Шәһри Казан
16+

18 декабрь 2012 яңалыклары

  • 18 декабрь 2012 - 08:07
    Ярышка дип киткән җирдән...
    Юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән балалар бигрәк тә кызганыч. Бу көннәрдә Әгерҗенең «Спутник» хоккей командасы капкачысы - 11 яшьлек малайның фаҗигале үлеме йөрәкләрне сыкратты. Тагын бер корбан - 36 яшьлек ир-ат. Ул исә «Спутник» уенчыларының берсенең әтисе. Хоккей командасы, микроавтобуска төялеп, Җәлил бистәсендә узарга тиешле ярышка юл алган. Әлегә мәгълүм булмаган...
    777
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 08:06
    «Ак Барс»лылар – Еврокубокның иң яхшы уенчылары
    Узган якшәмбедә Мәскәүдә Еврохоккейтурның икенче этабы - «Беренче канал» Кубогына уеннар тәмамланды. Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән Россия җыелма командасы, өч уенда да көндәшләрен җиңеп, әлеге этапның җиңүчесе булды һәм гомуми турнир таблицасының иң югары баскычына күтәрелде.
    772
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:59
    Шигърият
    «Иделем акчарлагы» бәйгесе елның елында яшь каләм ияләрен өлкән әдипләребез, остазларыбыз белән очраштырып тора. «Идел»челәр алдагы елларда Гран-при алучы «акчарлаклар»ы хакында да онытмый, иҗат юлына аяк басарга җыенган яңа буынны алар белән дә аралаштырырга мөмкинлек таба. Менә мин дә, 2010 елда Гран-прига лаек булган яшь шагыйрь буларак, быел бәйгегә җыелган...
    1395
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:54
    Чорыбызның олуг галиме иде
    Төрки-татар шәҗәрәсенең Госманнар тармагы безгә өч бөек әдипне, җәмәгать эшлеклесен һәм әдәбият белгечен бирде. Алар - Ватан сугышы алдыннан репрессия корбаны буларак атылып, чокырга ташланган Шамил Госман (ул үзен «Усманов» дип йөртә), Ватан сугышы фронтлары аша узып та исән калган Хатыйп Госман һәм ерак Кытайда - Уйгырстанда туып үсеп, тарихи...
    847
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:49
    Соңгы урында кеше...
    Россия радиосы хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт тарафыннан тиешсез булмаган урыннарда табигый хаҗәтеңне йомышлаган өчен катгый җәза чаралары куллану турында карар әзерләнә икән. Анда әлеге төр тәртип бозу өчен меңләгән сумлык штраф салу гына түгел, хәтта кулга алу да каралган.
    740
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:46
    Казан, исемең матур
    Казан атамасы турында күп фаразлар бар. Шуларның берсе - «алтын казан» турындагы легенда. Имеш, хан кызы су алганда «алтын казан»ны елгага төшереп җибәргән. Шуңа шәһәрне Казан дип атаганнар. Бу легенда күптән түгел сәхнәдә куелган музыкаль әсәрнең үзәгендә тора. Гомумән, Кабан күле төбендәге алтын, Сөембикәнең манарадан ташлануы кебек мифларга корылган һәм...
    911
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:42
    Россия-Япония – дүрт утрау тарихы
    Узган атнада Япония парламентының түбән палатасына сайлауларда либерал-демократлар партиясе җиңеп чыкты. Партиянең лидеры - тиздән илнең премьер-министры булачак Синдзо Абэ Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм ике ил арасында территориаль бүленеш буенча барган бәхәсне уңай хәл итәргә теләге барлыгын белдерде. Билгеле, японнар өчен бу бәхәсне уңай хәл итү - аларга көньяк...
    1041
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:38
    Һәркемдә мылтык булгач
    Америкада 4 көнлек траур. Коннектикут штатының Ньютаун шәһәрендәге «Сэнди Хук» исемле башлангыч мәктәпкә 14 декабрь көнне 20 яшьлек Адам Лэнза үтеп кереп, 20 укучы баланы һәм 6 хатын-кызны атып үтергән. Тик аның беренче корбаны мәктәптә түгел, ә үз өендәге әнисе була. Кайбер мәгълүматларга караганда, Адамның әнисе Нэнси «Сэнди Хук» мәктәбендә...
    751
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:34
    «18+» билгеләре китапларга да куелачак
    Басма һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы (Роспечать) китап продукцияләре өчен «0+», «6+», «12+», «16+» һәм «18+» билгеләрен куллану буенча тәкъдимнәр проектын эшләгән.
    674
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:32
    Казанда дөньядагы иң зур ролл әзерләделәр
    Универсиадага кадәр нәкъ ике йөз көн калганда, Казандагы бер ресторанда 64 килограммлы ролл әзерләгәннәр. Пешекчеләрнең тырышлыгын Гиннессның рекордлар китабы вәкиле Нана Аторбан бәяләгән. Казанда әзерләнгән әлеге тәгам китаптагы «Ризык» дигән бүлеккә дөньядагы иң авыр ролл буларак керәчәк. Казан рестораторларының әлегә кадәр рекорд куярлык тәҗрибәсе булмаган. Мега-ролл булдыру идеясе көтмәгәндә генә...
    728
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:30
    20 яшькә – йөз мең!
    Егерме яшьлек егет яки кызны олы кешеләр рәтенә кертеп булмый әле. Аларда балалыкның тәмен татып каласы килү теләге көчле. Икенче яктан карасаң, егерме яшькә җиткән кеше киләчәк турында уйлана, максатлар билгели, шуларга юл яра башлый, мөстәкыйльлеккә омтыла. Ике дистә ел гөрләп эшләп килүче мәктәпнең дә бүген шундый чагы.
    1304
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:26
    Иске Казанга кайту
    Казан айлап түгел, көнләп үзгәрә. Нәрсәдер төзелә, нәрсәдер тарихта калганнар рәтенә күчә. Моннан бер биш-ун елдан соң шәһәрнең бүгенге күренеше дә хәтерләрдә, фотосурәтләрдә, чор тудырган матур әдәбият әсәрләрендә генә калыр инде.
    1127
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:22
    Иң зур бүләк Азнакай артистларында
    Халык театрларының «Идел-йорт» төбәкара фестивален елның елында һәвәскәр артистлар гына түгел, Казан тамашачысы да көтеп ала. Быелгы XXII фестиваль К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланды. Шуңа күрә Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Аяз Гыйләҗев, Антон Чехов, Гаяз Исхакый әсәрләре белән беррәттән, К.Тинчурин әсәрләре дә сәхнәгә менде. Фестивальнең колачы киң. Беренче турда 118 коллектив...
    948
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:11
    «Мин үзем яшәгән чорның тарихын язам»
    «Химиклар» мәдәният сараенда эшләп килүче халык изостудиясен җитәкләгән Рәшид Гаимовны да бер мәлгә телсез калдыра Альфрид. Чөнки әле моңа кадәр берәүнең дә килеп керүгә үк: «Мине өйрәтергә кирәкми. Мин шундук картиналар ясый башлыйм», - дигәне булмый. Бернинди сәнгать мәктәбе узмаган егетнең бу кыланмышы сәер тоелгандыр, әмма җитәкченең ай-ваена карамыйча: «Ничек...
    776
    0
    0
  • 18 декабрь 2012 - 07:09
    Дөнья бетсә дә, ул бетми
    Безнең буын каләм әһелләренә, бу очракта мин төрле газета редакцияләрендә, китап нәшриятларында хезмәт куйган журналистларны күздә тотам, цензура дип аталган коточкыч монстрның уяу күзәтүе астында эшләргә туры килде. Матбугат битләрендә урын алачак һәр язма - әдәби әсәрме ул, сәхнәгә менәчәк пьесамы, мәктәп балалары, студентлар өчен дәреслекләрме, чынбарлыгыбызны яктырткан мәкаләме, эфирда...
    750
    0
    0
Реклама