16+

«Узгынчы борчулар булсын. Безгә әле тигезлектә яшисе дә яшисе!»

Кешеләрне яратмасаң, иманым камил, хат ташучы һөнәрен яратып булмый торгандыр ул.

«Узгынчы борчулар булсын. Безгә әле тигезлектә яшисе дә яшисе!»

Кешеләрне яратмасаң, иманым камил, хат ташучы һөнәрен яратып булмый торгандыр ул.

Ә Флүзә апа Мөхәммәтшина, кем әйтмешли, гомере буе кешелеккә хезмәт итә. Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылында почта җитәкчесе, шуның өстенә ярты ставкага әле хат ташучы булып эшли башлавына да 6 ел вакыт үтеп киткән. Аңа кадәр ул 30 ел буе мәктәптә балаларга белем биргән.  

Кичәге тәҗрибәле укытучының бүген йорт саен хат, гәҗит-журнал өләшүенә заман сәбәпче. Авылдагы мәктәп ябылгач, эшсез калса да халыкка кирәклеген югалтмыйча почта хезмәтенә урнаша ул.
– Укытучы эшен бик ярата идем, балачактан хыялланып үскән һөнәрем иде. Арча педагогика училищесын тәмамлагач, юллама дигәне мине шушы Олы Әшнәк авылына алып килде. Яшьлек! Әти белән әнине дә сагынырмын дип уйламаган, җәй челләсендә бер чемодан тотып, аңа ике пар күлмәк, китапларым белән дипломымны салып чыгып киткән кыз бит мин. Балтач районының Арбор авылы – туган җирем. Ике ара саллы. Фатыйма исемле әбидә 2 ел ярым фатирда тордым. Бик акыллы, саф күңелле әби иде, рәхәт яшәдем. Аннары Рашат исемле егеткә кияүгә чыктым. Тормыш коргач, үзгә тормыш башлана. Үзең дә олыгаясың, эш күбәйгәнгәме җитезләнә төшәсең, – ди Флүзә апа.

Төп йорт килене ул. Язмышның бер сынавын кичеп, озак көтеп 34 яшендә бәби алып кайта – Рифат. Әле яңа гына нигез гөрләтеп туйлар иткәннәр – Рифатны өйләндергәнннәр. Килене Алсинә Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы кызы, яшьләргә теләк бер генә – бәхетле гомер кичерсеннәр!
– Үз әнием Фәрихәбану – 83, Рәкия кайнанам 87 яшенә җитте. Аларның оныклары никахында түрдә утырулары да безнең өчен дә зур бәхет. Кайнанам белән 38 ел бергә яшибез, исән генә булсын, – ди Флүзә апа.

Сүз дә юк, эшең гөрләп барсын дисәң, гаиләдә татулык һәм сине аңлаулары кирәк. Укытучы булып эшләгәндә ярты төнгәчә дәфтәр тикшерсә, почта хезмәтендә ул авыл өстендә озак тоткарланып кына өенә кайтып керә. 
– Һәр өйдә сөйләшер сүз бетми, авыл халкы да бик әйбәт безнең. Елмаеп каршы алалар, гозеремне бервакытта да аяк астына салып таптамыйлар. Ышанасызмы, безнең авылда газета-журналларга язылмаган бер генә хуҗалык та юк. Һәр өйгә бер генә булса да гәҗит килә. Күбесе икешәр, өчәр басмага языла. Кече Әшнәк авылында яшәүче Дамир Миңневәлиев 6 газета алдыра. Кайсы гына йортка кертсәм дә гел Дамирны үрнәк итеп, мисалга китерәм. “Шәһри Казан. Язмыш” газетасын да яратып укыйлар бездә. Редакция журналистларының авылга бер килүе җитте, хәзер дә истәлек итеп сөйлиләр. Авыл халкына да бит газета чыгаручыларны үз күзе белән күреп, якыннан кара-каршы аралашу кызык. Мөмкинлегегез булса, тагын бер кайтып китегез әле, сагыналар үзегезне, – ди Флүзә апа.

Хезмәт хакы әллә ни сөендермәсә дә, эшен яратып эшләгәнгәме, булганына шөкер итә белә ул. Товар сату турында сүз кузгаткач та зарланырга ашыкмады. Барысы да тәртип, тырышабыз, эшлибез, дип кенә җаваплады. Хәер, алынган эшне җиренә җиткереп үти торган буын баласы ла ул. Андыйларны фидакарьләр диләр. 
– Борчу-хәсрәт килмәсә, нинди генә эшнең дә авырлыгы юк. Рашат абыегызның гына саулыгы сынатты менә, шуңа гына кайгырам. Үзе сер бирми, гел хәрәкәттә, йорт тирәсендәге эш тә аның җилкәсендә дигәндәй. 3 тапкыр операция ясатты. Аллаһы насыйп итеп, тернәкләнер иншәалла. Узгынчы борчулар булсын. Безгә әле тигезлектә яшисе дә яшисе! Оныклар сөясебез, аларның мул тормышларына сөенәсебез бар, – ди әңгәмәдәшем.

Балтач районының Арбор авылында Мансур абый белән Фәрихәбану апа гаиләсендә  туган биш баланың ике кызы бүген почта хезмәтендә көч куя икән, минем бу кешеләрнең ипле тәрбиясенә рәхмәт әйтәсем килә. Димәк, алар кызларын кешеләрне яратырга өйрәтеп үстергәннәр. 
– Сеңлем – Гөлшат Батыршина Кукмара районының Зур Сәрдек авылы почтасында эшли. Аның хезмәт стажы саллы – 20 елдан артык. Ул да шушы почта эшенә гашыйк. Кызыгырлык әллә ни акчасы да юк, искитәрлек затлы офисларда да утырмыйбыз. Әмма кешеләр янына куанычлы хәбәрләр китерүе рәхәт! – ди Флүзә ханым.
Һәм ул хаклы. Һәр йортта көтеп алуларына да алар үзләре сәбәпче – ягымлы мөнәсәбәтләре өчен дә ихтирам итә аларны халык.
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading