Сала халкы бүген нинди мәшәкатьләр белән яши.
Әй авыл, син мең шәһәрдән, мең кабат ямьле вә хуш, дип язган Сәгыйт Рәмиев. Без дә авылларга мәдхия җырлыйбыз, ләкин авылда бер кич куну белән, авылны — макта, шәһәрдә — тор, дип кабат кала ягына сыпырабыз.
Эшләп үсү ярамадымы, әллә авылларда яшәү шартларының уңайлануы соңардымы, белем алырга кузгалган самими җаннарның бик сирәге генә туган ягына әйләнеп кайтты. Ләкин алар гына авыл гомеренә ипле еллар өсти алмады әлбәттә.
Бүген нинди борчу-мәшәкатьләр белән яши соң авыл җирендә гомер итүчеләр? Авылларның хәле нихәлрәк? Укучыларыбыздан сораштырдык.
Равилә Садыйкова, Тәтеш, Сөендек:
Кызганыч, безнең авыл бетеп бара, үлеп бара шул менә. Без үзебез шәһәрдә яшәп, лаеклы ялга чыккач, 8 ел элек авылга күченеп кайтсак та, башкаларны артыбыздан ияртә алмадык — бездән соң авылга күченеп кайтучы кеше юк. Хәтта үз туганнарыбызның авылга карашлары үзгәрде.
Элегрәк безгә кунакка бик еш һәм теләп кайталар иде. Аларны каршы алу, кунак итүләре, кич буе сөйләшеп утыруларның рәхәтлеген гел сагынам. Хәзер әнә елга бер тапкыр да кайтып күренмиләр. Юлы ерак, җайсыз, диләр. Юлсыз авыл бит без. Сөендеккә нибары 3-4 чакрым юл килеп җитмәгән, интегәбез. 8 ел буена җитәкчеләргә гозеребез бер генә — юл сорыйбыз. Депутатлар белән очрашуда да, халык җыеннарында да җирле җитәкчеләрчеләргә гел шул хакта сүз кузгатабыз.
Тел тик тормагач, үзебезне яратмыйлар, сез бигрәк күп сүзле диләр. Юлсызлык аркасында, авыл баласы туган йортына юлын тарсына икән, борчылмаслык та түгел бит. Дөресен әйткәндә, үземнең дә авылда каласы килми хәзер. Көзләр җитсен дә, йортны бикләп, ирем белән башкалага кыш чыгарга киләбез, Аллаһы боерса. Китүебезнең дә беренче сәбәбе шул юлсызлык аркасында. Ирем Риф авылны бик ярата, ләкин «Мазда» машинасын юлсыз җирдән йөреп бетерәбез генә.
Ә бит пенсионерлар андый машинаның икенчесен бер пенсия акчасына гына ала алмый. Безнең авылда кибет тә, хәтта авыл җирлеге башлыгы утырган бинада интернет та юк бит. Калганын әйтмим дә. Йортыбызны сатуга куйган идек — алучы юк. Килеп караучы күп, йортыбыз бик шәп, андый йорт өчен бәясе дә кыйммәт түгел, нибары 5 миллион сорыйбыз. Йортыбызны бик ошаталар, авылны әйләнеп чыккач, кул селтәп китеп баралар, Сөендекне ошатмыйлар...
Аннары халык йомылды, капкалар көндезләрен дә бикле, бер-береңә хәл белергә керешү, капка төбенә чыгып утырулар да, урам уртасында күрешеп, сөйләшүләр дә бетте. Буш вакытларда интернетта утырабыз. Үзем дә әле теге, әле бу төркемгә комментарийлар язып салам, авылны мактаган булам. Ул төркемнәрнең йөз меңнән артык язылучылары гына бар, ләкин берсе дә сүзләремне куәтләми, үз авылларын мактамаслармы дип көтәм дә…
Шәһәргә якын булган авылларда яшәүчеләр генә үз авылларын яратып яшиләр бугай. Өлкән яшьтәгеләр өчен бер дигән бит инде авыл җире — тыныч. Ә йокысы? Авылдагы шикелле беркайда да изрәп китеп йоклый алмыйсың. Быел бездә җиләге дә күп булды, тиздән гөмбәләр җыя башлыйбыз. Шулай булса да, адәм баласын шәһәр үзенә тарта инде. Минем үземнең шәһәргә килүгә кан басымнарым күтәрелә, йокым кача. Ләкин нишлисең, тормыш үзе мәҗбүр итә — туган авылны калдырып, Казанга күченмичә булмый.
Нурислам Гайнуллин, Балык Бистәсе, Бикчурай:
Авыл картая шул, яшьләр калмый, балалар тумый. Буыннар чылбыры дәвам итмәгәч, ни көтәсен уйларга да куркыныч, ләкин, кызганыч, ул көн дә бер киләчәк. Безнең буын — 50-55 яшьлекләр авылда иң яшьләре санала. Яшермим, без дә рәхәт яшәргә омтылабыз — җир-җимертеп яшәр көчебез булса да, күбебез терлекләрне бетерде. Шунысы хак, булганын юк иткәч, кабат мал алмый инде авыл кешесе. Терлек булмагач, болынлыкларга гына түгел, хәтта бакчаларга да караш үзгәрде.
Кайчандыр буразна санап бәрәңге иккән бакчаларда хәзер ишелеп печән үсә, ләкин анысы да инде кирәкми. Чабарга да иренәбез, кирәксенмибез! Аны ашатырга сарыгың да булмагач, кемгә дип әзерлисең соң? Кирәксез хезмәт. Әле безнең авыл барыбер тәрбиядә дип сөенәм, кайбер авылларны өрәңге басып килә. Әнә Корноухово дигән авыл урман уртасында калган сыман, өрәңге арасында утыра. Җитмәсә урамнары тар гына, адым саен өрәңге үсә, өйләре дә күренми хәтта. Халык каз-үрдәк асрамагач, су буйларын да тал, әрәмә басты.
Без үзебез терлек тотабыз әле, менә бүген дә печән өйдек. Печән җыйганда уйлап йөрдем, мәйтәм, авылга яшәү егәре бирүче ферма булган икән. Фермалар бетүгә авыл кешесенең тормышы аксый башлады. Безнең авылда фермалар таралмады шөкер, шәхси кулларга күчте дә, әнә яңадан күтәрелеп киләләр!
Авыл җирендә бик үҗәт кешеләр дә бар, бернигә дә карамыйча терлеген, кош-кортын, умартасын асрыйлар. Җитештергән продукцияләр бик арзанга сатылса да, сабыр итәләр. Сөтнең литрын шәхси хуҗалыклардан 27 сумнан сатып алалар. Әле бит нинди сөт ул! Кибетләрдә әнә 2.5 майлылыктагы сөтләрнең бәясе 100 сумга якын. Быел бәрәңгеләр дә уңар кебек. Мул уңышы сөендерсә, аның да бездән сатып алу бәясе 15-20 сумнан артмаячак.
Каядыр барып сатып йөри алмыйбыз, чөнки авыл кешесенең үз хуҗалыгында көн саен ат кебек җигелеп эшлисе бар, капка төбенә килгән алыпсатарга рәхмәт әйтеп, бик очсызга да биреп җибәрәбез. Икмәк бәясе белән дә шундый ук хәл. Керемнәр чыгымнарны капларга да җитми.
Гүзәлия Хаматгалиева, Дүрт-Өйле, Чистай: 
Без кош-корт сату белән кәсеп итәбез, шөкер, быел сатуларыбыз, узган елгыга караганда да бик күпкә әйбәтрәк бара. Халык инде өченче партия чеби алып үстерә. Авыл өсте тыныч, шөкер. Уракка төштеләр. Пай җирләребез өчен кичә икмәк тә бирделәр. Аңа бөтен кеше сөенде — коры икмәк кулга керде бит! Без дә менә кичә алып кайтып, амбарларга тутырып куйдык, терлекләргә исән-сау гына ашатырга язсын.
Бәрәңге бакчаларын да «кабалап» карадык, авылдашлардан да шундый ук сүзләр ишетелә — бәрәңгеләр бик йомры! Зарланмыйбыз, тормышларыбыз әйбәт, эшлибез дә ашыйбыз! Беләсез инде, эше бар кешенең ашы була, ашың булгач, яшәргә дә күңел дә үсә, куәтең дә арта. Ә тырыш кеше беркайчан өйдә эшсез ятмый ул.
Рәмзия Мусина, Чертуж, Яңа Чишмә: 
Шатландык әле, авылда бер бала туды! Чертуж авылына гомер өстәргә теләп, тагын бер яшь егетебез кайтып төпләнде. Ул да киләчәктә өйләнеп җибәрер, балалар алып кайтырлар. Шунысын күзәтәм, яшьләр авыл ягына ешрак борылып карый башладылар кебек.
Авыл үз мәшәкате белән яши — печәннәр җыйдык. Яңгырлар комачаулабрак торса да, төннәрен йокламадык, кичен кибеп җиткән печәнне иртәнгә калдырмыйча, ай яктысында печәнлеккә кертеп бетердек. Яңгырларга да бик рәхмәтлемен, быел уңыш мул булачак, иншәаллаһ. Әйбәт яшибез, көн саен күңелле яңалыклар ишетелеп тора, авылыбызның Яшьләр урамына икенче елга таш түшәләчәк! Халык җыенында киләче елга башкарылырга тиешле эшләр исемлегенә дә, планга да кертелде. Юлы, уты, суы, газы булса, сүз дә юк, авыллар да яши!
Айгөл Фәйзрахманова, Ашытбаш, Арча:
Авылның кешесенең үз тормышы, көн тудымы эш тә эш. Әле менә кырда сибелешеп, икенче кат печән җыябыз. Беләсез, быел әле эсселәр көйдерә, әле яңгырлар эшләргә дә ирек бирмичә тилмертә. Печәнне чаптырып кына атабыз, кибеп җитә дигәндә, яңгыр ишеп китә. Беренче пакус печәнне җыйганда бик азапланган идек, икенче катына бер тамчы да яңгыр тимәде, шөкер.
Безнең гаиләне борчыганы — бәрәңге. Авылда иң беренчеләрдән булып, кешегә кадәр утыртсак та, уңар кебек түгел әле, алып карадык — бик вак. Сабагына авыру тимәсә, көзгә кадәр вакыт бар анысы, үсәр дип өметләнәбез, кем белә бит, фитофтора авыру эләксә, уңышка өмет юк...
Ярар, бәрәңгесен сатып та алырбыз, иң мөһиме, илләр-көннәр тыныч булсын! 
Комментарийлар