Республикабызда бруцеллез авыруының инде 30 еллап күзәтелгәне юк иде.
Терлекләргә генә түгел, кешеләрнең саулыгына да җитди зыян салырга сәләтле бу чир әйләнеп кайтты: агымдагы елның сентябрендә Яңа Чишмә районында кабынып алса, инде менә Әтнә районында.
Әтнә – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү җәһәтендә беренче бишлектә баручы районнардан. Тәүлегенә 60 тоннадан артык сөт сауган Тукай терлекчелек хуҗалыгы да егәрлеге генә. Күрсәткечләре югары, җир җимертеп эшләп килгән хуҗалык эшчәнлегенә нокта куярлык бруцеллез каян килгән? Тукай хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хәкимов белән элемтәгә кердек.
–Бер-бер артлы үле бозаулар туа башлагач, сагайдык. Хуҗалыкта бер генә үле бозау туса да сәбәпләрен эзләргә, хәлне анализларга тырышабыз. Шикләребезнең берсе дә акланмагач, ахыр чиктә бруцеллезга тикшерттек. Нәтиҗәсе аяныч: 660 баш эре мөгезле терлекнең кан анализларында бруцеллез уңай нәтиҗә бирде. Инде бер еллап, хуҗалыкка читтән терлекләр дә кайтарылганы юк. Соңгыларын узган елның ноябрь аенда алып кайткан идек. Кайтарылганчы алар бер ай буе карантинда торалар, каннары тикшерелә. Монда кайткач та бер айлык карантин вакыты үтәләр, үзләрен генә аерым сыерлар торагында асрыйбыз. Кабаттан каннарын тикшергәч кенә, сыерлар ишенә кушабыз. Таләпләре зур дип тормыйбыз, барысын да җиренә җиткереп эшлибез дә бит, – ди Илфат Хәкимов.
Авыру чыккан фермалар территориясендә, механизатордан алып сыер савучыга кадәр бөтен хезмәткәрне дә кертеп исәпләгәндә барлыгы 80 кеше эшли. Бүген дә аларның һәммәсе дә хезмәттә. Димәк, авыру терлекләр белән көндәлек контактта.
–Хезмәткәрләргә рәхмәт, җыеп сөйләштем, аңлаттым, берсе дә куркып калмады, паникага да бирелмәде. Аларның һәммәсе дә табибта тикшереләчәк, даими күзәтү астында булачаклар. Терлекләрдә авыру килеп чыкты дип кенә без аларны ташлап та китә алмыйбыз бит. Күзгә карап торган малны көнлек ашатырга, тәрбияләргә кирәк. Көненә өч мәртәбә сава идек, хәзер икегә калдырдык. Җитештерүчәнлекне киметер өчен ашату күләмен чикләдек, – ди җитәкче.
Авыру килеп чыккан хуҗалыкка керем чыганаклары ябылган. Моңа кадәр сөтнең литрын 37 сумнан сатсалар, хәзер махсус савытларга җыеп баралар. Тиешле препаратлар салынып, сөт йогышсызландыра. Әле шуннан соң да ул берникадәр вакыт саклана, тагын бер мәртәбә эшкәртелеп кенә, юк ителә.
–Хуҗалыкта 5 500 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Шуның 331 башы Шәкәнәс бүлекчәсендә иде, анда да бер танада бруцеллез табылды, ни кызганыч, алары да исән калмый... 5 500 баш тулысынча юк ителәчәк. Авыру терлекләрне Дагыстандагы махсус авыру терлекләр өчен җиһазландырылган сугым заводына җибәрәчәкбез, вәкилләре юлда, көтәбез. Авыру табылмаганнарын урнаштырыр өчен бездәгеләр белән сөйләшүләр алып барабыз, – ди Илфат Хәкимов.
Бруцеллез белән авырган сыерның сөтен кайнатып чыгаргач, эчәргә рөхсәт ителә, ди белгечләр. 100 градус эсселектә микроблар үлә. Иттә дә шулай, бер сәгатьләп кайнатырга гына кирәк. Ә менә андый иттән шашлык ише ризыклар әзерләү тыела. Ит кисәгенең утка якын торган җире тулысынча пешә дә, ә менә эче 70 процент тирәсе генә кызып, микроб таякчыклары исән кала.
Бруцеллез – йогышлы чир. Ул һава, азык аша терлектән терлеккә, терлектән кешеләргә йога. Ә менә кешедән кешегә күчми, киресенчә авыру кешедән сау терлеккә күчә ала. Менә шул сәбәпле Олы Әтнә авылы җирлегендә карантин игълан ителгән дә.
Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов әйтүенчә, җирлектә күзәтелгән “афәт”не тиз ачыклап, башкаларның иминлеген кайгырту бурычын куйганнар.
–23 ноябрь көнне терлекләрдән алынган кан анализларында бруцеллез тәгаенләнгәч тә, сөт сатуларын туктаттык. 24 се көнне хуҗалык карантинга куелды. Чирнең каян килеп керү билгеле түгел, тикшерү эшләре бара. Сәбәпләре күп аның. Кеше факторы гына да ни тора. Сер түгел, чит регионнарда бу чир чәчәк ата, шул якларда берәү йөреп кайтса, хуҗалык тирәсен бер әйләнүе җитә. Аннары машиналар да бит читкә чыкмый тормыйлар, аның тәгәрмәченә ияреп тә кайта ул. Мәчеләр, кошлар да авыру таратучылар исемлегендә. Хәзер инде буласы булган, авыру чыганагы кабынган. Төп бурыч шул, аны юк итәргә, кабат булдырмау чараларын күрергә кирәк. Хуҗалык эчендәге техника тышка чыкмый, тыштагылары эчкә керми. Хезмәткәрләргә дә дезинфекция таләбе кырысланды. Алар юынып, киемнәрен алмаштырып чыгарга тиешләр. Эшләгәндә саклагыч киемнәре булу шарт. Чөнки шәхси хуҗалыгында бит күбесенең терлеге бар. Ә бу авыру кешедән терлекләргә күчәргә сәләтле. Дәвалап булмаслык та түгел, әмма организмда ул берникадәр вакыттан соң янәдән кабатланырга мөмкин. Шуның өчен дә терлекләрне юк итү мөһим. Ә кеше организмында ул менә тулысынча дәвалана. Билгеләре күренүгә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, өйдә үз белдегең белән генә дәваланырга ярамый, берүк сак булсыннар иде, – ди Руслан Фәйзрахманов.
Йогышлы чирләрдән прививка ясату мөмкинлеге бар әлбәттә. Ләкин аның да үз таләпләре, дип аңлата белгечләр. Привиканы авыру терлекләр белән контактка кергәнче кадату һәм ул кешенең әле прививкадан соң гомумән терлекләр янына бер ай буе якын бармавы шарт. Ә сугым цехларында авыру терлекләрне нәкъ менә прививка ясалган эшче куллар каршы алачак әлбәттә.
Ләкин бу чирнең кайдан килеп керүе барыбер ачыкланырга тиеш. “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге начальнигы Идрис Гатин әйтүенчә, шушы көннәрдә Тукай хуҗалыгына планнан тыш махсус тикшерү белән кайтачаклар.
–Без ул хуҗалыкка кайтып кына килгән идек әле. Профилактик тикшерү барышында ике кимчелекләрен ачыкланды: коймаларының бер өлеше сүтелгән, ә дизбарьерда капиталь төзекләндерү эшләре барган чак иде. Хәзер барысын да яңадан тикшерәчәкбез. Бу чирнең иң куркыныч ягы да шул – кешеләр саулыгына җитди зыян сала. Яңа Чишмә районында сыер савучы, сугымчы белән бер терлекче дә бруцеллезны да йоктырган иде. Дәвалансалар да, гел тикшеренеп торалар. Сак һәм уяу булыйк. Читтән терлек сатып алырга теләгән очракта, башта ветеринария берләшмәләре белгечләре белән киңәшү кирәк. Көнлек документлар яңара, чит төбәкләрдә нинди чирләр таралганлыгы ачыклана. Сатып алып кайткач та, яшереп яткызмасыннар, шулай ук кайдан алып кайтканлыкларын мал табибларына булса да әйтсеннәр иде. Канын тикшерү, терлекнең сәламәт икәнлеген ачыклау өчен кирәк. Авыру килеп чыктымы, ахыры аянычлы. Менә бит ничек килеп чыкты, Тукай хуҗалыгы алдынгылар рәтеннән төшмәде, ышанасы да килми. Әле ул республика абруена да зыян, йогышлы авырулар нисбәтендә безне кара исемлеккә яза. Экономикага да кире тәэсир ясый. Без һәр терлеккә бруцеллезга каршы прививка да ясый алыр идек, аннары бөтенләй түбән тәгәрибез. Тиешле таләпләр буенча, вакцина кулланмау сәбәпле, җитештергән продукцияләребезне әлегә югары бәядән сата алабыз. Эскспорт мәсъәләсендә дә чикләүләр юк. Тиз арада авыру чыганакны юк итү һәм шушы хәлне булдырмау хәерле, – ди Идрис Гатин.
Җирлектә җиң сызганып эшкә керешкәннәр. Әтнә районының авыл хуҗалыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Самигуллин әйтүенчә, райондагы калган хуҗалыклар да тикшерелгән, аларында бруцеллез табылмаган. Шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне дә тикшерәчәкләр.
–Бруцеллезның инкубация периоды 14 көннән 21 көнгә кадәр дәвам итә. Без иртәгә нәрсә буласын да белмичә, бүгенге уяулыкны киметмичә яшибез. Җирлектә бруцеллез авыру ачыкланды, бар. Бурычлар да куелды, тырышлык зур, җиңеп чыгарбыз, – диде ул.
Бруцеллез бактерияләре иттә ярты елга кадәр саклана, туңдырганда да юкка чыкмый. Авыруга тарымас өчен түбәндәгеләрне төгәл үтәргә кирәк:
Читтән кергән машина белән терлек сатучылардан мал алмаска;
Ит, сөт ризыкларын 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып кулланырга;
Азык-төлекне билгеләнгән урыннардан (базарлар, кибетләр, мини маркетлар һ.б.) сатып алырга;
Шәхси затлардан алынган сөтне кайнатмыйча кулланмаска;
Итне зур булмаган кисәкләр белән, кимендә бер сәгать пешерергә кирәк.
Комментарийлар