16+

«Сынганнары белән бергә җыеп кисәргә туры киләчәк»

Кыш уртасында яуган яңгырлар, исегездәдер, агач-куакларны бозга төрде. Кәүсәләре авырайды, төз сыннары ирексездән җиргә бөгелде. Күбәләктәй бөтерелгән карлар да үз өлешен өстәде. 

«Сынганнары белән бергә җыеп кисәргә туры киләчәк»

Кыш уртасында яуган яңгырлар, исегездәдер, агач-куакларны бозга төрде. Кәүсәләре авырайды, төз сыннары ирексездән җиргә бөгелде. Күбәләктәй бөтерелгән карлар да үз өлешен өстәде. 

Бакчалардагы җимеш агачларына әллә ни кизәнә алмаса да, юл буендагы агач полосаларын шактый имгәтте кышкы яңгыр. Бигрәк тә Югары Ослан, Апас, Кайбыч районы җирлегенә кергән агач полосалары иң зур зыян күрүчеләр исемлегендә. Уклау юанлыгындагы яшь каеннар бәлки бөгелгән җирдән башларын күтәрерләр дә, ә шартлап сынганнарын ни көтә? 

Юл буендагы агач полосаларын кем тәртипкә китерер соң? Җаваплы кешене эзләп таба алмадык без. Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы исә юл буендагы агач полосаларына катышы юк дип белдерде. Алар карамагында – урман массивы. Кызык өчен генә кисеп кара син юл буенда бер агач, штраф салучы табылмый калмас анысы... Сораша, кызыксына торгач, кызыклы гына фикер ишеттек. Җир кишәрлекләре заман байлары арасында күптән бүленгән. Ә басу кишәрлекләренең чиге дамбага, ягъни күтәртелгән олы юлга кадәр мижалана икән. Аның җиренә кергән агачлар өчен дә үз “хуҗасы” җаваплы – җирендә үсә бит. Ләкин аңа агачы кирәкми... Бу очракта һәр сынык куак янына басып хуҗасын эзләргә каламы?.. 

Мәгәр бер эш хак, шул юлдан дәүләт җитәкчеләре уза икән, кайсы авыл җирлеге якынрак, бөтен эшне аларга йөклиләр: полосалардагы агачларның төбен агартырга да, юл кырыендагы чүпләрне чистартырга да... 

Югары Ослан районында урнашкан “Идел буе урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Исмәгыйлев, кышкы яңгыр афәтеннән хәбәрдар булып чыкты.

– Беләбез, карап, күзәтеп кайттык. Безнең урман хуҗалыгына дүрт район карый: Югары Ослан, Кайбыч, Апас һәм Яшел Үзәннең бер өлеше. Юл буендагы агач полосалары 35 гектар, “зәхмәт” тимәгән өлеше юк. Каеннарның яшьрәкләре җиргә иелгән җирдән торсалар да әйбәт агач булмыйлар инде. Сынганнары белән бергә җыеп кисәргә туры киләчәк. Алар урынына яңасын да утыртып булмый — зур агачлар янына яңа үсентеләр үләчәк. Табигый юл белән яңа ботаклар үсеп чыгарга мөмкин анысы. Без көчебездән килгәнчә агач полосаларын чистартабыз. Уйлана башладык. Май аенда җыелышып, эшкә керешербез, дибез. Нишлисең инде, без генә җаваплы булмасак та, урманчы һөнәрен сайлаганбыз икән, агач полосаларына күз йома алмыйбыз. Аннары шушы җирдә без яшибез, үзебездән кала кем чистартсын аны? Районның хакимият башлыгы чакыртасын да: “Йә, нишли алабыз егетләр?” – дип ярдәм сорыйсын да беләбез. Безнең урман хуҗалыгында 30лап кеше эшли, шуның 20се агач кисәргә яраклы. Авыл җирлекләреннән дә өстәмә көчләр сорарга туры килер. Киселгән агачларны кирәк кешеләргә таратачакбыз. Бер атна вакыт эчендә тәртип салырга исәп, – ди Рөстәм Исмәгыйлев.

2010, 2014 елларда да шундый ук кышларны кичкәнбез. Димәк, тәҗрибә бар. Ә агачларга килгәндә, кабаттан шул өчесе сынаткан – каен, чыршы, нарат... Бигерәкләр йомшаклар инде... 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading