаларына кадәр яңарткан йортлар бар. Авыл җанлы, аның үсеше өчен янып-көеп яшәүче Марат Губеевка аерым рәхмәт, әгәр андый егетләре булса, авыллар әле яши, – ди Гөлназ Арсланова.
Бәйрәм урамда, иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать өчкә кадәр төрле мәйданчыкларда дәвам итәчәк. Кунакларны махсус йорт ишегалдында әзерләнгән сый-нигъмәтле табын каршы алачак. Мичтә пешкән коймаклар, каз маенда пешкән боткалар белән сыйлаучылар – бер йортта дүрт буын булып яшәүче Фәйзетдиновлар гаиләсе. Узган ел 400ләп кунак кабул итсәләр, быел бу санны өчкә йә дүрткә тапкырларга туры киләчәк, ди оештыручылар. Фәйзетдиновларның нәсел тоткасы 100 яшьлек Асия апа белән күрешү дә насыйп булачак. Каз өмәсе аерым мәйданчыкта гөрләсә, икенче мәйданчыкта балалар өчен мастер-класслар оешытырылачак, “Каз тәпие” зоопаркы көтә, интерактив уеннар оештырыла, “Инеш моңы” алачыгында исә “Нардуган” ансамбле чыгышы куандырачак, авыл тарихы һәм бәйрәм традицияләре сөйләнәчәк. “Әйдә базарга!” ярминкәсе дә эшләячәк, каз үстерүче фермерлар үз продукцияләре белән сәүдә итәчәк.
Оештыручылар шунысын да кисәтә – бу бәйрәмгә тере акча тотып килү шарт, онлайн түләү системасы белән проблема чыгуы бар.
Бәйрәм ахырында кунакларны эстрада җырчылары катнашында зур концерт программмасы көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар