6 сентябрь 2012 яңалыклары
-
6 сентябрь 2012 - 08:43Салават һәлакәткә очрадыАвгуст аенда гына Казанда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов ике атна буе концертлар биргән иде. Республика көне уңаеннан узган тантаналарда ул катнаша алмады. Аның «Биектау» автодромында үткән автоузышларда һәлакәткә очравы халыкны аптырашта калдырды. Җырчы үзенең Бельгиядән кайтарылган машинасын сынап сикереш ясый. Шунда ук кинәт очып китеп җиргә килеп...
-
6 сентябрь 2012 - 08:40Бик яратабыз үзен...Әтинең сеңлесе Сәрия апаның хәл-әхвәлләрен белешкәндә: «Попугаең исән-саумы?» - дип сорамый калмыйбыз без. Ник дисәң, бер попугае, бик кызыксынучанлыгы аркасында, кайнар ашка төшеп пешкән иде. Шуннан мантымады, бахыр. Аның урынын исә яңа попугай алды. Ничек инде аның хәлен белешми каласың ди?! «Попугайга рәт бетте әле аңа, - диде бу юлы...
-
6 сентябрь 2012 - 08:37И мәче, мәче, мәче, нервыма тимәче!Мин мәче яратмыйм. Әмма өебездә мәче яши. Сәбәбе бер - кызым сораганга. Шәһәр фатирында нинди дә булса хайван асрарга мәҗбүр булучы мин генә түгел инде: кемдер тутый кош, кемдер - кенәри, кемдер әрлән яки күсе, кемдер декоратив куян асрый. Мин дә кызыма аквариумдагы балыклар яки читлектәге кенәри, тутый кош вариантларын...
-
6 сентябрь 2012 - 08:35Яңа бина – артистлар өчен сөенечГ.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры быел ноябрь аенда үзенең 25 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.
-
6 сентябрь 2012 - 08:33«Яши генә башладым кебек»Бервакыт курчак театрының районыбызда гастрольләрдә йөргән чагы. Авыл кешесе артист халкын якыннан күрсә, аралашырга яратучан бит ул. Ришат ГЫЙЗДӘТУЛЛИН дигән артистлары, мәктәп белән дә танышасы килеп булса кирәк, анда кереп чыгасы иткән. Шул чагында ашханәдә эшләүче хатыннарның берсе аның гаилә хәле белән кызыксынып: «Энем, син өйләнмәгәнме соң әле?» - дип...
-
6 сентябрь 2012 - 08:29Сәдаканы сорап алаларЕл да фитр сәдакасын мәчеткә илтә идем. Быел анда бармаска булдым. Мәчеттәге муллаларга карата хөрмәтем бетте. Җәй башында әллә нидән генә авырып киттем, хәлем начарайды. Табибларга да йөрдем анысы, алар әйткән даруларны эчтем. Тукта, файдасы тимәсме дип, мәчеткә дә бардым. Сәдака биреп, исәнлегемә дога кылдыру иде ниятем. Мәчеткә кердем дә...
-
6 сентябрь 2012 - 08:26Хәзрәтнең эше дәвам итә19 июль көнне динебез дошманнары тарафыннан оештырылган теракт күренекле хәзрәтебез Вәлиулла Ягъкубның гомерен өзеп, мөселманнарга карата тискәре фикерләр тудыру өчен, тагын бер сәбәпкә әверелде. 4 сентябрьдә аңа 49 яшь тулган булыр иде. Бу көнне ТР Мөселманнары диния нәзарәте Россия Ислам университеты бинасында халкыбызның күпкырлы талант иясе булган улын искә алу...
-
6 сентябрь 2012 - 08:24Котлы булсын туган көннәр!Кешенең үз гомерендә өч туе була. Бәби туе - туган көн, никах туе һәм үлем - соңгы туй. Дөньяга аваз салу - шулар арасыннан иң зур, мәгънәле, көтеп алынган бәйрәмдер. Ата-ана өчен шатлык алып килгән бу көнне без гомер дәвамында һәр ел саен бәйрәм итәргә яратабыз. Шуңа да бер яшьтән...
-
6 сентябрь 2012 - 08:21Тагын Германия турындаСоңгы арада гел Германия турында язам. Ул темага башкача язмам дигән идем дә, тагын бер язмалык материал килеп чыкты. Күрәсең, әлеге илдән алган тәэсирләр үзәккә үк үтеп кергәннәрдер. Бу бер дә начарга түгел үзе. Һәр илнең үзенчәлекле яклары, кануннары, читтән килүчеләргә сәер булып тоелырга мөмкин булган гадәтләре бар. Германиядә үзем...
-
6 сентябрь 2012 - 08:17Тәүбәңне картаймыш көнеңә калдырмаТормышта һәр кешенең хатасы, кимчелеге бар. Беребез дә мин гөнаһсыз дип әйтә алмый. Кайвакыт кирәкмәгән сүз әйтәбез, кирәкмәгән сүз тыңлыйбыз, кирәкмәгән эш эшлибез. Яки инде, киресенчә, кирәкләрен үтәмибез дигәндәй, юк юк та гөнаһ эшләп куябыз. Шул ук күз, уй белән генә дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Кемдер шунда ук хатасын аңлап,...
-
6 сентябрь 2012 - 08:08Бәрәңге кая киткән?Җәмәгать, бәрәңге юк бит бездә! Начар түгел, ә бөтенләй юк. Яшел Үзән районындагы Норлат, Бакырчы авылында яшәүче танышларым да шулай зарлана. Май аенда утырткан бәрәңгене ала башладылар инде алар. Тик бакчаны казып кына чыгарга кирәк диләр. Буразнасы белән кара җир. Ни хикмәт, бәрәңгенең сабы да бар, ә аста берни юк,...
-
6 сентябрь 2012 - 08:07Үзе вак, үзе черек, әле пешкән җитмәсә...Бәрәңге белән мактанып булмый быел. Баштарак бик матур утырды ул: шау чәчәккә күмелгән иде. Әле кешеләр, кереп: «Сезнең бәрәңге бигрәк матур утыра», - дип тә сокланалар иде. Менә шундый сабактан шундый начар бәрәңге чыкты: үзе вак, үзе черек, әле пешкән җитмәсә. Әмма шунысы хак: бәрәңгенең сабагы бик тиз корыды. Аны...
-
6 сентябрь 2012 - 07:55Бездә уңыш, Аллага шөкер!Күп кеше, вак, начар, дигәч, быел бәрәңге ала башлаганда, без дә куркыбрак кына тотынган идек. Җәе коры булды бит, су сиптерергә дә җае чыкмады. Әмма бездә уңыш, Аллага шөкер, яхшы, күз генә тия күрмәсен. Эре-эреләре дә, уртачасы да җитәрлек, вагы да бар. «Удача» сорты бер дә алдамый ул. Ел ничек...
-
6 сентябрь 2012 - 07:32Үстерә белмәсәң, үсми улУзган атнаның ял көннәрендә авыл халкы мәш килеп бәрәңге алды. Күп кеше аны алып бетерергә дә өлгерде инде. Җәй иртә килгәч, башка еллар белән чагыштырганда, быел иртәрәк утыртылды бит ул.
-
6 сентябрь 2012 - 07:25Паралимпиада бараЛондонда инвалидлар өчен Паралимпиада уеннары бара. Популярлык мәсьәләсендә төп Олимпиададан калышса да, әһәмиятлелеге ягыннан Паралимпиада ярышлары аларда катнашучы мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен дә, аларның уңышларын күзәтүче миллионлаган инвалидлар өчен дә күпкә зуррак мәгънәгә ия.