Шәһри Казан
16+

29 март 2012 яңалыклары

  • 29 март 2012 - 09:14
    Татар дискәтүкләрендә ниләр бар? Яки төнге клуб маҗаралары хакында
    Шимбә кичендә авыл клубы дискәтүгенә чыкмаган яшүсмер юктыр ул хәзер. Күпләрнең әти-әниләре дә яшьлекләрендә шулай биеп, озатышып йөргән, танышкан, парлашкан... Үз вакытында без дә төрле рус телле төркемнәрнең кассеталарын тыңлап сикерешә идек. Ә соңгы биш-алты елда яшьләр татар җырларына да чайкалырга өйрәнде. Авыллардан Казанга туктаусыз агылып торучы татар яшьләренең күңел...
    1007
    0
    0
  • 29 март 2012 - 09:12
    Динияр әти булды
    Мәскәүнең «Спартак» клубы һәм Россия җыелма командасы уенчысы Динияр Билалетдинов әти булды. Футболчы бу хакта үзенең Twitterдагы микроблогында хәбәр итә. «Малай! 3,660 кг, 54 см», - дип яза ул. Динияр узган елның июнендә ЦСКА баскетбол клубының элеккеге биючесе Мариягә өйләнгән иде. Билалетдиновлар гаиләсе өчен 2012 ел башыннан ук үзгәрешләргә бай...
    981
    0
    0
  • 29 март 2012 - 09:04
    Язгы тилерүме бу, әллә...
    Фанатларның ахмаклыгы аларның нинди клубка карауларына да, нинди милләт вәкиле булуына да бәйле түгел. Узган якшәмбедә «Спартак» - «Динамо» уенында ике як команда җанатарларының үз-үзен тотышы моны тагын бер кат раслады. Нейтраль кырда - Химки аренасында буран астында барган матч икеләтә авыр шартларда узды. Ике якның да фанатлары көндәш команда...
    643
    0
    0
  • 29 март 2012 - 08:57
    Владимир Крикунов: «Ак Барс»ка кадрлар революциясе кирәк»
    Бу сезонда туплы хоккейда узган ел яулаган чемпион исемен саклап кала алмасак та, призер булдык. Казан «Динамо»сы көмеш медальләр яулады. Ә менә алкалы хоккейда тагын медальләрсез калдык. «Ак Барс» «Көнчыгыш» конференциянең ярымфиналын уза алмады. Ярымфинал сериясендә «Трактор»дан җиңелгәннән соң, Казан клубының баш остазы Владимир КРИКУНОВ командага кадрлар революциясе кирәк, дип...
    769
    0
    0
  • 29 март 2012 - 08:50
    Эшләп «крутой»
    Авылда көтү кими, мал асрарга да иренә хәзер кеше, диләр. Бөтенесен акчага сатып ала башлагач, исәпләп карый да, үзенчә нәтиҗә чыгара инде халык, нишләсен. Гаиләсе ишле кешегә мал-туарсыз да булмый. Хәер, алайга китсәң, әнә Азнакай районы Буралы авылында 80ен ваклап килүче Рәфкать абый Җиһангиров бер ялгызы яши. Шулай да абзар...
    967
    0
    0
  • 29 март 2012 - 08:47
    Элек без алыпсатар идек, бүген исә эшкуар
    Казанда 27 төбәктән 324 эшмәкәр катнашында Бөтенроссия авыллары эшмәкәрләре җыены булды. Бүгенге көндә Россиядә 4200 татар авылы исәпләнә. Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнашты. «Татарстанда булып...
    839
    0
    0
  • 29 март 2012 - 08:37
    Гиппократ антын бозучылар
    Кара әле, ни булды соң тыныч кына Универсиадага әзерләнеп яткан тыйнак, тату Татарстаныбызга? Әле кеше үтерүче полицейскийлар вакыйгасы шаукымыннан айнып бетеп булмый, инде менә яңа башка сыймаслык хәл - табибларыбызның битараф мөнәсәбәтенең үлемгә китерүе миләрне кайната.
    1680
    0
    0
  • 29 март 2012 - 08:34
    Кайда яхшы укыталар?
    Россиянең бер генә югары уку йорты да дөньяның «Топ-100» иң яхшы университетлары исемлегенә керә алмады.
    694
    0
    0
  • 29 март 2012 - 08:30
    Пенсияләр тагын арта
    Пенсионерлар өчен сөенечле хәбәр: быелның 1 апреленнән пенсияләрнең чираттагы артуы көтелә.
    753
    0
    0
  • 29 март 2012 - 08:21
    Ташламадан файдалану җиңеләя
    Тиешле ташламаны алыр өчен дә социаль ярдәмгә мохтаҗ булган кеше бик күп дәүләт органнары бусагасын таптарга мәҗбүр.
    851
    0
    0
  • 29 март 2012 - 08:08
    Хәләл кафедагы «хәләл» фахишәләр
    Тормышта хәзер ак белән кара бергә кушылып-катнашып бетеп бара. Әнә Мәскәүдә муллалар җыены үткән чакта, кунакханәдә яшәүче дин әһелләренә шалтыратып, «кызлар» тәкъдим иткәннәр. Бер шалтыратканнар, ике шалтыратканнар. Хәзрәтләрнең җавабы бер: «Бу безгә хәрам!» Шуннан соң тагын бер кат шалтыратып хәбәр иткәннәр, имеш: «Бездә кызларның хәләлләре дә бар!» Бу хәл көлке...
    867
    0
    0
  • 29 март 2012 - 08:03
    Ана барс Болгарда куелачак, әмма мәчет янәшәсенә түгел
    Бу арада социаль челтәрләр бурят сынчысы Даши Намдаковның иҗат җимеше хакында сүз куерту мәйданына әверелде. «Бу имчәкле хәшәрәтнең Болгарга ни катнашы бар? Үзе ябык, үзе куркыныч. Барс түгел, чучка тояклы шайтан бит бу! Мөселманнарның бишеген мәсхәрәләргә, мәҗүси урынга әйләндерергә җыеналар...» - дип чаң какты интернетта утыручы милли зыялыларыбыз.
    673
    0
    0
  • 29 март 2012 - 08:01
    Нигез ташлары нык булырга тиеш
    Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры тамашачы хозурына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Нигез ташлары» дигән спектакль тәкъдим итте. Аны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин 65 яшьлек юбилеена үзе сайлаган. Әсәр 70 нче елларда язылып, бүгенге көнгә яраклаштырылган. Спектакль авылда яшәүче әби белән бабайның шәһәрдәге балалары кайтып...
    1346
    0
    0
  • 29 март 2012 - 07:54
    Рәхмәт сиңа, Роберт абый!
    Беренче тапкыр мин аны утыз ел элек «Авылым кичләре»ндә күрдем. Сиксәненче еллар башында Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультеты тулай торагы фойесында һәр шимбә кичендә шул исемдә студентларның ял итү кичәләрен без, студентлар, түземсезләнеп көтеп ала торган идек.
    1137
    0
    0
  • 29 март 2012 - 07:48
    Язгы урманга чакырам... бөре җыярга
    Урамда яз исе. Кояш елмая. Гөрләвекләр ага. Кошлар сайрый. Көннәр дә җылынганнан-җылына бара. Күңел табигатькә ашкына. Халык табиблары исә язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гына түгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак, ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора....
    1319
    0
    0
Реклама