16+

“Тиле икән бу!” - дип әйтерләр кебек

Теләче районының Олы Мәтәскә авылында иң ямьле йорт аларныкы! Рафаэль белән Гөлнара Шагаевларның гамьле тормышларына җирлектә тиңнәр юк. Арт бакчаларында 40 оя умарта гөжли, йорт алдында исә йөзләгән чәчәк үстерәләр! Петуниянең сортлары гына да 40 тан артык. Чәчкә утыртылган чүлмәкләрне барлап та, саннары 70 кә җиткәч буталдым. 

“Тиле икән бу!” - дип әйтерләр кебек

Теләче районының Олы Мәтәскә авылында иң ямьле йорт аларныкы! Рафаэль белән Гөлнара Шагаевларның гамьле тормышларына җирлектә тиңнәр юк. Арт бакчаларында 40 оя умарта гөжли, йорт алдында исә йөзләгән чәчәк үстерәләр! Петуниянең сортлары гына да 40 тан артык. Чәчкә утыртылган чүлмәкләрне барлап та, саннары 70 кә җиткәч буталдым. 

Матурлык яраткан кеше тормыш мәшәкатьләренә икенче күзлектән карый.

Капка төпләрендә чәчкәдән башка нәрсә күрмәссәң. Әгәр дә аягыңнан чүәгең төшеп калса, белегез, күз ачып йомган арада эченә бер уч туфрак салып чәчәк утыртачаклар! Ышанмыйсызмы? Гаилә башлыгы үзе дә шул хәлгә юлыккан кеше. Мотоблок арбасы ватылып, капка төбендә ике генә көн хәл җыйган. Өченче көнне хәләл җефете Гөлнара кызлары Айсинә белән Айзиләне ияртеп чыга да, ватык арбаны бергәләшеп койма кырыена ук этеп куялар. Өстенә берничә көрәк туфрак ташлап, чәчәк утырталар. Күрсәгез матурлыгын! Рафаэль кайткач, маңгаен телен тешләп шактый басып тора әлбәттә, ачуланыр иде чәчәк өстендә бал кортлары гөрли – бал җыялар! 

– Безнең өйдә һәр кайсыбызның үз чире. Мин Рафаэльдән качырып кышын – йон җебе, яз җиткәч чәчәк орлыклары ташыйм. Рафаэль гел бал кортларына кирәк-яраклар җыя. Минем сыман, кайсыберен күрсәтеп, кайсысын яшереп. Куркуыбыз да түгел, ничектер шулай гадәткә кергән инде, - дип елмая Гөлнара.
Тырышкан – табар, дигәннәр. Гел булсынга дип яшәүләре! Кара көздән алып иртә язгача кулыннан эш төшмәгән ханым ярты төнгә чаклы башмаклар, оекбаш, мунчалалар, кофталар бәйли. Иренең: “Ник күзеңне бетерәсең, ял ит!” – дигән сүзен дә ишетми. Ә яз җиткәч, чәчәкләре белән кайнашырга керешә.

– Күңелем теләгән эшне эшләп, иркәлектә үстем. Без гаиләдә дүрт кыз идек, мин – төпчеге. 21 яшендә бер туганыбыз авырудан вафат булды, калганнарыбыз тату гына бер килеш яшәп ятабыз. Әниебез Суфия исән, 85 яшенә җитте, безнең белән яши. Әти күптән мәрхүм, - ди ул.

Һөнәре белән Гөлнара шәфкать туташы. Диплом алгач, Казанда калу җае да була. Үзе дә шәһәр җирен ярата.
— Хәзер дә Казанны бик сагынам. Автобусларда халык арасында тыгызланып, этелеп, төртелеп баруларына кадәр рәхәт иде. 7 нче шәһәр хастаханәсендә бер ел эшләгәч, кияүгә чыгып авылга кайттым. Рафаэль бөтен булмышы белән авылны ярата. Миңа эш ягыннан кыенрак, район хастаханәсенә йөреп эшләргә туры килә. Декрет ялына кадәр бөтенләй Казанга йөреп эшләдем әле. Авылда фельдшер бала ялына киткәч аның урынына кергән идем дә, берара икәү эшләдек, аннары штатны кыскарттылар – Теләчегә чыгып киттем. 15 елдан бирле балалар бүлегендә эшләп йөрим, авырлыгын сизмим, бер ияләшкәч берни түгел, - ди Гөлнара. 

“Тиле икән бу!” - дип әйтерләр кебек
Матурлык яраткан кеше тормыш мәшәкатьләренә икенче күзлектән карый. Авырлыкларны әллә күрми, әллә авырлык аның алдында үзе тез чүгә, дигәндәй.
– Элек чәчәкләрне әзрәк утырта идем. Елдан-ел арта торгач, чүлмәкләре генә дә 100 гә җитеп килә. Яңгыр-фәлән килсә, чәчәкләренә зыян килмәсен дип ышык җиргә ташый идем, хәзер ташып бетерерлекме?! “Яңгыр суы шифалы!” – дим дә... Ике көн генә ямьсезләнешеп утыралар, матурланып китә үзләре, – ди Гөлнара.
Яңа ел керүгә үк орлыклар юнәтергә керешә икән. Орлыклары да кыйммәт – бер пакетта 5 орлык, аның да бәясе 80 сумнан алып 300 сумга чаклы. 

– Әйтәм, бит алган орлыкларымның һәрберсен Рафаэльгә дә әйтеп тормыйм. Кызларым белән ат тиресе черемәсен дә, туфракны да качырып кына алып кайтабыз. “Моның кадәр чәчәк нигә кирәк? Үзеңә артык эш ясыйсың, әнисе!” – дип әрли Рафаэль. Февраль башында ук чәчәм дә, өсләрен пакет белән каплыйм. Өч атна дигәндә күренә башлыйлар, петуния чәчәгенең тишелеше бик авыр. Биш орлыкның кайчагында икесе, кайсы вакыт өчесе генә чыга. Бераз үскәч, ян ботакларын алып җиргә төртәм, шулай күбәя. Үскән саен зуррак савытларга күчереп утыртам. Башта парникка чыгарам, аннары беседкада салкыннарга ияләштерәм. Быел менә апрель аенда ук урам йөзенә чыгарып утырттым. Язлар җылы килде бит. Кырауларга бирешмәделәр, - ди әңгәмәдәшем.

Быелгы ел коры килү сәбәпле, чәчәкләргә суны иртә-кич сибә. Георгин, гортензия, лилия, климатис чәчәкләренең дә берничә төрлесенә гашыйк ул. Үрмәле роза үстерергә кызыга икән. Узган ел утырткан да ул аны, тик кышын саклый алмаган. Ныгытып чарасына керешсәме?! 
– Безнең йорт тирәсендә болай да буш урын юк диярлек, хәлемнән килсә, тагын да күбрәк утыртыр идем, кешедән генә оялам. “Тиле икән бу!” - дип әйтерләр кебек. Икенче елга розаларымны ишәйтәм әле, - ди Гөлнара.

Бүгенге яшьләр бөтенләй бал ашамый, бугай...”
Йортта умарта кортларының ишле асралуы да юкка түгел, Рафаэль бүген балта остасы кәсебенә керешсә дә, Совет елларында шактый тәҗрибә туплап өлгергән умартачысы!

– 2008 елның җәендә кортларыбыз үлеп бетте. Очып киттеләр дә кире кайтмадылар. Ике көн дигәндә күзгә күренеп кимеделәр. Оясында аз калгач, тормышлары үзгәрә – калганнары да чирләп үлде. 30 оя бер көндә бушап калсын әле. Бик авыр кичердек ул хәлне. “Өйдән мәет чыккан сыман кайгырудан файда юк!” – дип, 160 000 сум ташламалы кредит алдык. Казахстаннан кадәр поезд белән умарталар кайтарттык. Казанга йөк машинасы белән барып, ояларны төяп кайттылар. Урта рус токымлы кортлар юк бездә, карпат белән бакфаст токымлылар гына. Алар артык усал да түгелләр, кирәксә-кирәкмәсә бәйләнеп чакмыйлар да. Балны да күп бирәләр, – ди ул.

Хәер, бал уңышы да елның ничек килүенә карый. Быел әнә авыл эчендә юкәләр чәчәк яра алмаган. Урмандагылары соңрак чәчәк атса да, аларның да ботакның иң очындагылары гына ачылган.

– Бал кортлары өчен уңай тел түгел быел. Башта салкыннар каһәрләде – ишләре үрчи алмады, корыга китте дә чәчәкләр тиз бетте, балсыз калдылар. Юкә чәчәк атмады, акация чәчәк атканда салкыннар китте – бал җыя алмадылар. Бер дә юк түгелдер, бал бардыр да... Элек Казанда көздән үк киләсе ел балына заказ биреп куючы әбиләребез – үз клиентларыбыз бар иде. Алар берәм-берәм бакыйлыкка күченеп беттеләр, без дә керемсез калдык. Казанга йөреп сөт сатучыларга балыбызны арзанрак бәядән биреп җибәрәбез, алар үз “өлешен” өстәп саталар. Бүгенге яшьләр бөтенләй бал ашамый, бугай. Былтыргы 5 бетон балыбыз тора. Аны көздән кортларның үзләренә ашатабыз, песок сатып алып, баллы катнашма ясап биргәнче үз балларын ашату безнең өчен дә отышлырак, – ди Гөлнара.
Гаиләдә һәркемнең үз шөгыле, әмма уйлары, борчу-мәшәкатьләре, куанычлары уртак. Күктә болыт күренсә икесенең дә күңеленә бер шөбһәле уй керә. Гөлнара: “Чәчәкләрем ямьсезләнер иниде”, - дисә, Рафаэль әфәнде чәчәкләрнең балы юылуына көенә. Менә шулай яшиләр тиктормас эш сөярләр!

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading