Көзләр җиткәч тә шушы җырны көйләп йөри башлыйм.
Ничектер, үзеннән-үзе күңелгә килә дә, телгә менә. “Китәсездәмени, аккошлар?” Ә менә быелның май азагында бу моңсу җыр кабат күңелгә керде, телгә менде. Тик бу юлы сыерчыклар дип җырларга туры килде.
Язның бер таңы иде. Күзем ачылып җитмәгән әле, ирем борыным төбенә телефон суза. “Ни булды икән?” - дип борчылырга өлгермәдем, “Сыерчыклар килгән. Менә!” - дип сурәтләрен дә күрсәтте. Ул инде аларны фотога төшерергә дә өлгергән.
Килгәннәр бәгырьләрем. Шундый ерак, озын, авыр юл үтеп, туган якны сагынып кайтып җиткәннәр! Мөмкин эш түгеллеген белсәм дә, кулларыма алып сөясем килде үзләрен.Ә аларның үз мәшәкатьләре муеннан ашкан.
Ояны чистарталар. Үзләре кадәр чыбык-чабыкны томшыкларына эләктереп чыгарып аталар. Озакламый парлашып та куйдылар. Ояга икәүләшеп очып керә башладылар.
Сыерчыклар кайткач минем дә эш артты. Һәр иртәне тәрәзәдән сарай башындагы ояга карыйм. “Китмәделәрме? Ояны яраттылармы икән?” Борчылуым да юкка түгел. Узган ел да шулай кайтканнар, оябызны да тапканнар, сөенеп канатларын да какканнар иде. Тик бераз кереп-чыгып йөрделәр бөтенләй югалдылар.
Сәбәбен соңрак белдек. Көз көне “ояның берәр гаебе бармы икән?” - дип алып чистартырга тотынган идек. Эченнән ...үлгән кош баласы чыкты. Ул инде җәй буе торып кибет беткән - мумиягә әйләнгән. Исе дә юк.
Ләкин акыллы кошлар аны тиздән булачак балаларына куркыныч дип санаганнар да бу урыннан тизрәк китү җаен караганнар. Шулай итеп, ул җәйдә сыерчык оябыз буш торды. Бик күңелесез булды. Җырларын да ерактан гына тыңладык.
Аннары базардан яңа оя алдык. Шөкер, анысын ошаттылар. Үзләренә күрә түгел икән бит алар учка сыяр җан ияләре. Борчак кадәр баш миләре бардыр инде. Үз тормышлары, үз гадәтләре. Һәм иң гаҗәпләндергәне алар аны бозмыйлар. Адәм баласыннан аермалы буларак, ата - баба гадәтенә тугры калалар. Безгә дә алардан гыйбрәт, үрнәк аласы түгелме икән?
Быелгы сыерчыклар, ничектер, бик куркак сак шикелле тоелды миңа. Бакчаны сөргәндә мотор тавышы да өркетә үзләрен - тизрәк ераккарак очып китү ягын карыйлар. Аларны куркытмас өчен быел җирне күбесенчә көрәк белән казыдык, төтен исе чыкмасын дип шашлыкны да сирәгрәк пешердек.
Сакланулары да аңлашыла. Юллары туплар шартлаган яклардан узгандыр, курыкканнардыр җанкайларым, канат-каурыйларын да кайнар ут- ялкын өткәндер. Шулай да исән сау кайтып җиткәннәр бит менә - тырышканнар.
Бөек көчнең - Аллаһның чираттагы бер могҗизасы, кодрәте инде бу. Бик ераклардан Урта диңгез яр буйларыннан, хәтта Африкадан ук кайталар бит алар. Компаслары да, сәгатьләре дә, календарьләре дә юк. Ләкин соңга да калмыйлар, адашып та йөрмиләр. Нәкъ вакытында кайтып җитәләр.
Бераз вакыт узып, кошчыклар чыккач, оя янында чыр-чу да, хәрәкәт артты. Чиратлашып ояга очып керәләр һәм беркайчан да буш томшык белән түгел. Тагын да соңрак шулай кайгыртып сыйланган ата-ана яратуын тоеп үскән бәхетле кошчыклар үзләре дә оча башладылар. Канатлы җан ояда гына утырмый шул инде. Вакыты җиткәч, ныгыгач, очып чыга.
Алар оча башлагач, күңелемне тагын курку басты. Ишегалды тулы песиләр. Ашаткач, күршедән дә керәләр. Әле канатлары ныгып та җитмәгән, очарга да өйрәнеп кенә килүче нәни кошчыклар шуларның корбаны була күрмәсен дип куркып күргән саен песи халкын куып җибәрә идем. Ләкин көне буе өйдә генә тормыйсың бит. Ярый, Алла саклады. Андый аянычлы хәл булмады.
Корбан гаетенең икенче көнендә ирем тагын иртүк уятты. “Сыерчыклар китәргә җыена бугай. Җыелышканнар,” - ди. Тәрәзәдән карасам, сарай түбәсендә 5-6 сыерчык утыра. Беркайчан да болай күп булганнары юк иде. Берсе ояга менеп баскан. Анысы җитәкче – юлбашчылары микән инде? Үзенчә нидер аңлатуыдыр.
Түбәндәгеләре барысы да аңа карап торалар. Аннары барысы да оя түбәсенә менеп утырды.Урын бик күп булмаса да, сыярга тырыштылар, бер- берсенә урын бирештеләр хәтта. Анары мин иртәнге эшләремне эшләп кабат тәрәзәдән караганда юк иделәр инде. Берсе дә калмаган. Аларның шулай оялары белән сау буллашулары булган икән бит. Киләсе елга кайтырга дип берәр төрле, үзләре генә белгән билге тамга да салганнардыр. Табигатьнең без белмәгән серләре күп бит аның.
Сыерчыклар килә башлагач, алар турында күбрәк белергә теләп, укый-өйрәнә башладым. Интернетта мәгълүмат күп. Сыерчыклар май азагы, июнь башында урманга китәләр. Шунда җәй буе нәниләрен ашатып үстерәләр. Урманны корткычлардан саклыйлар икән. Юкка гына аларны урман санитарлары димиләр шул инде.
Димәк, алар туган як белән хушлашмыйлар, бары оялар белән генә саубуллашалар икән бит. Аннары көзләр җиткәч кенә кабат ерак озын авыр юлга кузгалалар. Анысын инде алар безгә кешеләргә күрсәтеп эшләмиләр. Әйе, без аларны исән булсак, кабат язлар җиткәч кенә күрә алабыз. Шуңа да бераз моңсу-ямансу. Ел елга башында дисәк тә....
Ә вакыт чынлап та агымсудай ага. Сыерчыклар килгән көнне төшергән фотоны ачып карадым. 27 март. Кабат шаккаттым - нәкъ ике ай. Ул чакта исән-сау кайтуларына бик шатланган идем. Бу сурәт минем Рәхмәт җыры” дигән шигырем белән “Шәһри Казан. Язмыш” газетасында басылып та чыкты. Әйе нәкъ шулай. “Учка сыяр нәни кошчык яз ясады күңелдә...”
Ә бүген нәкъ төгәл ике айдан соң китеп барулары. Кабат календарьлары да, сәгатьләре дә юк димен инде. Хак, табигатьнең үз кануннары. Кеше дә табигать баласы, ләкин анасын бик тыңларга теләми, аны санламый – аңламый торган баш бирмәс тәртипсезрәге, күрәсең. Дөрес, ул аның үзе җәфасын да күрә инде.
Табигать анадан ераклашкан саен аны (безне дип укыгыз) төрле афәтләр, бәла-казалар саклап тора. Бик кызганыч, шуны онытабыз. Абына-сөртенә чабабыз. Ә Аллаһы Тәгалә ул җан ияләрен Адәм баласына гыйбрәт өчен яралткандыр кебек тоела миңа. Карап-карап торам да алар телсез булсалар да, бездән күпкә акыллырак. Хәер, без дә инде бүген телле телсезләр.
Менә шундый уйлар уйлатканыгыз, беразга гына булса да, битарафлык йокысыннан уятканыгыз, серле табигатькә тәрәзә ачканыгыз өчен, рәхмәт сезгә сыерчыклар! Ә сезнең сыерчыкларыгыз бармы? Алар ни хәлдә? Монысын да бик беләсем килә.

Комментарийлар